Спас районыннан Володиннар гаиләсе дүрт баланы тәрбиягә алган
Александр һәм Ольга Володиннар өчен тәрбиягә алган балалар үз балалары кебек якын.
Никольск авылында яшәүче Володиннар гаиләсенең бер кызлары бар. Тагын дүрт малайны тәрбиягә алганнар. Олы улларына инде 26 яшь. Ике уртанчы егет Спас тармак технологияләре техникумында укый, ә кечесе сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәптә белем ала. Барысы да яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, һәр эштә әти-әнисенең беренче ярдәмчеләре. Ольга Викторовна һәм Александр Иванович безгә ничек итеп балаларны тәрбиягә алулары турында сөйләделәр.
Җан кардәшләр
Беренче уллары Сашаны Володиннар гаиләсе Казан балалар йортыннан 9 яшендә алалар.
– Ул вакытта безнең кызыбыз гына бар иде, – дип сөйли Ольга Викторовна. – Ирем белән еш кына кызыбыз үсеп, өйдән киткәч, тормышка чыккач, ялгыз ничек яшәрбез икән, дип сөйләшә идек. Берсендә мин аңа балалар йортыннан бала алырга тәкъдим иттем. Ирем каршы килмәде, кызыбыз Женя да бу уебызны хуплады гына. Казанның уллыкка алу үзәгенә баргач, безгә өч баланы күрсәттеләр. Без шунда ук Сашаны сайладык. Аның белән беренче очрашуыбызны әле дә хәтерлим. Мин аннан «Минем белән барасыңмы? » – дип сорадым. Ул исә: «Юк, бармыйм», – ди. Мин аңа: «Ярар, яхшы, киттем мин алайса» дим. Инде ишек төбенә килеп җитеп, чыгып китәргә җыенгач кына, ул миңа: «Ярар, барам. Кайчан килеп аласыз?» – диде. Мин аны бик тиз килеп алырга вәгъдә итеп чыгып киттем.
Бала белән танышу һәм аны гаиләгә алу-алмау турында карар кабул итү өчен Володиннарга 10 көн вакыт бирелә.
– Без аны өйгә алып кайткач, ул бик озак диванда кымшанмыйча да утырды. Бераздан әкренләп йорт белән таныша, безгә күнегә башлады. Ун көннән соң аны тиешле документларны рәсмиләштергәнче кире кайтарырга вакыт җитте. Шул чакта ул миңа беренче тапкыр «Әни» дип дәште һәм балалар йортына кайтырга теләмәвен әйтте, – дип искә ала Ольга Викторовна, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Саша яңа гаиләгә бик тиз күнегә. Әти-әнисенә бернинди проблема да китерми. Игелекле була, бер эштән дә курыкмый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Хәзер ул Чистайда яши, үз гаиләсе бар. Ләкин һәр шимбә әти-әнисе янына кайтып, йорт эшләрендә ярдәм итеп китә.
– Шушы еллар эчендә аның миңа бер каршы сүз дә әйткәне булмады, – ди Ольга Викторовна. Ә нинди чибәр егет булып үсеп җитте! Кайберәүләрнең миңа «Егетең инде унсигезне тутырды. Аны әйберләрен җыеп чыгарып җибәрсәң дә ярый» дип әйткәннәре дә булды. Унсигезен тутырса да, ул бит чит кеше түгел, ул – безнең балабыз. Аны без үстердек! Ничек чыгарып җибәрәсең аны?
Нәзеремне үтәдем
– Нишләп тагын тәрбиягә балалар алырга булдыгыз? – дип сорыйм Ольга Викторовнадан.
– Ул чакта минем улым кебек күргән икетуган энем һәлак булды. Һәм мин, әле үз көчемдә чакта, тагын бала алып, аны тәрбияләп үстерергә нәзер әйттем.
Шулай итеп, гаиләдә тагын бер Саша, Миша һәм Егор барлыкка килә.
– Абыйлы-энеле Саша белән Мишаны без Питрәч балалар йортыннан алдык, – дип сөйли Володиннар. – Башта бер малай гына алырга теләгән идек, ләкин безгә туганнарны аерырга ярамый, дип әйттеләр. Нихәл итәсең, икәү икән, икәү булсын, дидек. Ул чакта Саша беренче класска бара, ә Мишага яшь ярым гына иде. Балалар йорты тормышының тәмен сизеп өлгермәгәделәр. Шулай килеп чыкты, без аларны балалар йортына китергәннән соң икенче көнне үк алып киттек. Егорыбызны исә Казаннан алып кайттык. Ул вакытта аңа да 7 яшь иде. Саша яңа йортка бик тиз ияләште, Миша әле сабый гына булганлыктан, аңа ана назыннан башка бернәрсә кирәкмәде. Менә Егор белән проблемалар булып алды.
Ләкин хәзер егетләр зур инде. Саша белән Егор Спас тармак технологияләре техникумында укыйлар. Ә иң кечесе Мишага 14 яшь, ул сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәптә белем ала.
Катлаулы булды
Ольга Викторовна Егор белән аеруча авыр булуын яшермичә сөйли. Егор бик тиз ярсып китә торган бала булган.
– Мин аңа бер нәрсә әйтәм, ул икенчесен эшли. Ачулана, кычкыра. Тарттырылган түшәмне ертты, тәрәзә ватты. Ләкин ул бик тиз тынычлана. Берәр кырын эш эшләсә, аз гына вакыт узганнан соң яныма килеп: «Әни, әнием, гафу ит, артыгын әйтеп җибәрдем. Үскәч, барысын да алып бирәм, барын да үзем төзәтәм», – ди. Шундый булуына үзе дә сөенми, тик барыбер үз-үзен җиңә алмый.
Ольга Викторовна сөйләвенчә, Егор үз әнисенең кыланмышларын, аның мөгамәләсен, улын ничек ташлап киткәнен яхшы хәтерли. Мөгаен, үткәндә күргәннәре малайның психикасына һәм характерына тәэсир иткәндер.
– Хәзер бар да әйбәт инде. Ул яхшы якка үзгәрде, – ди Ольга Викторовна. – Егор, сүз уңаеннан, узган ел «Абилимпикс» милли чемпионаты финалына чыкты, «Клининг» компетенциясендә икенче урынны алды. Финал Мәскәүдә узды. Без һәм техникум укытучылары аның белән бик горурланабыз. Ул менә дигән егет булып үсеп җитте.
Ата-аналар мәктәбе
Еш кына тәрбиягә бала алган ата-аналар турында, алар – чын геройлар, дип әйтәләр. Ләкин Володиннар үзләрен бер дә герой дип санамыйлар. Ольга Викторовна башта аларга бик авыр булганын бер дә яшерми.
– Чит балага ата-ана булу җиңел түгел. Ә безнең малайлар гаиләбезгә килгәндә сабыйлар түгел иде инде. Алар үз әниләрен хәтерлиләр. Шуңа күрә, баланы балалар йортыннан алганчы, булачак тәрбиягә алучы ата-анага беренче чиратта тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбен үтәргә кирәк, – ди Ольга Викторовна. – Без бу мәктәпне Казанда үттек. Анда бөтен кирәкле мәгълүматны бирәләр. Бу, мөгаен, иң катлаулысыдыр. Документларны тиз җыйдык. Кәгазьнең күплегеннән куркырга кирәкми. Ялгыз балага күңел җылысын, гаилә назын бүләк итү, аңа лаеклы тәрбия бирү теләге бар икән, бернинди кыенлыклар да куркытырга тиеш түгел.
Үз үрнәге белән
Ни генә дисәң дә, балаларны тәрбияләү авыр. Һәр бала үзенең холык-фигыле белән туа, кәефе дә һаман үзгәреп тора.
– Балаларым бик әйбәт минем. Кайчакта сукрана башласам да, яныма килеп кочып алалар, юаталар, “Әни, без сине барыбер яратабыз, син бит чынлап торып ачулана да белмисең”, – диләр, дип елмаеп сөйли Ольга Викторовна.
Аның фикеренчә, һәр баланы – үз балаңмы ул, тәрбиягә алганмы, олы тормыш юлына аяк басарга кечкенәдән әзерләргә кирәк.
– Безнең гаиләдә һәрвакыт зур ярдәмче хуҗалык булды – сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, тавыклар асрыйбыз. Моннан тыш, бакчабыз да шактый зур. Балалар һәр эштә беренче ярдәмчеләр: терлек-туар, кошларны да ашата-эчертәләр, бакча эшләрен дә бергә башкарабыз. Егетләр булса да, алар йорт эшләренең барысын эшли ала: өй җыештыралар, ашарга пешерәләр, савыт-саба юалар. Әйбәт егетләр үсте. Беркем беркайчан балаларымның начар гадәтләре турында әйткәне булмады. Гаиләбездә ирем дә, мин дә эчмибез һәм тартмыйбыз, башка бернинди начарлык эшләмибез. Балалар да бездән үрнәк алырга тырыша.
Ике ут арасында
Балалар йортында яшәүче бала өчен тату, игелекле, аңа үз баласы кебек караган гаиләгә эләгү бик мөһим. Ләкин иртәме-соңмы аның тормышында үзен тудырган ата-анасы пәйда була. Яки бала аларны үзе эзләргә тотына...
– Олы улыбыз Саша үзенең әти-әнисе белән аралаша, – дип сөйли Ольга Викторовна. – Саша белән Мишаның әти-әниләре хәтта безгә ике тапкыр килделәр. Тик икенче тапкырында мин аларны кертмәдем – икесе дә нык исерек иде. Шуннан соң алар бүтән килмәделәр. Кайвакыт шалтыраталар. Әниләре белән таныш түгелмен, ә әтисе белән аралаша алдым. Кызганычка каршы, ул вафат инде. Сүз уңаеннан, начар кеше түгел иде ул. Наркотиклар куллануы аркасында улларын ала алмавы турында чын дөресен сөйләп бирде. Әле күптән түгел генә Егорның әнисе табылды, аның телефонын сорады, сөйләшергә теләде. Соңрак нык исерек килеш улына шалтыраткан. Шуннан соң Егор миңа аның белән аралашырга теләмәвен әйтте. Ләкин әнисе миңа кайчакта язгалап торуын дәвам итә.
Мин беркайчан да балаларны туган ата-аналарына каршы котыртмадым, алар турында начар сөйләмәдем. Һәрвакыт балаларга тормышта төрле хәлләр булуын, алар балаларын ташлап китүнең чын сәбәбен белмибез икәнен аңлатам.
«Бәхетле булсыннар»
– Тәрбиягә бала алган гаиләләр үз проблемаларын кемнәр белән уртаклаша ала?
– Әйе, беренче мәлләрне катлаулы хәлләр килеп чыкканда ярдәм итүче кешеләрнең булмавы үзәккә үтә иде, – диләр Володиннар. – Районда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең кечкенә клубы эшләде, әмма барыбер бу гына җитмәде. Лена һәм Коля Янковскийлар «Пеликан» клубын оештыргач, хәл тамырдан үзгәрде. Матди һәм әхлакый ярдәм, тәҗрибә уртаклашу, яңа дуслар табу, балаларның иҗади үсеше... Бу клубта эшләнгәннәрнең бик аз өлеше генә. Без барыбыз бердәм зур гаиләгә әверелдек.
...Ольга Викторовна һәм Александр Иванович инде дәү әни һәм дәү әти дә булганнар. Олы кызлары аларга ике оныкчык бүләк иткән. Ә май аенда Володиннарның өлкән улы Сашаның да баласы туарга тиеш.
– Гаиләбез зурая тора, һәм бу бик яхшы, – диләр ир белән хатын. – Тагын нәрсә турында хыялланырга була? Балаларыбызга бәхетле булырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев