Шәһәрдә яшәүче хезмәт ветераны Елена Храмованы әле күптән түгел генә туксан яшьлек юбилее белән котладылар.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Олы яшькә җитеп тә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче ветеран күпләрне сокландырырлык. Ул әле дә булса шат күңелле, ачык йөзле, кирәк булса шаяртып алырга да җаен таба. Елена Евдокимова яшь вакытларын искә төшереп җырларга ярата. Үткәннәрне хәтерендә яңарта башласа, күз алдына авыр сугыш еллары килеп баса.
Аларның гаиләсендә биш бала булган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Елена шәфкать туташлары курсларында укыган. Аларны фронтка җибәрергә әзерләгәннәр. Тик өлгерә алмыйлар - сугыш тәмамлана. Елена Евдокимовна кырык бишенче елда район хастаханәсенә эшкә урнаша. Ул әле дә булса баш табиб Николай Сотниковны, табиб-терапевт Николай Плугинны җылы хисләр белән искә ала. Оста белгечләр буларак, алар аны күп нәрсәгә өйрәткән.
Елена Евдокимовна егерме елга якын терапия бүлегендә эшләгән. Ул елларда хастаханәдә бернинди шартлар да булмаган. Суны ат белән ташыганнар, биналарны мич ягып җылытканнар. Елена Евдокимова үз бурычын һәрвакыт намус белән үтәгән, санитаркаларга да ярдәм итәргә тырышкан. Хастаханә хуҗалыгында хәтта сыерлар асраган еллар да булды, дип искә ала ул. Малларга азыкны барысы бергә җыелышып әзерләгән.
Аннары аны туберкулез бүлегенә күчергәннәр, биредә ул алтмышынчы елларга кадәр Нина Естафьева һәм Виктор Шведчиков җитәкчелегендә армый-талмый хезмәт куйган. Бүлекнең башка хезмәткәрләрен дә яхшы хәтерли. Шулардан, мәсәлән, Анастасия Федонина, Любовь Пронягинаны еш искә ала.
Ул әле эштән бушаган вакытларда Ильич колхозына булышкан вакытларны да хәтерли. Ә бит аның үз өендә һәм хуҗалыгында да эш-мәшәкате күп була. Алар гаиләдә өч ул тәрбияләп үстерәләр. Шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан. Хәзер ул боларның барысы хакында оныкларына һәм оныкчыкларына сөйләргә ярата.
Олы яшьтә булуына карамастан, Елена Евдокимовна әле дә үзен әйбәт хис итә. Шуңа күрә өйдәге бер эштән дә курыкмый, барысын да үзе эшләргә тырыша. Гомеренең күп елларын районның сәламәтлек саклау тармагына багышланган бу кеше олы хөрмәткә лаек.
Елена Евдокимовнаны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре, элеккеге хезмәттәшләре килде. Юбилярга район башлыгының котлау открыткасын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Һәм, әлбәттә инде, Елена Евдокимовнага барысы да саулык, җан тынычлыгы, һаман да шулай шат күңелле булып калуын теләделәр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев