Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Солдат исеме авылына кайтты...

Күптән түгел редакциягә Геннадий Зеленовский килде. Ул тумышы белән Бураково авылыннан. Дулкынлану белән үз гаиләсенең тарихы турында сөйләде. Коточкыч сугыш бу гаилә тарихында кара эз калдырган...

Владимир КОРНИЛОВ
Геннадий Николаевич һөнәре буенча инженер-механик. Гомеренең күп елларын Чиләбе шәһәрендә яшәгән, эре промышленность предприятиеләренең берсендә цех җитәкчесе булган, башка зур урыннарда эшләгән. Сугыш кырында ятып калган абыйсы Геннадийның язмышы озак еллар күңеленә тынгылык бирмәгән. Кайларда мәңгелеккә башын салган икән абыйсы?
Фронтовик әтиләре Николай Васильевич Зеленовский узган гасырның илленче елларында Пичкаста колхоз председателе булган. Гаиләләре белән Әҗмәргә күченгәч, ул зоотехник булып эшләгән, пенсиягә балык питомнигында эшләп чыккан. Әниләре Мария Ивановна башлангыч класста укыткан, озак еллар дәвамында бик күп балага белем һәм тәрбия биргән. Элеккеге укучылары арасында зур дәрәҗәләргә ирешүчеләр дә бик күп. Зеленовскийлар гаиләсендә алты бала булган.
- Әти фронтка беренчеләрдән булып китте, - дип искә ала Геннадий Николаевич. - Аның исән-сау кайтачагын сизеп тордым, дия иде әни, ә менә Геннадий фронтка киткәндә, өзгәләнеп елады, бүтән күрмәячәген ана йөрәге алдан сизгән...
Шулай булып чыга да. 1943 елда кулы каты яраланган Николай Васильевич сугыштан кайта. Геннадий дошманга каршы көрәшүен дәвам итә. Сугышлар тынып торган арада хатлар язгалап тора. Шуларның берсен, карандаш белән язганын, гаилә архивында әле дә кадерләп саклыйлар.
"24/Х1-43 ел. Исәнме, кадерле әнием!
Фронттан кайнар сәлам юллыйм, тормышыңда уңышлар теләп калам.
Әни, мин синең хатыңны алдым. Кичә кичен, сугыш тынып торган арада, төн куну өчен окоп казый идек, кулыма берьюлы өч хат китереп тоттырдылар. Мин әлегә исән-сау, сезгә дә исәнлек телим. Хатларны ешрак языгыз, сезнең хатлар минем өчен аеруча да кадерле.
Бу хатны бер авылда язам, әле яңа гына аннан фрицларны куып чыгардык. Шундагы йортларның берсенә кереп киемнәрне киптердем һәм җылындым, сәгать 12 тулды, сиңа җиткерәсе сүзләрем бар. Өч хат алдым, икесе синнән, берсе кызлардан. Затондагы Булдаков А. Һәм Балымердан Пестряков Н. белән бер ротада хезмәт итәм, Петров Григорий турында берни белмим.
Сау булыгыз. Сездән хат көтеп калам. Костя абыйга да хат язам. Сау булыгыз".
Ярты елдан соң, 1944 елның 9 маенда, бу юлларның авторы һәлак булган. Җиңүдән соң бер ел узгач, гаиләдә кече уллары Геннадий туа. Туганнары аңа һәрвакыт сугышта һәлак булган абыйсы турында сөйлиләр.
- Әни аны гел мактады, Геннадий эштән беркайчан курыкмады, барысын да булдыра торган тыйнак егет дия торган иде, - дип искә ала Геннадий Николаевич. - Тыйнаклыгы аркасында, 1944 елның гыйнварында солдат бүләкләре арасында иң кадерлесе - "Батырлык өчен" медаленә лаек булуы турында да туганнарына хәбәр итмәгән. 1нче Белоруссия фронтына керүче 362нче Кызыл Байраклы укчы дивизиянең 1208нче укчы полкы буенча 1944 елның 25 гыйнварындагы 018"н" нчы боерыкта билгеләп үтелгәнчә, автоматчы Зеленовский Геннадий Николаевич "Батырлык өчен" медале белән "...Сож елгасын кичкәндә оештырылган һөҗүм барышында, Костюковка, Хачинка, Засмальновка, Подгороное авыллары тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә кыюлык күрсәткәне, автоматчы буларак контроль пунктны саклаганы, полк командирын озатканы, гомерен куркыныч астына куеп сугышчан заданиене төгәл һәм вакытында үтәгәне, Старая Тростна авылы янындагы төнге бәрелештә дошманны тар-мар итүче сугышчыларга үрнәк күрсәткәне өчен бүләкләнә" дип язылган.
Бу сугышчан бүләк турында аның туганнары күптән түгел генә Интернет челтәреннән укып белгәннәр. Геннадий Зеленовскийның соңгы сугышы турында кайбер мәгълүматлар да билгеле. Кызыл Армия гитлерчыларны Советлар Союзының көнбатыш чикләренә кууны дәвам итә. Көтмәгәндә элемтә линиясе сафтан чыга. Геннадий өзелгән урынны эзләп китә. Немецлар чигенгәндә күп итеп миналар куеп калдырганнар. Геннадий шул миналарның берсенә китереп баса. Көчле шартлау тавышын безнең сугышчылар да ишетә. Әмма ике арадагы бәрелеш көн буе дәвам иткәнлектән, сугышчылар аның гәүдәсен ут кырыннан алып чыга алмый. Караңгы төшкәч кенә каты яраланган сугышчыны эзләп табалар. Ул әле исән була, әмма үлемнән коткарып кала алмыйлар. Икенче көнне 458нче аерым медицина-санитария батальоны лазаретында аның гомере өзелә.
Аны сугыш булган урыннан ерак түгел, Могилев өлкәсенең Быховский районындагы Усохи авылы янында җирлиләр. Ул вакытта солдатка нибары 19 яшь кенә булган... Кызганыч, сугыш синең ничә яшьтә булуыңны сорап тормый шул.
Бераз үсә төшкәч, Геннадий үзенең яу кырында мәңгелеккә ятып калган батыр абыйсы Геннадий турында мәгълүматлар туплауга керешә. Сугыш булган урыннарга бара, абыйсы күмелгән туганнар каберлеген эзләп таба. Авылына кайткач, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, абыйсының исемен Бураково мәктәбе территориясендә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлдәге сугышчылар исемлегенә кертүләрен үтенә. Тиешле документларны да тапшыра. Апрель башларында һәйкәлгә яңартылган такта куялар. Исемлеккә һәлак булган Геннадий Николаевич Зеленовскийның да исеме кертелгән. Шулай итеп, 71 елдан соң солдатның исеме туган ягына кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев