Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Советлар Союзы Герое – легендар очучы Григорий Машанин

Очучы Григорий Машанин сугышта 1943 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр булган.

Гади совет кешеләренең зур батырлыклар кыла алуына кайчак гаҗәпләнеп бетә алмыйсың. Советлар Союзы Герое Григорий Машанин исән чакта ук Иделдә һәм Каспий диңгезендә аның исеме белән аталган пароход йөргән.

Батыр Болгарда туган

Гриша Машанин 1919 елда Болгар авылында туган. Гражданнар сугышы китергән авырлыклар Машаниннар гаиләсенең үзәгенә үткән. Тормышларын яхшыртырга теләп, алар завод-фабрикалар эшләп торган Әстерхан якларына китеп төпләнгән.

 «Герой Машанин» пароходы

Григорий башта мәктәптә, аннары фабрика-завод училищесында укый. Портка электрик булып урнаша, аннары пароход казаннары, пар машиналары цилиндрлары җитештерүче Сталин исемендәге суднолар ремонтлау заводына күчә. Яшь электрик Григорий Машанин да пар казаннарын эретеп ябыштыруда катнаша.

1945 елда Әстерхан суднолар төзү заводында эшләгән Григорийның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында ишеткәч, Григорий Михайлович катнашында төзелгән пароходка аның исемен бирәләр.

«Йөрәк урынына – ялкынлы мотор...»

Сугышка кадәр ул шә-һәрдәге легендар очучы, Советлар Союзы Герое М.Водопьянов исемендәге аэроклубка йөри. 1940 елда армиягә китә. Егетнең әзерлеген искә алып, аны Омск шәһәрендәге авиамәктәпкә җибәрәләр. Мәктәпне тәмамлагач, шунда инструктор итеп калдыралар. Сугышка Григорий Михайлович бары тик 1943 елның азагында гына эләгә. Сугыштан соң Әстерхандагы аэроклуб бинасы диварына аның хөрмәтенә мемориаль такта куялар.

Ә сугышта – бөркеттәй

Очучы Григорий Машанин сугышта 1943 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Өч тапкыр яраланган, 120 сугышчан очыш үтәгән һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Гвардия лейтенанты Машанин звеносы Белоруссия һәм Прибалтиканы азат итүдә катнашкан. Берсендә, дошман аэродромындагы самолетларны юк иткәндә 12 “Ил”га каршы көчле ут ачалар. Шуңа карамастан, 10 дошман истребителе шартлатыла, ягулык һәм корал сакланган складларны күккә очыралар. Совет очучылары аэродромга кадәр кайтып җитә алганнар.

Машанин Рига шәһәрен алганда да кыюлык күрсәтә. 1944 елның 15 сентябрендә ул командалык иткән звенога сигез немец самолеты көчле ут ача. Һава сугышында Машанин ике самолетны бәреп төшерә, аның самолетына да зыян килә, үзе каты яралана. Тешен кысып булса да аэродромга кадәр кайтып җитә, самолетны утырта. Дәвалангач, яңадан сугышларда катнаша. Ул өч тапкыр яраланган.

Ленинград фронтында сугышканда, Григорий Машанин звеносы немецларның Курляндия ярымутравындагы төркемен боҗрага алуда катнаша. 8 майда бу төркем бирелергә мәҗбүр була. Бу вакытта инде гвардия лейтенанты 120 сугышчан очыш ясарга өлгерә, дошманның күп ныгытмаларын һәм сугышчысын юкка чыгара. Әле апрель аенда ук аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында документлар әзерләнә. 1945 елның 29 июнендә Указ чыга.

Сугыштан соң Григорий Машанин Совет Армиясендә хезмәт итәргә кала. 50 яшендә отставкага чыга. Башта Киев шәһәрендә яши, аннары Ялтага күченеп килә. Ул биредәге Иске зиратта күмелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев