Рәшит Ваһапов: «Көчкә эзләп таптым үзеңне...»
Якташыбыз танылган җырчы белән фронтта танышкан.
Сугыштан соң авыл клубларына төрле агитбригада, үзешчән коллективлар, профессиональ артистлар сирәк булса да килеп киткәләгән. Заманында Кузнечиха районына мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның килеп чыгуы турында күпләр белми дә торгандыр әле. Яңа Рәҗәптә яшәгән бер танышын эзләп килгән булган ул.
...80нче еллар башында үзебезнең район гәҗите редакциясендә Абдулла абый Бикмаметов (урыны оҗмахта булсын) белән сөйләшеп утырабыз. Төп һөнәре буенча укытучы иде ул, байтак еллар гәҗит редакторы, тәрҗемәче булып эшләде. Сугышта йөреп кайтса да, теге төшем авырта, бу җирем сызлый, дип беркайчан сыкрамады. Бик зирәк, киң эрудицияле, шул ук вакытта шактый кырыс карт буларак хәтергә кереп калган. Белмәгән кешесе юк иде аның.
Сорый бу миннән:
– Гәрәй бабаң Кәримов исәнме әле ул?
– Юк, вафатына берничә ел узды, -- дим.
–Мировой карт иде, кешеләргә гел яхшылык эшләргә тырышты, авылыгызга барган саен чәй эчерми җибәрмәде, озаклап сөйләшеп утырган чаклар аз булмады, -- дип сөйләп китте Абдулла абый. Өенә берәр кунак-мазар килсә, аксылрак төстәге шакмаклы кәчтүм киеп куя торган иде. Гәрәй бабаңа бу кәчтүмне Рәшит Ваһапов биргән. Ул вакытта хәтта калхуз персидәтеленең төшенә дә кермәгән затлы бүләкне бик кадерләп саклады ул...
...Абдулла абыйның да арабыздан китүенә инде байтак еллар узды. Беркөн шулай Татарстан радиосыннан Рәшит Ваһаповны җырлаттылар. Шуны тыңлап утырганда, капылт кына Гәрәй бабай күз алдына килеп басты. Атаклы җырчы Гәрәй Кәримовны каян белгән, ничек танышканнар? Бу сорауга ачыклык кертү максаты белән Гәрәй бабайның улы Рөстәм абыйга шалтыраттым. Ул менә ниләр сөйләде:
«Әти сугышка 1941 елда киткән, озак та тормый яраланып кайткан, 42нче елда, яралары төзәлеп тә бетмәстән, аны яңадан фронтка алганнар, - дип башлады ул сүзен. Аш-суга осталыгы зур булгач, аны шул елның 15 мартында 2нче Украина фронты составындагы 53нче армиянең запастагы 230нчы укчы полкына повар итеп куйганнар. Солдатларга гел ашарга пешереп кенә ятмаган ул, үзе дә кулына корал тотып дошманга каршы көрәшкән, бик күп хәрби операцияләрдә катнашкан. Сугыш елларында солдат-офицерларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычны арттыру нияте белән фронтка артистларны еш җибәргәннәр. 230нчы полк сугышчылары алдында рус артистлары белән бергә Рәшит Ваһапов та берничә татар җырын башкарган. Әтинең «шул чакта авыл күз алдына килеп басты, сандугач сайраулары ишетелгәндәй булды, җанны җылы таң җиле иркәләгәндәй тоелды», дип сөйләгәне истә калган. Полк командиры артистларны яхшылап ашатырга приказ биргән. Шунда әти Ваһаповны әйбәтләп сыйлаган, башкаларга күрсәтмичә генә күчтәнәч тә биреп җибәргән. Киткәндә әтинең исем-фамилиясен, кайсы яктан булуын язып алган.
Әти фронттан 1945 елда күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены, бик күп медальләр тагып кайткан. Колхозда төрле эшләрдә эшләп йөрде ул. 1949 елның көзе кебек булса кирәк, мин күршедәге Исмәгыйль абыйларда идем. Берзаман матур гына бер абый килеп керде дә, папахасын салып сәкегә менеп утырды. Шуннан әтине сорый бу. Эштә ул, сез ялгышып безнең күршеләргә кердегез дидем. Бар, карап кер әле, кайтмаган микән, дип мине өйгә җибәрде. Әтинең кайткан чагы икән, әйдә тизрәк, бер матур абый сине сорый, дим. Икәү ындыр артлатып Исмәгыйль абыйларга кереп киттек. И, сабыйлар кебек куанып ничек күрешкәннәрен белсәгез икән! Рәшит Ваһапов булган икән ул. Бик килештереп киенгән, чәчен артка сыпырып тараган үзе. Әти тиз арада табын көйләп куйды. (Дөресен әйткәндә, фәкыйрьлектә яшәдек, шуңа күрә әти колхоздан кунакларны сыйлау өчен ит, май, башка продукция яздырып алды).
Ваһапов сүз башлады:
– Алла, Гәрәй, көчкә эзләп таптым үзеңне, авылыгызга килеп җитәрлек түгел.
– И, Рәшит дускай, шулай ерак кебек күренә генә инде ул, бер җыенып чыксаң, юл ул барган саен кыскара, -- диде әти. – Фронттагы кебек түгел инде, монда хет иркенләп йөрисең...
Ваһаповны республиканың башка бер почмагына җибәрмәкче булганнар, ә аның безнең районга барасы, фронтта үзен тушенкалы солдат боткасы белән мул итеп сыйлаган Гәрәй Кәримовны күрәсе килгән. Кичен клубта әллә өч сәгатьләп җырлады Ваһапов, башка авыллардан да халык күп килгән иде. Клубтан кайткач төне буе сөйләшеп һәм җырлап утырганнарын хәтерлим. Ваһаповны күрергә районнан зур кешеләр килде. Икенче көнне Рәшит абый китте. Киткәндә әтигә өстендәге шакмаклы кәчтүмен бүләк итеп калдырды. Әтинең мондый кадерле бүләккә ничек сөенгәнен белсәгез икән. Сәнгать дөньясында зур һәм танылган кешенең әтине шулай зурлавына авыл халкының да исе китте. Рәшит абый әтигә Казандагы адресын биреп калдырды. Әти аның янына берничә тапкыр барды. Ваһаповның аңа затлы киемнәр һәм күчтәнәчләр белән әле акча биреп кайтаруын да хәтерлим. Әниебез булмагач (1948 елда салкын тидереп үлде) ул безне бик кызганган, әтине дә, безне дә ярдәменнән ташламады. Икенче тапкыр концерт белән килгәндә дә бик күп күчтәнәчләр, башка әйберләр калдырып китте...»
Яхшылык беркайчан онытылмый, диләр. Гәрәй бабайның кемгәдер ярарга тырышып түгел, ә йөрәк кушуы буенча кылган яхшылыгы үзенә дә яхшылыклар булып кайткан. Әйе, йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев