Равия Денисова "Спас оптторг" җәмгыятендә иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе: бу системада ул инде утыз сигез ел хезмәт куя.
Марина ЗАЙЦЕВА
Бөгелмә кооператив училищесын яңа тәмамлаган кыз безнең шәһәрдә үз язмышын табармын дип башына да китерми. Юллама биргәндә туган якларыннан еракта урнашкан Куйбышевны сайлап ала. 1978 елда килеп, монда гомерлеккә кала....
Равия Денисова "Спас оптторг" җәмгыятендә иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе: бу системада ул инде утыз сигез ел хезмәт куя.
Марина ЗАЙЦЕВА
Бөгелмә кооператив училищесын яңа тәмамлаган кыз безнең шәһәрдә үз язмышын табармын дип башына да китерми. Юллама биргәндә туган якларыннан еракта урнашкан Куйбышевны сайлап ала. 1978 елда килеп, монда гомерлеккә кала.
Райпода яңа ревизорны бик җылы каршылыйлар, шунда ук яшәргә урын табарга ярдәм итәләр. Ревизия бүлегендә эшләү шактый авыр булуы турында да алдан ук кисәтеп куялар. Ул чакларда оешманың бөтен район буенча урнашкан алтмыштан артык кибете була. Аеруча шәһәрдәге "Детский мир", "Универмаг" кибетләрендә, Никольск белән Иске Рәҗәптә җаның теләгән товарны - китаптан алып, ювелир әйберләре һәм мотоциклларга кадәр сатып алалар.
Ревизия бүлеге хезмәткәрләренә көн саен диярлек районга чыгарга туры килә. Юллар булмаган, транспорт җитмәгән шартларда исә бу шактый зур кыенлыклар тудыра. Оешма машинасы аларны тиешле урынга китереп кенә куя, кире кайтканда узгынчы машиналарга да утырып кайтырга, җәяүләп тә шактый километрларны тәпиләргә туры килә. Тик яшь ревизорны болар гына куркыта алмый: Равия Тәлгат кызы үз эшен беренче көннән үк ярата һәм төрле документлар, накладнойлар, отчетлар язып, көндез генә түгел, төннәрен дә утыра. Чөнки аз гына хата китсә дә, нәтиҗәсе җитди булырга мөмкин (мәсәлән, сәүдә ноктасында җитмәүчелек килеп чыкса). Ул чакларда мондый ялгышлар өчен каты җәза бирелә.
Перспективалы хезмәткәр буларак, аны тиздән склад мөдире итеп күчерәләр. Бу исә кыздан тагын да күбрәк җаваплылык таләп итә. Ревизия бүлегендә туплаган тәҗрибәсенең дә файдасы зур була. Склад мөдиренә тиешле документларны тәртиптә тотарга, азык-төлек һәм башка товарларның саклануын тәэмин итәргә, аларны базадан кабул итеп, кибетләргә төяп җибәрергә кирәк була. Техника, аеруча суыткычлар җитмәве, район авыллары белән ышанычлы телефон элемтәсе булмау да эшне катлауландыра. Шуңа карамастан, үз эшләрен мөмкин булганча җиренә җиткереп башкаралар һәм сатып алучыга товарны вакытында җибәрергә тырышалар.
Үзгәртеп кору чоры бар кеше өчен, шул исәптән райпо хезмәткәрләре өчен дә, җитди сынау була. Кибет киштәләре буш, товарларны, хәтта азык-төлекне дә, талон белән бирәләр. Шәхси эшмәкәрлекнең яңа аякка басып килә торган вакыты. Авырлыкларга карамастан, кулланучылар кооперациясе системасы югалмый һәм шәхси эшмәкәрләргә көндәш булып тора, ди Равия Тәлгат кызы.
Хәзерге вакытта "Спас оптторг" производство берләшмәсендә утыз сәүдә ноктасы һәм өч җәмәгать туклану урыны бар. Кибет киштәләрендә азык-төлек, промышленность товарлары күп. Соңгыларына аеруча район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда ихтыяҗ зур. Мәсәлән, авыл кибетләрендә көндәлек товарлар (резин итек һәм галошлар, сланецлар, урын-җир әйберләре, чиләк һәм башка вак-төяк) яхшы сатыла. Товаровед буларак, Равия Тәлгат кызы бу турыда яхшы белә.
- Сатып алучыларның соравын исәпкә алып, аларга кирәкле товарларны алып кайтырга тырышабыз, - ди ул. - Чөнки авыл кешесе шәһәргә көн саен килеп йөри алмый. Безнең төп бурыч - кулланучыны кирәкле товарлар белән тәэмин итү. Кирәк булса, хәтта җиһазларны да өйгә китереп бирәбез.
Товароведның эш көне сатучыларга чылтыратып, заявкалар җыюдан башлана. Аннары накладнойлар буенча товар складтан машинага төялә һәм кибетләргә таратыла. Шунлыктан Равия Денисова өчен көн саен авылларга чыгу көндәлек эшкә әверелгән. Атнага бер тапкыр товаровед Казанга яки Ульяновскига бара. Шәһәр базаларында иң кирәкле товарлар, шулай ук җәмәгать туклануы нокталары өчен кирәк-яраклар (камыр йомшарткыч, куертылган сөт һәм башкалар) сатып ала. Болай күпләп сатып алу - бик җаваплы эш, чөнки сатучыларга акча түләү, куллану срогын тикшерү, товарны складка кайтару өчен үзең җавап бирәсең. Шунлыктан монда бер дә хаталанырга ярамый.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Равия Тәлгат кызы "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары да шактый. Лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә, чөнки озак еллар хезмәт куйган оешмасыннан башка үзен күз алдына да китерә алмый. Туплаган бай тәҗрибәсен Равия апа яшьләр һәм хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев