Надежда Тужилкинаны Никольск авылында гына түгел, районда яшәүчеләрнең дә күбесе яхшы белә. Моңарчы авыл Советы секретаре, аннары рәисе булып эшләгән, мәктәптә балаларга белем биргән. Тынгысыз күңелле, олы йөрәкле бу кеше туган авылының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кешеләр тормышы турында һәрвакыт кайгыртып яши. Күңелен күп нәрсәләр борчый. Аның язмышы кай ягы...
Лидия КОСТРУЛЕВА
Һәркемнең күз алдында
Тамырлары белән туган җирләренә гомерлеккә береккән һәм үзләрен шуннан башка берничек тә күз алдына китерә алмый торган кешеләр була. Надежда Александровна турында да шулай әйтергә мөмкин. Авылда кеше һәркемнең күз алдында, диләр. Аны биредә балачагыннан ук әйбәт белүчеләр бар. Биредә туган һәм үскән, мәктәпкә укырга кергән. Дөрес, урта мәктәпне Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә тәмамлаган. Абыйсы янында берничә генә ел яшәсә дә, кулына урта белем турында аттестат алган кыз укып, балалар бакчасы тәрбиячесе белгечлеге дә алырга өлгерә. Күпме генә тырышып караса да, шәһәр тормышына ияләшә алмаган кыз туган авылына әйләнеп кайта һәм балалар бакчасына урнаша. Эшен күңел биреп, яратып башкара, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Комсомол активистын авыл Советына депутат итеп сайлыйлар, ул бик теләп үзешчән сәнгатькә тартыла, комсомол эшендә яшьтәшләренә үрнәк күрсәтә. Гомумән, тапшырылган һәр эшне тырышып, җаваплылык тоеп башкара. Аннары бер егет белән таныша һәм бераздан кияүгә чыга. Яшь гаиләдә бер-бер артлы ике кыз туа. Мәшәкатьләре сизелерлек артса да, Надежда Александровна элеккечә җәмәгать тормышының үзәгендә кайный. Әлбәттә, моны игътибарсыз калдырмыйлар. Авыл Советы секретаре вазифасына кандидатура эзли башлагач, беренчеләрдән булып аның фамилиясен атыйлар. Әнә шулай итеп җирле үзидарә органнарында эшли башлый. Күп нәрсә яхшы таныш булса да, яңа эшнең четерекле яклары да ачыла. Әмма, башлаган һәр эшне ахыргача башкарып чыгарга, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел табарга, бөтен нәрсәне сабыр һәм түземле генә хәл итәргә өйрәнгән Надежда Александровна акрынлап максатына ирешә. Өстәвенә, Мәскәүдәге Бөтенсоюз дәүләт һәм хокук юридик институтының Ульяновскидагы филиалына читтән торып укырга керә. Дәүләт хезмәте факультетында укуның файдасын авыл Советы рәисе булып эшли башлагач күп күрә.
Сүз дә юк, яңа вазифа күп көч һәм тырышлык таләп итә. Җирле үзидарә башлыгына төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә. Авылларны төзекләндерү, социаль һәм производство мәсьәләләре, гаилә проблемалары - боларны һәрдаим игътибарда тотарга кирәк. Авыл кешеләре Надежда Александровнага үзләрен борчыган төрле сораулар белән көн саен диярлек мөрәҗәгать итәләр. Ул һәркемгә хәленнән килгән кадәр булыша, шул ук вакытта башкаларга да үрнәк күрсәтә. Беренчеләрдән булып шимбә өмәләренә чыга, авылда чәчү, печән әзерләү, урып-җыю эшләре кебек кылны кырыкка ярырдай чакта башкалар белән бергә ындыр табагында, басуда армый-талмый хезмәт куя. Ягъни, авыл кешеләре арасында, авыл кешеләре өчен яши. Бары тик шундый үзидарә җитәкчесе генә халык ышанычын яулый ала.
Тарих - безнең янәшәдә
Аның туган төбәк һәм туган авыл тарихын, кешеләр язмышын өйрәнү белән кайчан кызыксына башлавы турында төгәл генә әйтеп булмый. Бәлки, кешеләр белән тыгыз эшләү аларның тормышы, яшәү мәгънәсе турында тагын да ныграк уйларга мәҗбүр иткәндер? Игътибар итсәң, ил, республика, район, 57нче ат заводы тарихының әле ачылып бетмәгән күпме сере бар. Янәшәдә гыйбрәтле язмышка ия булган кешеләр дә күп. Надежда Александровна авылда яшәгән берәүнең дә язмышына битараф түгел, ул һәр кешенең үзенчәлекле ягын тиз күреп ала. Чыннан да, беренче карашка гына кеше гади булып күренергә мөмкин. Ә бит бер язмыш икенчесен беркайчан кабатламый, һәркемнең үзенә генә хас сыйфатлары була. Аны күрә белергә кирәк.
Мисалга, сугыш чорын кичергән кешеләрне алыйк. Надежда Александровна кулына корал тотып сугыш кырында дошманга каршы көрәшкән һәм тылда фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп эшләгән кешеләрнең батырлыгына һәм түземлегенә сокланып бетә алмый. Аның әти-әнисе - Ольга Ивановна белән Александр Петрович икесе дә фронтта булганнар. Шуңа күрә хәрби тема аның өчен бик якын, мәгълүматлар, төрле истәлекләр, сугыш чоры фоторәсемнәре туплау өчен үзенә күрә бер этәргеч биргән. Укытучы булып эшләгәндә Надежда Александровна материаллар җыюга балаларны да җәлеп иткән. Файдалы һәм кирәкле эштә укучылар бик теләп катнашкан. Материаллар туплаганда авылдашлары белән бәйле булган мәгълүматлар ачыкланган. Никольскилыларның горурланырлык кешеләре күп! Мәктәп музеенда, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, кайчандыр Никольскида зур утарлары булган Молоствовларның дворян гаиләсе турында байтак документлар бар. Надежда Александровна заманында бик күп архивларга мөрәҗәгать иткән, туган якны өйрәнүчеләргә хатлар язган. Соңыннан боларның барысының да кирәге чыккан. Ветераннар оешмасы рәисе буларак, ул "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе"нә кертү өчен бик күп якташлары турында материаллар җыеп тапшырган. Бу китапка йөздән артык никольскилының биографиясе кертелгән, ат заводы, аерым коллективлар турында игътибарны җәлеп итәрлек материаллар бар. Авылның Мәдәният йортында Надежда Тужилкинаның актив катнашында махсус музей бүлмәсе әзерләнгән. Икенче төрле итеп, аны тарих почмагы дияргә дә була.
Җыр һәм Надежда
Мәдәният учагы турында сүз чыккач, Надежда Тужилкинаның җыр-моңга булган мәхәббәте турында әйтми мөмкин түгел. Сәхнәдә ул күптәннән, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1968 елдан бирле. "Сударыня" вокаль группасы белән җитәкчелек итүче Людмила Колчина белән җырлый башлавын әле дә хәтерли. Надежда Александровна әле хәзер дә шушы группа составында чыгышлар ясый. Тавышы бик матур. Лирик, туган җир, туган як, мәхәббәт турындагы халык җырларын яратып башкара. Авылда уздырыла торган бәйрәмнәрдә, башка төрле чараларда "Сударыня"ның һәр чыгышын көчле алкышларга күмәләр. Никольск артистлары районда һәм республика күләмендә оештырылган концертларда да еш чыгыш ясыйлар.
Республиканың Лаеш районы Рус Никольские авылында уздырыла торган халык җыры фестиваленә дә барганнары бар. Үзешчәннәрнең иҗатына белгечләр тарафыннан югары бәя бирелүен аларның күпсанлы дипломнары да ачык күрсәтә. Бүләкләр алу бик күңелле булса да, Надежда Александровна өчен иң мөһиме алар түгел.
- Җырлаганда җаным ял итә минем, - ди ул. - Җырда хис, чисталык, бар кешене үзенә тартып торырга сәләтле ниндидер үзенчәлекле көч бар. Ул чынлап та, сөенеч булганда да, көенеч булганда да ярдәм итә, тынычландыра...
Надежда Тужилкина моны үзе дә бик әйбәт белә, чөнки тормыш юлында бик күп нәрсә кичерергә туры килгән. Бәхете һәм кайгысы, сөенече һәм көенече җитәрлек булса да, тормыш җибәргән һәр сынауны ул намуслы итеп үтәргә тырышкан. Җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив булуы да барлык кайгыларын онытып торырга ярдәм иткән. Бүгенге көндә аның өчен иң мөһиме - ветераннарны борчыган мәсьәләләр. Кемгәдер тиешле белешмә алырга ярдәм итәргә, кемнедер юбилее белән котларга, ә кемнедер соңгы юлга да озатырга кирәк. Шулай да, көнкүреш мәшәкатьләрен даими рәвештә булган концертлар, фестивальләр, спартакиадалар бизәп тора. Үзе генә катнашып калмыйча, ул бу эшләргә башка ветераннарны да җәлеп итә. Халык белән озак еллар эшләгәнгә күрә, һәр кешене әйди, ышандыра белә.
- Безнең Надя гаилә мәшәкатьләре белән генә яши торган кеше түгел ул, - диләр аның турында авылдашлары. - Бер дә ялкауланып тормый, берәр җирдә катнашырга кирәк булса, һәркемнең өенә килеп, катнашырга үгетләргә дә вакыт таба. Ул чын мәгънәсендә, ераклардан балкып, үзенә чакырып торучы маяк кебек...
... Авыл урамнарыннан узганда, Надежда Александровна юлда очраган һәр кеше белән исәнләшеп, хәлләрен белешә. Эш аның җитәкче булуында гына түгел, ул чынлап та кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә күнеккән.
Оныклары - иң зур байлыгы
Надежда Александровна туган авылга булган мәхәббәтен кызларына да кечкенәдән үк сеңдерә алган. Ике кызы да башта педучилище, аннары читтән торып педагогия институты тәмамлаганнар. Укып бетергәч, башкалар кебек бәхет эзләп шәһәр җиренә чыгып китмәгәннәр, ә туган авылында төпләнеп калганнар. Хәзер Ольга җирле урта мәктәптә укыта, ә Марина авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр: кече кызының - биш кызы, олысының ике кызы һәм ике улы туган (ни кызганыч, бер улы һәлак булган). Хәзер инде Надежда Александровнаны сөендереп, оныкчыгы Кирилл да үсеп килә. Шулай итеп, оныкларга бик бай дәү әни ул!
Дәү әниләре һәрвакыт оныкларына ярдәм итәргә тырыша, намуслы, гадел, игелекле булырга өйрәтә. Авыл тарихы, гаиләнең шәҗарәсе белән кызыксындырырга тырыша, җае чыккан саен оныкларына бу хакта сөйли, алар белән бергә музейга йөри. Туган якны өйрәнү эшендә һәр документ, фоторәсем, һәр әйбер зур әһәмияткә ия, чөнки алар үткәннәрне яңартырга, Надежа Александровна игътибар үзәгендә тоткан музей күргәзмәләрен тагын да тулыландырырга ярдәм итә.
Моннан тыш, ветераннар оешмасы рәисе буыннар арасында элемтәне булдыру, үсеп килүче буынга патриотлык тәрбиясен бирү турында кайгыртмаса, бу хакта кем кайгыртыр соң? Надежда Александровнаның озак яшәү сере нәкъ аның актив булуындадыр.
Быел Надежда Александровна Тужилкина район алдынгылар слетында катнашты, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу хатта: "Районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә. Кешеләр Сездән үрнәк ала һәм без Сезнең киләчәктә дә үз эшегезне дәвам итүегезгә ышанабыз..." диелә.
Карап торганда, бу сүзләр гап-гади кебек тоелса да, алар Надежда Александровнаның кече Ватаны алдында булган зур эшләрен ачык күрсәтәләр.
Нет комментариев