Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

СУГЫШ – АВЫР ХАТИРӘ

Язмам бүгенге көндә Болгардагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче сугыш чоры баласы Наҗия апа Минһаҗетдинова турында.

Бөек Ватан сугышы еллары артта калса да, ул кеше хәтерендә мәңге онытылмас. Аның михнәтләрен гомер көзенә җиткән өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Авылыбыз халкы сугыш чорында барысы да фронт өчен дип эшләгән: иген үстергән, печән чапкан, урман кискән, торф чыгарган, кул арбасы белән симәнә, ягулык ташыганнар. Җиңүне якынайту өчен бар тапканнарын фронтка җибәреп барганнар.

Ачы күз яшьләре аша ач-ялангач килеш булсалар да, алар үзләренең фидакарь хезмәте, минуты, сәгате, көне, елы белән җиңү көнен якынайтканнар. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорлардагы авырлыкларны юклык, рәҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган тыл ветераннары да авылыбызда елдан-ел сирәгәеп, 8әү генә калып бара. Сугыш чорында бала булган, аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимерекләрне торгызуга үзеннән өлеш керткән сугыш чоры балаларының саны да 68ләп кенә калды. Әлбәттә, безгә аларның истәлекләрен теркәп калдырырга кирәк. Сугыш һәм аннан соңгы чорлардагы кешеләрнең авыр бала чагы турында хатирәләре бүгенге яшьләребезне тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеге турында кисәтә.

...Әби-бабаларыбызның, элекке тормышларын искә төшергәндә, һәрвакыт күзләре яшьләнә. Сугыш бит аларның бала чагын тартып алган. Аларның сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлаганда берәү дә ваемсыз кала алмый.

Түбәндәге язмам бүгенге көндә Болгардагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче сугыш чоры баласы Наҗия апа Минһаҗетдинова турында. Без шушы көннәрдә аның янында булып, туган көне белән котлап кайттык. Ул үзенең тормыш хатирәләрен безнең белән уртаклашты. Җиңү көнен якынайту өчен алар да үзләреннән гаять зур өлеш керткән. Балалар олылар белән бергә эшкә йөргәннәр, уенның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр, алар ничек итеп тамак туйдыру турында уйлаганнар. Күп балалар ачлыктан, төрле авырулардан үлгән. Ул чорда авылда керосин да, шырпы да, сабын да, шикәр дә булмаган.

«Мин - сугыш чоры баласы,- дип башлады Наҗия апа сүзен. Без гаиләдә 8 бала булганбыз. Күбебез яшьли үлгәннәр. Әтием, Гатауллин Минһаж Гатаулла улы, 1941 елда сугышка китеп 1945 елда кайтты. Колхозда эшләде, Спастан ат белән керосин ташыды. Әтисе Гатаулладан (минем бабам) мичче һөнәренә өйрәнеп калып, авыл халкын оста итеп мичләр чыгарып сөендерде. Абыем, Минһажев Гаязетдин Минһаж улы, 1942 елда сугышка китеп, аны Тамбовтагы офицерлар  әзерли торган хәрби училищега укырга җибәрәләр. Ул сугыштан капитан дәрәҗәсендә 1955 елда гына кайтты. ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Хәзерге вакытта исән-сау, Түбән Кама шәһәрендә малае тәрбиясендә яши.

Абыем Әдһәм сугыш елларында үгез җигеп колхозга урманнан утын ташыды. Сугыштан соң ат көче кулланылды. Кырга ягулыкны, суны гел ат белән китерә торган иде.

Ул елларда мәктәп укучылары җәйләрен олылар белән беррәттән колхозда эшләде. Көз җиткәч бәрәңгегә чыгулар истә. Бәрәңгене кул-аяклар өшетеп, карлы туфрак өстендә җыя идек. Соңрак колхозда чөгендер игү башладылар. Безгә аның мәшәкатьләрен дә күререгә насыйп булды. Кыскасы, күпне кичерде безнең буын вәкилләре. Колхоздан бигрәк, үз хуҗалыгың тирәсендә дә эштән күп нәрсә юк иде.

Апрель ае җиткәч, әнием Миңнегөл черек бәрәңге җыеп күмәч пешерә. Безгә ул бәрәңгене ачтан үлмәсеннәр, дип Аллаһы Тәгалә биргәндер инде. Бөтен кешегә дә җитәрлек черек бәрәңге басуда калсын әле! Безгә ачлыкны да, ялангачлыкны да күререгә туры килде.

Мин үзем 13 яшьтән колхозда ат җигеп эшли башладым. Ат җигеп, арбага авыл буенча көл, күмер, башкасын җыеп йөрдем. Ерак арадан печән алып кайтуның кыенлыгын бер дә оныта торган түгел. Алып кайткан печән ике көнгә дә җитми...

Ә урып-җыю вакытында атка ургыч машина - лобогрейка тагып эшләдем. Җиргә түшәлеп калган арыш покосларын җыеп Сәйдә Сафиуллина, Гәйнеҗамал Хәбибуллина, Мәймүнә Хәмидуллина, Фатыйма Шакирова, Солтания Хәнәфиева, Зәйнәп Әхмәдуллина һәм башкалар көлтә итеп бәйлиләр. Ә без, ридуванлы бер олау арбага 70 әр көлтә төяп, клад өючеләргә илтәбез. Көлтә ташыган чакларны һич онытып булмый.

Бергә ат җигеп эшләүче тәбәнәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле Гөлсем Вафина-Хәмидуллинаның, нигә көлтәләрне без күтәрә алмастай зур итеп бәйлиләр икән, кечкенәрәк ясасалар, безгә җиңелрәк булыр иде, дигән сүзләре әле дә истә. Көлтә бәйләүчеләрнең көлтәләрне зур итеп ясап, яңгырга эләктермичә тизрәк кладка өяселәре килгәндер инде. Ул вакытта ирләр көче җитмәгәнгә күрә, яшь җилкенчәккә дә көлтәдән клад өяргә туры килде шул. Соңрак Мәсгут Вилданов, Идрис Һилалов армия хезмәтеннән кайтты. Шулай ук Зәки Закиров, Нурһада Хәлиуллин, Әгъзам Гыйльманов та безнең белән ат җигеп көлтә ташып клад өйделәр. Ат җиккәнемә мин һич тә үкенмим, гомерем буе колхозда ат белән эшләдем. Халыктан ат белән сөт җыеп дәүләткә озата идек.

Тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәрбез. Минем әти сугыштан соң озын гомер кичерде. Без әти ярдәмен тоеп яшәдек. Җиңү көнен исән калучылар гына яулап алмады бит. Сугышның нәкъ үзәгендә кайнап, үлеп калганнарның җиңүгә керткән өлешләре булмадымы икән? Без бәхетле тормышта яшәсен өчен гомерләрен дә җәлләмәгәннәр. Аларның батырлыгын онытырга ярамый. Әтиләре сугышта үлеп калучылар өчен Җиңү көне - иң кайгылы көн. Сугыш ятимнәренә, сугыш чоры балаларына дәүләт тарафыннан әлегә кадәр бернинди ярдәм юк. Алар бит санаулы гына калып бара. Күбесе үз гомерләрендә бер тапкыр да “әти” дигән сүзне әйтә алмады. Бик соңгарып булса да, хөкүмәтебез сугыш ятимнәренә, сугыш чоры балаларына йөз белән борылыр, дигән өметтә яшибез.

Хәзерге көндә илебез Россия Кораллы көчләре Украинада махсус хәрби операция алып бара. Ул сугыш тизрәк туктасын, күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын! Әти-әниләренең уллары, хатыннарының ирләре, балаларның әтиләре аннан исән-имин кайтсын, балалар ятим үсмәсен. Җирдә тынычлык хөкем итсен!

Мин бүгенге көндә, исәнлегем булмау сәбәпле, Болгардагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәргә мәҗбүрмен. Олы улым Илшат - инвалид, ул да минем белән биредә яши. Тормыш иптәшем һәм төпчек улым вафат булдылар. Башта мин ике еллап Чистайдагы картлар йортында яшәдем. Анда килгәндә аякка басып йөри дә, кулга кашык тотып ашый да алмый идем.

...Больницага дәваланырга илтеп, аннан картлар йортына урнаштыруны кайгыртып, тырышып йөрүче авылыбыз башлыгы Мансур Әсгат улы Нугаевка көн саен саулык теләп дога кылам. Ул кайгыртып йөрмәсә, без бу якты дөньяда яшәмәс тә идек инде. Аңа миннән һәм улым Илшаттан олы рәхмәтемне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, рух ныклыгы, гаилә тигезлеге телим. Алга таба да авыл халкына кирәк, терәк булып, яхшы киләчәккә өметләндереп, әйдәп барып эшләргә, яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! Сез, Мансур Әсгат улы, үзегезгә авырлык килсә дә, авыл халкы рәхәт яшәсен, михнәт күрмәсен өчен тырышасыз, канат астыгызга алып, җил-яңгырдан саклыйсыз. Берүк вакытта авылның төзеклеге, чисталыгы турында да кайгыртасыз.

Аякка басып йөри алмасам да, хәзер үзем кулга кашык тотып ашый алам. Быел апрель азагында, улым янында яшәү теләге зур булгач, Иске Рәҗәп авыл Советы рәисе Мансур Әсгат улы Нугаев һәм кеше язмышына битараф булмаган Спас районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Татьяна Бурумова булышлыгы белән, Чистайдан Болгардагы картлар-инвалидлар йортына күчерделәр. 

Безне биредә бик әйбәт карыйлар, дәвалыйлар, һәр төштә җылы атмосфера хөкем сөрә, бар яктан да тәртип: өстебез бөтен, тамагыбыз тук, эшләүчеләрнең барысы да тәмле телле, игътибарлы, яшәү өчен барлык шартлар да бар, чиста. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Лилия Равил кызы Кузовкинага, биредә эшләүче барлык хезмәткәрләргә бездән бик зур рәхмәт! Сау-сәламәт булыгыз!»

Флёра Хәйретдинова,

Иске Рәҗәп авылы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев