Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Сокланмаган кеше юк...

Бу йорт янындагы горур аккошлар, куян балалары, башка әкият геройлары яныннан үткәндә, туктап сокланмаган кеше юктыр. Балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп елмаеп карап торалар. Өй каршындагы ямь-яшел чирәм каплаган бу урынны Михаил Вакуров әнә шулай күркәм урынга әйләндергән.

Марина Зайцева
Озак еллар юл хуҗалыгында эшләгән бу кеше тик торуны белми, өйдә вакытта ул нәрсәдер уйлап таба, ясый, иҗат итә. Элегрәк вакыты тар булганлыктан, ул иркенләп үзе теләгән эш белән шөгыльләнә алмый, ә лаеклы ялга чыккач, бар да үзгәрә, күңеленә охшаган шөгыль таба.
Бервакыт аның кулына "Тысяча советов" дигән журнал килеп керә. Аны игътибар белән карый башлый һәм мондагы гаҗәеп фоторәсемнәрне күреп исе китә. Биредә бакчаларны, ишек алларын бизәү өчен төрле җәнлек сүрәтләрен төшергәннәр. Монда крокодил да, куяннар да, аккошлар да, Чебурашка һәм башка әкият геройлары урын алган. Алар гади гына материалдан - машина покрышкаларыннан, пластик шешәләрдән, монтаж күбегеннән ясалган. Ул озак уйлап тормый, үзе дә шушы эшкә тотына. Аннары ясаган әйберләрен өй каршына урнаштыра бара.
Өй каршындагы тигез, матур яшеллек уртасына төрле чәчәкләр утыртылган. Цинияләр, хризантемалар, петуниялар һәм хәтта декаротив кәбестә - һәрберсе зәвык белән урнаштырылган.
Бакчаларында күз явын алып лилияләр чәчәк аткан, бик матур үрмә гөлләр тирә - якны бизәп тора. Хуҗаларның эшчән, тырыш, уңган-булганлыгы әнә шуннан үк күренә.
Бакчалары зур түгел - биш сутый, шгунда бер генә урынны да күрмәссең. Күп өлешенә бәрәңге һәм башка яшелчәләр утыртылган, җиләк-җимеш куаклары да бар.
Кош-корт асраганлыктан, аларга да урын тапканнар. Алар ел саен шактый үрдәк бәбкәләре сатып алалар. Якын тирәдә су булмаганлыктан, үрдәкләргә махсус сулык ясап куйганнар.
Вакуровлар берничә елдан бирле куян тоталар. Ите өчен генә дә түгел. Гомер буе эшләп күнеккән хуҗа кеше тик тора белми. Иртүк чыгып, урыннарын чистарта, ашарга бирә, аннары печән чабарга чыгып китә. Әнә шулай көне буе мәш килеп йөри... Хәрәкәттә - бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгәннәр.
Техникада озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган, аны биш бармагы кебек белгән Михаил Павлович янына танышлары киңәш сорап гел килеп тора. Берәүләргә тракторны ремонтларга, велосипедны ясап бирергә кирәк. Ул аларның берсен дә кире какмый.
Хуҗалар йортларын моннан кырык ел элек бер оешмадан сатып алалар. Хуҗа кеше аны бер үзе төзәтеп, ясап чыга, янкорма төзеп куя. Су һәм ут кертә. Тора-бара йортны сайдинг белән тышлый, йорт каршын ясап куя, профнастилдан койма эшли, ишек алдына бетон җәя. Кыскасы, йортларының, каралты-кураның бер килмәгән җире юк, бар да төзек, матур, җитеш.
Хуҗаларга киләчәктә дә шушы тормышның рәхәтен күреп, шатлык белән яшәүләрен телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев