Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Шигъри күңелле Алиш якташы

Сүзем - һәвәскәр шагыйрь Рөстәм Таҗиев турында.

Ул Куйбышев (хәзерге Спас) районының Ямбакты авылында, 1938 нче елның июлендә, ярларында карт тупылллар үсеп утыручы, гаҗәеп матур Кыяклы күл урамында туа, җидеелык мәктәптә Абдулла абый Дәүләтшин кебек тәҗрибәле укытучылар остазлыгында туган телне, туган төбәкне ихлас күңелдән яратучы егет булып үсә. Мәктәп елларында ук, үзе өчен генә шигырьләр иҗат итә башлый, татар язучыларын, мәшһүр якташы, бала чагында Ямбакты мәдрәсәсендә укыган Абдулла Алишны аеруча якын күрә, хөрмәт итә. Ямбактының гүзәл табигате, аның мәшһүр Озын күле, җиләкле Үбәтел урманнары яшүсмер күңелендә шигърияткә мәхәббәт хисләре уяталар, иҗатка омтылыш тудыралар. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Рөстәм 1954нче елда Ямбактыдан егерме чакрым ераклыкта урнашкан, әле яңа гына ачылган Әҗмәр урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Әлеге мәктәп тирә-юньдә оештырылган беренче урта мәктәп була, аңарда шул елларда 20 авылдан килгән балалар белем ала. Башка авыл балалары кебек, белемгә сусаган Ямбакты балалары да күп кыенлыклар күреп, җәяүләп, җилгә-яңгырга, кар-буранга карамыйча йөреп укыйлар. Мәктәп директоры, хезмәт юлын Ямбакты мәктәбендә башлаган, соңыннан СССРның халык укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булган Әнәс Сәлах улы Сәлахов Әҗмәр мәктәбендә педагогиканың иң яңа алымнарын кулланып эш итә, укучылар күңеленә белемне ныклы итеп иңдерү максатында бөтен тырышлыгын куя. Яңа ачылган мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын югары белемле, Спас педучилищесында һәм Теләнче-Тамак урта мәктәпләрендә эшләп шактый тәҗрибә тупларга өлгергән, татар телен бөтен нечкәлекләренә чаклы белүче, Ямбактының күршесе - Иске Салман авылында туып үскән Илсөяр Сөнкишева өйрәтә. Мәктәпнең башка укытучылары - Әхмәт, Җәмил, Сабир абыйлар, Флера апа балаларга белем нигезләрен ныклы итеп бирү өчен күп тырышалар. Рөстәм абый бу мөхтәрәм кешеләрне бүгенгәчә зур ихтирам белән искә ала, үзенең тормыш юлында якты маяклар итеп саный. Ул Илсөяр апаны аеруча якын итте, сөекле укытучысының соңгы көннәренә чаклы хәлләрен белешеп торды. Шулай ук үзе белән бергә укыган сабакташларын да тирән хөрмәт белән искә ала ул. Куйбышев сусаклагычы төзелеп бетеп, Әҗмәр яныннан агып узучы Актачы - Актай елгасының гаҗәеп киң, мул сулыга әверелүен, моторлы көймәдә су киңлекләрен айкауларны, Әҗмәр егете, мөлаем, ягымлы тавышлы, зур тормыш юлына аяк баскач, профессиональ җырчы, Татарстанның атказанган артисты булып танылачак Мөҗип Садыйковның көймәдә йөзгәндә искиткеч матур итеп җырлап җибәрүләрен Рөстәм абый бүген дә яхшы хәтерли. Балачакта ук театр сәнгатенә күңел салган, мәктәптәге үзешчән сәнгатьтә яратып катнашучы, күп еллар үткәч телевидение режиссеры, Татарстанның халык артисты булып танылачак, Иске Салман авылы кызы Флера Әхмәтшинаны (Бикмурзинаны) да зур ихтирам белән искә ала. Шул ук авыл егете, үткенлеге, чаялыгы белән атаклы, һәр кыен хәлдән бик жиңел чыга белүче, Казанда энергетика техникумында белем алып, соңрак Казанның иң билгеле энергетигы булып танылачак Владик (Владислав) Садриевны да бик җылы сүзләр белән телгә ала. Рөстәм Таҗиев Әҗмәр мәктәбен 1957нче елда, иң беренче чыгарылыш укучысы булып тәмамлый... Аннары Рөстәм абый хәрби хезмәткә алына. Совет Армиясе сафларында өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, 12нче техник училищеда укып чыга һәм "Органик Синтез" заводында эшли башлый. 1962нче елдан азот-кислород цехында өлкән машинист, өлкән аппаратчы булып эшли, 1972нче елны читтән торып Казан химия-технология техникумын тәмамлый һәм күп еллар дәвамында смена начальнигы, компрессор-насослар ремонтлау мастеры булып эшли. 1978 елда "Этилен" заводына мастер-механик булып күчә. Әйдәгез, хәзер сүзне һәвәскәр шагыйрьнең үзенә бирик:
- Эшләү дәверендә заводның күп тиражлы "Синтез" газетасында рус телендә мәкаләләрем басылгалады. Озак еллар буе көндәлек алып барам. Күңел дәфтәрләрендә бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Аларда туган якларыма мәхәббәт, сөю, көтү, өмет кебек тойгылар чагылалар, - ди Рөстәм Таҗиев.
- Йөрәк түреннән чыккан шигырь юллары, үзләренә бер моң алып, җыр булып чыгалар. Йөрәк - бер! Ул шатлана да, сөенә дә, җырлый да, елый да!
"Органик Синтез" заводында 42 ел чамасы эшләп, 2004 елда заводтан китә Рөстәм абый. "Хезмәт ветераны" медале, тагын өч медаль бирәләр үзенә. Балалары, 5 оныгы бар. Лаеклы ялга чыккач, Р. Таҗиев шигъри иҗат эшенә ныклап торып керешә. "Мәктәп" нәшриятында бер-бер артлы китаплары дөнья күрә башлый: "Күңел ташкыны", "Хәтердә", "Онытылмас вакыйгалар", "Йөрәк түреннән" исемле шигъри җыентыклары басылып чыгалар.
Соңгы чорда Рөстәм абый бик зур фаҗига кичерә: 1965нче елгы улы, педагогия институтының география факультетын тәмамлаган штангачы егет, спорт мастеры Рамилгә Чабаксардагы ярышлар вакытында йөрәк өянәге була. Диагнозны дөрес куймау нәтиҗәсендә Рамил бик үкенечле рәвештә, 2012нче елда, гүр иясе булды. Хәзер Рөстәм абыйның үзенең дә сәламәтлеге какшаган инде, әмма ул күңел төшенкелегенә бирелми, иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. 2012 елда аның социаль гаделлек, тигезлек принципларын алга сөрүче, "Серле тәлинкәләр" исемле фәнни-сәяси, фантастик романы дөнья күрде. 2018 елның җәендә һәвәскәр автор Рөстәм Таҗиевка 80 яшь тула. Ямбактының шигъри күңелле кешесенә, Алиш якташына сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телик!
Азат Сункишев,
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев