Тынычлык булсын җирдә...
Болгарда яшәүче Михаил Никоновка әле шушы көннәрдә генә туксан яшь тулды. Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән ветеран үткәннәрне моңсу хисләр белән искә ала. Кайбер вакыйгалар турында тыныч күңел белән сөйли дә алмый ул.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Михаилның балачагы авыр, катлаулы елларга туры килгән. Узган гасырның егерменче еллар уртасында күп балалы гаиләдә дөньяга аваз салган. Алты баланы ашату, киендерү өчен әти-әнисенең никадәр тырышуын ул әле дә булса хәтерли. Үз хуҗалыкларында мал-туар асрый башлагач кына тормышлары бераз рәтләнеп китә. Балалар да бик яшьли кул арасына керә. Михаил, мәсәлән, абыйлары һәм энекәшләре белән әти-әнисенә булыша, кырдан печән ташый, арба тартып урманга утынга баралар.
--Егерме дүрт яшьтә минем унике ел стажым бар иде, -- ди ул горурлану хисе белән. – Шуның унысы – фронтныкы. Мамадыш районының Никольск авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлауга җиң сызганып эшли башладым...
Колхозда берничә ел тәҗрибә туплаганнан соң Михаил әти-әнисе белән киңәшеп, Чистай шәһәрендәге техникумга укырга керә. Кызганыч, кайбер сәбәпләр аркасында, әлеге уку йортында ахыргача укып чыга алмый. Техникумны һөнәр училищесы итеп үзгәртәләр һәм анда бары тик Чистай егетләрен генә калдыралар. Әлбәттә инде, укырга дип өметләнеп килгән Михаилның күңеле сүрелә. Әмма бер ни эшләп булмый, киемнәрен җыйнап капчыкка тутыра да, авылына кайтып китә. Уналты яше тулар-тулмас колхоз тимерчелегенә эшкә урнаша. Озакламый сугыш башлана. Кырык икенче елда Михаилны яу кырына озаталар.
Горький өлкәсенең Богородск шәһәрендә өч ай дәвамында автомобиль йөртүчеләр курсында укыганнан соң аны кырык өченче елның гыйнвар башларында төньяк-көнбатыш фронтка җибәрәләр. Язын Михаил Алексеевич минометчылар полкы составында Орел-Курск юнәлешендәге бәрелешләрдә катнаша, аның сугышчан юлы Польша, Чехословакия шәһәрләре аша үтә.
--Сугышны фашизмның оясында – Берлинда тәмамладык, -- ди ветеран. – Күп тапкырлар фронтның алгы сызыгында булырга, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Ул авыр елларда кулына корал алып, дошманга каршы көрәшкән сугышчылар бары тик җиңү турында гына уйлады...
Әйе, ил язмышы кыл өстендә торган чакта, һәр солдат үз алдына куелган бурычны ахыргача үтәү өчен гомерен дә кызганып тормыйча ут эченә барып керде. Яраланган очракта да хәрби антына тугры калды. Җиңү безгә җиңел бирелмәде.
Сугыштан соң Михаил Алексеевич Австриядәге көнбатыш гаскәрләр группасында хезмәт итә. Туган якларына бары тик кырык җиденче елда гына әйләнеп кайта һәм җиң сызганып Кама урман хуҗалыгында машинист булып эшли башлый. Яу кырында күпне күргән солдат тыныч хезмәттә дә сынатмый, планны арттырып үти, намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары һәм башка бүләкләргә лаек була.
Михаил Алексеевич эштә дә, үз хуҗалыгында да барысына да өлгерә, умартачылык белән шөгыльләнә, балыкка йөри. Хатыны Александра Ивановна белән җитмеш ел буе тату гомер кичерәләр. Кызганыч, ул инде вафат булган. Икәү бергә дүрт кыз һәм бер ул үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр. Шунысы куанычлы, балалары тормышта үз урыннарын тапкан.
--Гомер буе әти безгә үрнәк булды, -- ди кызы Лидия. – Без әтидән күп нәрсәләргә өйрәндек, әле дә булса аның киңәш-тәкъдимнәренә колак салабыз. Тормышны күп күргән кеше буларак, аның әйтер сүзе әле дә күп...
Бөек Ватан сугышы утларын кичкән Михаил Алексеевич Никонов әле дә булса җирдә гел тынычлык булсын иде, дигән уй белән яши. Аны балалары, оныклары һәм оныкчыклары бик ярата һәм ихтирам итә. Якын туганнарының саны гына да кырыктан артып китә! Шулар белән юанып, алар өчен шатланып яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев