ТУГАН ҖИРДӘ ЯШӘҮ – бәхет ул...
Коминтернда яшәүче Наталья Баринова безнең газета укучыларыбызга һәм үзенең якташларына атап язган мөрәҗәгатен (башкача итеп әйтеп тә булмый) әнә шулай дип атаган.
Туган җирен җаны-тәне белән яраткан һәм гомерен шушы поселокта үткәргән бу ханым беркайчан да бәхетен читтә эзләмәгән. Алай гына да түгел, балаларында да туган якка мәхәббәт тәрбияли алган. Ә бу инде күп нәрсә турында сөйли.
Лидия Кострулева
Язмабызны Наталья Баринова хатыннан башлыйк. Ул бу хатта үзе, туып-үскән поселогы, хуҗалыгы турында сөйли. Аның гаиләсе шушы хуҗалык исәбенә көн күрә, тормышны алып бара да инде.
“Коминтерн поселогы Куйбышев сусаклагычының биек бер ярында урнашкан, тирә-ягындагы куе урманнары гына да ни тора!
Ни кызганыч, моннан берничә еллар элек поселок бөтенләй дә перспективасыз авыллар исемлегенә керә язган иде. Әмма район, республика һәм ил җитәкчеләренә хатлар һәм төрле үтенечләр белән күп тапкырлар мөрәҗәгать итә торгач, аны саклап кала алдык. Шөкер, поселогыбыз акрынлап булса да үсә, биредә яңа йортлар төзелә, йорт тирәләре, урамнар төзекләндерелә.
“Зур җир” белән тоташтырган беренче объект булып Актай елгасы аша төзелгән күперне әйтергә була. Аны баштарак “беркая да илтми торган күпер” дип тә атадылар. Әмма минем моның белән килешәсем килмәде. Шуңа күрә район башлыгына еш мөрәҗәгать иттем, поселокка ярдәм итүен үтендем. “Камил Әсгатович, бик кирәк!..”, дидем. Ул исә: “Ярар, карап карарбыз...” диде. Ничек сорамыйсың инде, бу бит безнең туган җиребез, монда яшисебез, балалар үстерәсебез килә...
Гомумән, поселокның киләчәге турындагы уйлар күңелне гел тынгысызлап торды. Кичләрен кулга каләм алып, юл төзергә, газ кертергә, һәйкәлне төзекләндерергә, электр баганаларын алмаштырырга кирәклеге турында искәртеп мөрәҗәгатьләр яздым. Су кудыра торган башняга, мәсәлән, контроль булдырдылар (электр энергиясен исәпләгеч, эшчегә хезмәт хакы). Барысын да контрольгә алдылар...
Акрынлап еллар үтте, инде менә Коминтернга яхшы юл төзеп куйдылар, һәр йортка газ керттеләр, электр энергиясе белән беркайчан да тоткарлыклар килеп чыкмый. Үз хуҗалыгыбызда скважина казыттык. Бу бик кирәкле нәрсә. Хуҗалыкта эшләп тапкан акчаны тулысынча балаларга торак төзүгә тотабыз. Минем дүрт балам бар, һәркайсы үз йорты белән яши. Дүрт баланың дүртесенә дә 50 сутый җирне рәсмиләштердек. Атап әйткәндә, балаларның яшәү һәм эшләү өчен бөтен мөмкинлеге дә бар. Акчаны кулда озак тотып булмый, аны бик тиз туздырып бетерәсең. Күчемсез милеккә әйләндерсәң, капиталлы буласың. Мин балаларга үземнән әнә шундый капитал калдырырга тырышым. Булган әйбер беркайчан ашарга сорамый, диләр бит.
Моннан кырык ел элек минем беренче укытучым һәм күршем Елизавета Ильинична Котова кулыма өч җир җиләге үсентесе тоттырды:
–Мә, Наташа, утырт, малаеңа ашатырсың, – диде.
Хәзер минем биш оныгым бар, җир җиләген 4—5 сутыйда үстерәбез. Ярыйсы гына табыш китерә.
Бакчага утырту өчен башкалардан да төрле куакларны бик күп сорап алдым. Санап китсәң, алар бик күп төрле, бакчадагы һәр агач, һәр куакның үз тарихы бар.
Кеше яшь вакытта гына ару-талуны белми, картая башлагач көч бетә, барысына да җитешә алмыйсың. Шөкер, балалар – ике улым, ике кызым һәм киявем янда булгач, күңел тыныч. Мәшәкатьләр күбрәк алар өлешенә туры килә. Дөрес, мин дә тик тормыйм. Мәсәлән, мамык кәҗәләре сатып алдык. Сөте бик файдалы диләр, оныкларга җылы әйберләр дә бәйләргә була.
Хәзер минем эш бераз җиңелрәк: сепаратор аша сөт чыгартам, инкубаторны күзәтеп торам. Быел, мәсәлән, 435 чеби бастырып чыгардык. Узган елда да шул чама иде. Алмагачларга, груша-абрикосларга прививка ясыйм. Күпьеллык үсентеләрне сатып ала башладык. Дуңгыз, сарык, тавык асрау да гаиләбезгә табыш китерә. Барысы да җитәрлек. Газета аша яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә: авылыгызны ташлап китмәгез. Әти-әниләрегез исән булганда, алар сезгә үз хуҗалыгыгызны булдыруда ярдәм итәчәк. Туып-үскән җирдә яшәве үзе бәхет бит ул. Туган якның һавасы, чәчәкле урман-болыннары гына да ни тора! Бакчаңа чыксаң – барысы да үзеңнеке. Иренмәскә генә кирәк, җир ул кешене туендыра ала. Нинди кыен вакытларда да кешене җир коткарган.
Авылда сез – шәхес, шәһәрдә – җәмгыятьнең бер күзәнәге генә...”
Үзенең тормышы, яшәү мәгънәсе турында Наталья Дмитриевна әнә шулай яза. Аның чыгарган нәтиҗәләренә һәм уй-фикерләренә төрлечә карарга була. Әмма шунысы ачык: бу ханым үзенең туган җиренә җаны-тәне белән гашыйк, ул үзен шушы җирдә җиң сызганып эшли алуына бәхетле саный. Җирнең кадерен белсәң, ул сине дә туендырып торачак, дип башкаларга да җиткерергә тели. Сез аның үз хуҗалыгында никадәр хезмәт куюын белсәгез икән. Яшь вакытында зарлануның ни икәнен белмәгән булса, әле дә, олыгаеп баруына да карамастан, сер бирмәскә тырыша. “Эшсез утыра алмыйм”, ди Наталья Дмитриевна. Тотынган бар эшне файда китерә алырлык итә белә ул. Хәзер, мәсәлән, Бариновлар дүрт сыер, унлап сарык, өч кәҗә, биш дуңгыз, сиксәнләп тавык асрый. Бакчаларында күп итеп бәрәңге, кабак, башка төрле яшелчәләр үстерәләр. Өч теплицалары бар. Кырык оядан ярыйсы гына бал саталар. Үзләренә дә кирәк кадәр кала. Аларның балын һәрвакыт мактыйлар.
Наталья Дмитриевна бакча эшен бик ярата. Алмагач, груша, кура җиләге, крыжовник, чия, слива, кара карлыган, абрикос, виноград, айва, лимонник, сырганак – Бариновлар бакчасында үсә торган һәр нәрсә җимешне ел саен мул итеп бирә. Виноградны, мәсәлән, сиксән чикләкләп җыеп алалар. Моны үзенә күрә
бер рекорд дип тә әйтергә була. Бакчаларында җәннәтнең бер почмагы, диярсең. Наталья Дмитриевна абрикосның яңа сортын үстерә башлаган. Аның бакчасындагы чәчәкләргә дә сокланырлык. Ромашка, кыңгырау чәчәге, мәк, чалмабаш, хоста, роза – барысы да үзенчә матур. Игътибар белән карасаң, әле тагын әллә ничә төрдәге чәчәкләрне дә күрергә була. Алардан бакчага таралган исне берни белән дә чагыштырырлык түгел. Чит илдә эшләнгән затлы хушбуйларың бер читтә торсын.
Хуҗабикәнең тагын бер шөгыле турында әйтми булмый. Мичне Наталья Дмитриевна туендыручы дип атый. Җылыта да ул, тәмле пироглар белән дә сыйлый, әле тагын кирәк бар нәрсәне киптерә дә. Мәсәлән, мич кызуында киптерелгән кабак төше бигрәк тәмле була. Бакчада үстерелгән кабак кыш буена җитә, сорап килүчеләргә дә сатып җибәрәләр әле. Булган нәрсәнең кадерен беләләр алар. Гомумән, Бариновлар авыл тормышының бөтен нечкәлеген белеп яши. Хәер, ул шулай булырга да тиеш. Уллары Михаил белән Евгений да яшьтән үк эшкә өйрәнеп үскән. Кирпечтән йорт та төзи алалар, кирәксә бура да бурыйлар, өй түбәсен дә яба алалар, әниләре аларны мич чыгарырга өйрәткән, эретеп ябыштыруга да бик осталар. Машина белән тракторга кадәр үзләре төзәтә. Кызлары Александра белән Полина да әниләре кебек уңган-булган, нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Инде менә аларның балалары Варвара, Илья, Людмила, Ирина, Степан да җирдә эшләү серенә өйрәнеп киләләр.
Дөрес, бу күмәк хуҗалыкта барысы да гел син дигәнчә генә бармый. “Көтелмәгән төрле хәлләр дә килеп чыккалый”, ди Наталья Дмитриевна. Аларның, мәсәлән, дуңгызлары балалаган, әмма нишләптер алар үлгән. Узган ел инкубаторда чебиләр планлаштырылганнан азрак чыккан. Саный китсәң, мондый очраклар булгалап тора. Әмма хуҗабикә беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Гаилә бюджетын тулыландыруның башка юлларын эзли. Тынгысыз күңелле, үз алдына даими рәвештә максат куеп яшәүче бу хатынның фәкать үзе турында гына кайгыртмавын да әйтергә кирәк. Шуңа күрә үз поселогын борчыган проблемалар турында ул төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән, әле дә хатлар язгалап тора. Коминтернда һаман да газ булмавына көенә ул. Дөрес, йортларга кадәр торба сузылган, әмма шуның белән эш туктап калган. Югыйсә, күп тә калмаган, әмма мәсьәләне хәл итү җаен әлегә кадәр таба алмыйлар...
Беренче тапкыр кулына каләмне Наталья Казандагы медицина училищесында укыганда алган булган. Каникулга кайткач, балалары ташлап киткән ялгыз карчыкның авыр тормышта яшәвен күреп җаны әрнегән аның. Башта җирле органнарга мөрәҗәгать иткән, аннары “Комсомольская правда” газетасына язып җибәргән. Мәсьәлә хәл ителгән – әлеге хатынны картлар йортына озатканнар. Ул башка очракларны да яхшы хәтерли. Элек тә кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан ул.
Бүген ул Коминтернны яшәтү турында хыяллана. Туган җирегезне ташлап китмәгез, нигезегезне ятим итмәгез, дип мөрәҗәгать итә ул кешеләргә. Бәлки аны ишетүчеләр табылыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев