Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Сизелми дә үткән гомерләр...

Шәһәрдә яшәүче Анна Романовага шушы көннәрдә туксан биш яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын еллар картайтса да, күңеле әле һаман да яшь.

Узган гасырның егерменче елларында туган Анна апа тормыш кыенлыкларын күп күргән. Шул сәбәпле мәктәптә дә укый алмаган. Аны укырга-язарга абыйсы өйрәткән. Башка яшьтәшләре кебек, Анна Харитоновна эш арбасына бик яшьли җигелгән. Бөек Ватан сугышы елларында окоп казыган. Билгеле булганча, кырыгынчы еллар кешеләр хәтеренә әче салкыннары белән дә кереп калган. Иртәнге якта сулыш алып булмый, салкыннан күзләр туңа иде, дип искә ала ул. Никадәр генә кыен булса да, сер бирмәскә тырышкан, бөтен авырлыкларга түзгән. Ул елларда аеруча җебетелгән борчакны яратып ашадык, дип сөйли. Хәтер сандыгын барлаганда, сугыш чоры еллары белән бәйле истәлекләрне әле дә яратып сөйли. Мәсәлән, кешеләр хезмәттә дә сер бирмәгән, бәйрәмнәрне дә бергәләшеп, истә калырлык итеп билгеләп үткәннәр. Бәйрәмнәрдә җырларга яраткан ул. Үз балалары булмау сәбәпле, Нюра әбекәй күршеләренең балаларын карарга булышкан. Шуларның берсе, Иосиф Зеленко, аңа рәхмәт йөзеннән ходунки җибәргән. Туганы Анатолий һәм аның хатыны Надежда Анна Харитоновнаны инде күп еллардан бирле тәрбияләп торалар. Кыенлыкларны күп күргән хезмәт ветераны моның өчен аларга рәхмәт сүзен беркайчан кызганмый. Гомеренең туксан бишенче кышын каршылаган Анна Харитоновнаның беркайчан моңсу хискә бирелгәнен күрмәссең. Әле һаман да җай чыгу белән шаяртырга, мәзәк хәлләр сөйләп алырга ярата.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, җирле ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары җылы котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә инде, Анна Харитоновна адресына озак еллар намус белән эшләгәне өчен рәхмәт сүзләрен дә күп әйттеләр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. Бер гасырлык юбилейны да каршы алырга язсын иде сиңа, Анна Харитоновна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев