Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Спас хастаханәсе хирургы Германиядә осталыгын арттырып кайткан

Алексей Курьянов чит илдә туплаган тәҗрибәсен район хастаханәсендә кулланырга җыена.

Гыйнвар башларында Спас хастаханәсендә ике яшь табиб-хирург эшли башлады. Шуларның берсе – 27 яшьлек Алексей Курьянов – бераздан Гамбургтагы иң яхшы клиникаларның берсенә стажировка узарга китеп барган.

Яшь белгеч инде чит илдән кайткан һәм җиң сызганып район халкына медицина ярдәме күрсәтүгә  керешкән.

Стажировка һәм бераз үзе турында Алексей Вадимович газета укучыларыбызны да таныштырырга булды.

Яраткан һөнәрне сайлаган

Алексей Курьянов Түбән Камада туган. Мәктәптә укыганда ук инде табиб булырга хыялланган. Башка балалар кебек, хастаханәгә табиблар каршына барырга куркып тормаган. Киресенчә, табиб утырган кабинетка килеп кергәч, мондагы инструментлар белән кызыксынган, барысын да карап йөргән.

– Педиатрга кергәч гел сорый идем: «Бу нәрсә өчен? Монысы нәрсәгә? Ни өчен монда авырта?», – дип сөйли Алексей Вадимович. – Мәктәптә укыганда мине кеше организмы төзелеше, теге яки бу органның ничек эшләве кызыксындырды. Хирургиядә боларның барысын да үз күзең белән күрергә мөмкин. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, минем хирург буласым килде.

Эш турында

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач ул әле тагын 2 ел «Хирургия» белгечлеге буенча РКБ һәм Казан шәһәрендәге 5нче хастаханә базасында ординатурада укыган. Аннары яшь белгечне Спас районына эшкә җибәргәннәр.

– Мине Роман Марс улы чакырды (Спас хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов). Ул минем остазым. Университетта укыганда танышып-дуслашып киттек. Бик оста хирург, мине күп нәрсәгә өйрәтте. Әхмәтҗанов Болгарга чакыргач, шунда ук ризалаштым. Минем районда эшлисе килгән иде. Биредә үзеңнең кешеләргә ничек кирәк булуыңны гел тоеп торасың.

Төрле чаклар була

Курьянов пандемия вакытында да эшләргә өлгергән. Аеруча операцияләр ясау читенрәк булды, дип сөйли ул.

– 2020 елның җәендә коронавирус белән чирләүчеләр ята торган госпитальдә операция ясарга туры килде. 30 яшьлек ир-атның сукыр эчәге шартлар дәрәҗәгә җиткән иде. Өстәвенә, әле тагын коронавирус белән дә авырый. Кулга өчәр перчатка, ике катлы костюм, махсус күзлек һәм тагы ике катлы битлек киеп куйдым. Гади генә операция югыйсә. 40 минутлык операция 4 сәгать буе үткән кебек тоелды. Медиклар бик каты арып чыкты, суларга тын җитешми башлады. Барыбер түздек. Түзмичә кая барасың?

Стажировка турында

Германиянең Гамбург шәһәренә стажировканы медицина университеты абдоминаль хирургия клиникасы белән берлектә «Яшь табиблар белән тәҗрибә уртаклашу» программасы кысаларында оештырган. Яшь һәм өметле хирург Алексей Вадимовичны чит илгә беренче чиратта тырышлыгын исәпкә алып җибәргәннәр.

– Безгә ашказаны-эчәк трактына һәм күкрәк куышлыгына операция ясау, бу органнарны дәвалау серләре турында сөйләделәр. Әлбәттә инде, аннан соң әле 12 көн дәвамында танылган немец хирурглары белән бергә эшләдек. Пациентларны кабул иттек, операцияләрдә булдык, хәтта әле хирургларга булышып та тордык. Монда сөйләгән һәм күрсәткән нәрсәләрнең барысын да хәтердә сеңдереп калырга тырыштым. Бу клиникада ашказаны белән бәйле бөтен авыруларга операция ясыйлар, онкология белән чирләүчеләрне дәвалыйлар. Инде алган тәҗрибәне Спас районында кулланып карыйсы килә.

Спас хастаханәсе табиб-хирургы Алексей Курьянов:

– Бер катлаулы операция истә калган. Җәрәхәтләнгән пациентның үт куыгы шартлаган. Тиз арада кисеп алырга кирәк. Шулай әйтергә генә җиңел. Шартлау нәтиҗәсендә кан тамырларыннан һәм әгъзаның үзеннән кан саркып тора. Мондый очракларда һәр минут кадерле, операция ясаучылардан зур оешканлык сорала. Югыйсә, пациентның гомере операция өстәлендә өзелергә мөмкин. Хәер, без аны үлем тырнагыннан йолып калу өчен хәтта әле мөмкин булмаганнарны да эшләдек. Барысын әйтеп һәм сөйләп бетерә торган да түгел. Шөкер, пациентыбыз хастаханәдән үз аяклары белән, безгә рәхмәт әйтеп чыгып китте. Хирург өчен моннан да зуррак куаныч юк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев