Спас тармак технологияләре техникумының производствога өйрәтү мастеры Евгений Кузьмин үз эшенең остасы. Күптән түгел ул республика һөнәри осталык конкурсы призеры исемен алды һәм грант отып кайтты.
Марина Зайцева
Бөтен тормышы техника белән бәйле булганлыктан, ул укытучы булырмын, дип башына да китерми. Мәктәптән соң хәрби комиссариат каршындагы шоферлар курсын тәмамлагач, ул...
Спас тармак технологияләре техникумының производствога өйрәтү мастеры Евгений Кузьмин үз эшенең остасы. Күптән түгел ул республика һөнәри осталык конкурсы призеры исемен алды һәм грант отып кайтты.
Марина Зайцева
Бөтен тормышы техника белән бәйле булганлыктан, ул укытучы булырмын, дип башына да китерми. Мәктәптән соң хәрби комиссариат каршындагы шоферлар курсын тәмамлагач, ул армиягә китә. Германиядә Берлиннан унике километр гына җирдә ракета-зенит гаскәрләрендә хезмәт итә. Ике ел эчендә ул армия машинасында бөтен илне йөреп чыга, Дрезден, Мюнхен, Бранденбург, Гамбург шәһәрләрендә була. Нәкъ менә Германия юлларында транспорт белән идарә итүдә зур тәҗрибә туплый. Туган авылы Фадееевкага кайткач, бу аңа бик кирәк була, чөнки егеткә ГАЗ-52 машинасын ышанып тапшыралар. Аннары район үзәгендәге берничә оешмада эшли: автобуслар да йөртә, авыр йөк машиналарында, тракторларда, җиңел транспортта эшли. Техниканы биш бармагыдай яхшы белә, ватылганда барысын да үзе төзәтә. Техникадан сак файдаланганлыктан, уннарча ел ватылмыйча эшли.
1990 елда һөнәри лицей дирекциясе аны машиналар йөртергә өйрәтүче инструктор итеп чакыра. Әлбәттә, эшли башлаганда җиңел булмый, чөнки син җансыз техника белән түгел, ә яшүсмерләр белән эшлисең. Аларның һәрберсенең үз характеры, үз холкы... Ләкин Евгений Николаевич бирешә торган кешеләрдән түгел, ул ныклап эшкә тотынга.
Урта һөнәри белеп алгач, ул "Машиналарның төзелеше һәм техник хезмәт күрсәтү" һәм "С" категорияле машина йөртү"дигән фәннәрдән укыта башлый. Теорияне укучыларга башкалар укыта, ә практиканы укучылар нәкъ менә анда үтәләр. Үзе техниканы яхшы белгәнлектән, укучыларга карата да таләпчән, барысында өйрәтергә тырыша. Аннан үрнәк алып, күп кенә укучылары техниканы яхшылап өйрәнәләр. Мәсәлән, Вадим Силантьев, Алексей Лемехов, Антон Галәветдиновларны һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Ә менә быел Костя Муханин Казанда үткәрелгән World Skills Russia региональ ачык профессиональ осталык чемпионатында "Җиңел машиналарны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү" бүлегендә Спас техникумы исеменнән чыгыш ясады. Призерлар исемлегенә кермәсә дә, үз осталыгын тагын да камилләштерү буенча менә дигән стимул булды. Ул үзе дә өч елга бер тапкыр Казанда Регионара башлангыч профессиональ белем бирү белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында курслар үтә, автомобиль йөртү инструкторы буларак, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында укып кайта.
Яз җитүгә башка производствога өйрәтү мастерлары белән бергә Евгений Николаевич тракторга күчеп утыра. Техникумның шактый мәйданнарны биләгән авыл хуҗалыгы җирләрендә чәчү башлана. Басуларда барлык агротехник чаралар техникум хезмәткәрләре һәм биредә практика үтүче укучылар көче белән башкарыла. Уңышның ничек чыгуы һәркемнең керткән тырышлыгына бәйле, моны барысы да беләләр. Иске техника гына кыен хәлдә калдырмасын.
- Бераз вакыт мин өйрәнү хуҗалыгында машинада эшләдем, - дип сөйли Евгений Николаевич, - КамАЗ машинасында төрле йөкләр ташыдым. Хәтерем ялгышмаса, бу машина бездә 28 елдан артык эшләде. Карап, төзәтеп торганлыктан, ул һаман да безгә хезмәт итә...
Бу уку йортында егерме биш ел эшләү дәверендә район җитәкчелеге, техникум администрациясе, республика профессиональ осталык конкурсларын оештыручылары Евгений Кузьминга намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар рәхмәт белдерделәр, Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бу бүләкләргә күптән түгел откан мәртәбәле гранты да өстәлде. Ләкин мастер өчен укучыларының уңышыннан да зуррак бүләк юктыр. Ул яшьләргә техникумда алган белемнәрнең киләчәк тормышларында маяк булыр дип нык ышана.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев