Урта Йорткүлдә яшәүче Айсылу Әхмәтҗанова ТНВ тапшыруында катнашкан
“Мин” тапшыруын Гөлназ Сәфәрова алып бара.
Телестудиягә хатны Айсылуның кызы әле 2019 елда ук язган булган. Тик җавап килмәгән. Өч ел узгач, шушы елның февралендә көтмәгәндә телефон шалтыраган. Телеканалдан шалтыратып программада катнашырга чакырганнар. Берничә көннән соң Айсылу Әхмәтҗанова «Мин» проектының авторы Гөлназ Сәфәрова белән очрашу өчен Казанга киткән.
– Телекамера каршында үзегезне ничек хис иттегез?
– Баштарак каушап калдым. Тик озакка түгел. Тапшыруны төшергән вакытта барысы да – операторлардан башлап алып баручыга кадәр, катнашучылар өчен иркен, табигый шартлар булдырырга тырыштылар. Мин барган көнне икенче бер катнашучы белән «Мин»нең тагын бер чыгарылышын тасмага төшереп алдылар. Тапшыруны алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә очраштык. Тормыш хәлләре турында сөйләштек, мин аңа үзем, борчыган проблемалар турында сөйләдем. Ни өчен тапшыруга килүем белән кызыксынды. Моңа иремнең үлүе (7 ел тулды) этәргеч бирде. Мин моның өчен һаман да кайгырам әле. Аңардан башка яшәргә өйрәнергә кирәклеген яхшы аңлыйм, тик йөрәгем бу фактны һич кабул итә алмый. Шуңа күрә әлеге тапшыруда катнашып карарга уйлаган идем. Моны үзенчә бер бушану, стресслардан котылу, дөньяга башка күзлектән чыгып карыйсы килү теләге, дип тә аңлатырга мөмкин.
– Тапшыру нидән гыйбарәт соң?
– Ике көн төшерделәр. Беренче көнне кафеда сөйләшеп утырдык. Икенче көнне Казандагы матурлык салоннарының берсенә алып бардылар. Белгечләр минем кара чәчемне 8 (!) сәгать буе беркадәр яктырак, йомшаграк төскә буядылар, макияж ясадылар, матур итеп (өч комплект) киендерделәр. Көзгегә карасам – ах иттем! Мине ультразаманча бизәкләрдәге модалы ханым итеп үзгәртеп куйганнар! Тапшыруга минем белән килгән кызым, кияү һәм оныкларыбыз да яңа образымны күреп шаккаттылар.
– Гади авыл китапханәчесеннән заманча ханымга әйләнгәч, нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
– Стилистлар булдырган образны тулысынча ук булмаса да, өлешчә сакларга тырышачакмын. Авыл җирендә гел көзге каршында басып торырга вакыт юк. Шулай да, үзеңне карарга кирәк. Яшереп торасы юк, авылда уртача яшьтән узган хатын-кызларның күбесе чалбар кияргә ояла. Дөрес итеп, белеп сайлаган кием теләсә кемне бизәп тора, матур итеп күрсәтә.
– Тапшыруда катнашкач, авылдашларыгыз нәрсә диде?
– Тапшыру эфирга март азакларында чыкты. Урта Йорткүлдә яшәүчеләр, танышларымның күбесе караган. Урамда очратып котладылар, барысын да бәйнә-бәйнә сораштылар, тапшыруда катнашу өчен ниләр эшләргә кирәк, дип кызыксындылар. Күпчелек хатын-кызларның минем кебек әлеге тапшыруга барып, үзләренең образын үзгәртәсе, матур, модалы итеп күренәселәре килә. Кеше тышкы яктан гына түгел, эчтән дә нык үзгәрә икән. Мин моны үз мисалымнан да чыгып әйтәм. Күңелемдә ышаныч артты, тормышның күбрәк матур якларын күрергә өйрәнәсең, уйлый, фикер йөртә башлыйсың. Икенче төрле әйткәндә, үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең. Дөрес, бик озакка түгел. Әмма шул аз гына вакыт эчендә дә борчыган проблемалар, мең төрле мәшәкатьләр турында онытып, үземне берәүнең яратканы итеп күз алдына китердем.
– Истәлеккә нәрсә дә булса калдымы соң?
– Күп итеп фотога төштек, алган тәэсирләрне тиз генә оныта торган да түгел. Миңа Лура Сейлерның «Ты вся светишься!» китабын бүләк иттеләр.
Тапшыруның беркадәр өлеше авыл китапханәчесе һөнәренә багышланды. Тапшыруда Татарстанның Милли китапханәсеннән килгән хезмәткәрләрнең берсе үз фикерләре белән уртаклашты. Китапханәче һөнәре – кешеләрдә китапка мәхәббәт һәм ихтирам хисе уята торган изге һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе, дип билгеләп үтте ул. Китапка бит никадәр мәгълүмат сыйган. Аны икенче төрле әле байлык, дип тә йөртәләр. Кызганыч, соңгы елларда китапның кадере бетә башлады.
– Сез китапханәдә күптән эшлисезме?
– Утыз елдан артып китә. Дөрес, бухгалтер булырга укыган идем. Әмма белгечлегем буенча эшләргә туры килмәде. Кияүгә чыккач Чәчәкледән Урта Йорткүл авылына килеп яши башладым, китапханәгә эшкә урнаштым. Шуннан бирле яраткан эштән, китаплардан аерылганым юк.
Шөкер, китапханәбездә бөтен шартлар тудырылган: бина зур, якты, иркен. Без дәүләт ярдәменнән файдаландык (грант откан идек). Бу акчага китап киштәләре, урындыклар, принтер, фотоаппарат, китаплар һәм башка әйберләр сатып алдык.
Китапханәбездә 6000 китап бар. Рус һәм татар әдәбиятыннан тыш, республика һәм федераль журналларны укырга була. Абонементта 324 укучы бар. Болар – Урта, Урманасты һәм Дала Йорткүле авылы кешеләре.
Авыл башкарма комитеты һәм Мәдәният йорты белән төрле чаралар уздырабыз. Традицион бәйрәмнәрне бөтен халык катнашында билгеләп үтәбез.
Беләсезме?
«Мин» программасы эфирга 2018 елда чыккан. Тапшыруны Гөлназ Сәфәрова әзерли һәм алып бара. Программаның максаты – кыен тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү, аларны тормышка икенче бер күзлектән чыгып карарга өйрәтү. Тапшыруда хатын-кыз да, ир-ат та катнаша ала. Проект геройларына куела торган төп таләп – алар татарча сөйләшә белергә тиеш.
Сүз уңаеннан
Айсылу Әхмәтҗанова буш вакытында чигәргә ярата. Кул эше белән балачактан шөгыльләнә. Җәй буе бакчада эшли. Биш оныгы белән мәш килә. Кызы Зилә гаиләсе белән Лаеш районында яши. Улы Айнур Казандагы танк училищесын тәмамлап башта Чита шәһәрендә хезмәт иткән. Хәзер ул Хабаровскида.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев