Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Рафаэль Касыйм улы Гатин: «Партком абый» булып калдың хәтердә...

Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килми. Рафаэль Касыйм улын югалту кайгысын авылдашларыбыз бик авыр кичерде.

Ләйлә Хөсәенова, Ямбакты авылы китапхәнәчесе.

21 октябрьда без Ямбакты авылының хөрмәтле кешесе Рафаэль Касыйм улы Гатинны соңгы юлга озаттык. Унбишенче ноябрьдә туксан яшен тутырырга җыенган иде ул. Авыл кешесе Рафаэль Касыйм улын «Партком абый» дип йөртте. Бер караганда, бу гәҗәп тә түгел, чөнки ул 24 ел буе «Ямбакты» совхозының партия оешмасы секретаре булып эшләде – бердәнбер секретарь.

Рафаэль Касыйм улы 1930 елда Иске Рәҗәп авылындагы Касыйм абый Әхмәтгатин белән Хәерниса апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе авыл советы рәисе, әнисе – мәктәптә җыештыручы. Гаиләдә дүрт бала. Тату, бердәм гаилә булып, бүтәннәргә үрнәк күрсәтеп яшиләр. Әнә шулай матур гына гомер иткәндә, алар гаиләсенә көтмәгәндә зур кайгы килә: 1940 елда әтисен «халык дошманы» дип гаепләп кулга алалар. Рафаэль абыйга ул вакытта 10 яшь тә тулмаган була. Гаиләгә әтиләре турында бер хәбәр дә килми, ничек алып китсәләр, шул килеш югала ул. Кайгы өстенә кайгы өстәп, илдә сугыш башлана. Аларның ул вакытта нинди кыенлыклар күргәнлеген сүз белән генә аңлатырлык түгел. «Халык дошманы» балалары, дип күзләрен дә ачырмаганнар, бу тамга алар гаиләсен озак еллар дәвамында эзәрлекләп килгән. Шөкер, төрлечә җәберләү-кимсетүләргә карамастан, алар гаиләсе авырлыкларны җиңәрлек көч таба алган. 

Рафаэль абый җиде классны бетергәч, колхозда эшли-эшли кичке мәктәптә укып урта белем ала. Яше тулгач армиягә китә. Ләкин, дүрт айдан, авыру сәбәпле, аны демобилизациялиләр. Туган авылына кайткач, Тельман исемендәге колхозда эшли башлый. Хезмәт кенәгәсенә «Һөнәре – техник-лесовод» дигән беренче юллар 1953 елда языла. Күпмедер вакыттан аны берничә айлык курсларга җибәрәләр һәм колхозның бакчачысы итеп куялар. 1956 елда авылдашы, яшьтәше, үзе кебек чибәр Сания Әхмәдуллина белән гаилә корып җибәрәләр. Рафаэль абый өйләрендә, әнисе, апасы һәм сеңелесе белән бергәләшеп яши башлыйлар.

Язмыш дигәнең аңа тагын бер сынау әзерләгән – Рафаэль абыйны талпан тешли. Узар әле, дип йөрсә дә, ул куркыныч чиргә әйләнә, Рафаэль абыйны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Бер атна «кома»да ятканнан соң гына аңына килә ул. Аның ул чакта исән калуын хәтта үзенә күрә бер могҗизага да тиңләгәннәр. Сания апа көн саен Рәҗәптән Кузнечиха хастаханәсенә иренең хәлен белешергә йөри. Утыз чакрым җирне бер үзе, җәяү, урман аша үтә. Чаба-чаба бара, чаба-чаба кайта. Табиблар никадәр генә тырышсалар да, агулы талпан үзенең эзен калдыра – кулы гомерлеккә зәгыйфьләнә. Ләкин тормыш дәвам итә. 1957 елда аларның игезәк балалары – Дания белән Мансур дөньяга килә, 1959 елда төпчекләре Илсур туа.

1961 елны укымышлы, тырыш егетне Әлки районындагы Югары Актай авылына партбюро секретаре итеп җибәрәләр. Яшь гаилә шунда күчә. Анда озакка тукталып калмыйлар, мөмкинлек килеп чыгуга, 1963 елның октяберендә, туган авылларына – Рәҗәпкә кайталар. Рафаэль абый бригадир булып эшли башлый. Ә 1964 елда аны Яңа Рәҗәп авылына, «Кызыл йолдыз» колхозына партком секретаре итеп билгелиләр. Бер ел эшләгәннән соң Рафаэль Касыйм улына Чабаксардагы югары совет-партия мәктәбендә укырга тәкъдим итәләр. Шунда ике ел белем ала. Әлбәттә, авыр була. Бигрәк тә Сания апага. Өч бала, акча юклыгы, авыр кул хезмәте – болар аның тәмам үзәгенә үтә. Бу сынауга да түзә Гатиннар гаиләсе.

Укуны бетереп кайткач, райкомда Рафаэль Касыйм улына сайлау мөмкинлеге бирәләр: Куралово авылымы яки Ямбакты? Ул Ямбактыны сайлый. 1967 елның 16 декаберендә яңа гына оешкан «Ямбакты» совхозында партком секретаре булып эшли башлый. Рафаэль абый чын «партком» була – әдәпле, намуслы, тыйнак, ләкин таләпчән, бигрәк тә үзенә. Үзе өчен беркайчан бер әйбер дә сорамый. Гөл пөхтә итеп киенгән. Беркайчан да соңга калмый. Бетен кеше белән уртак тел таба ала. Шуның өчен Ямбакты халкы аның сүзләренә колак сала, хөрмәт итә.

Тырыш, намуслы хезмәте өчен ул 1970 елда «За доблестный труд» медале, 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән, 1984 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 1991 елда Рафаэль Касыйм улы лаеклы ялга чыкты. Күп еллар буе авылдагы ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итте.

Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Сания апа белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, булганына ризалашып, артыгын таләп итмичә яшәделәр. Малайлары буй җиткереп үз гаиләләрен булдыргач, читкә китеп урнаштылар. Кызлары Дания ире Фәрит белән Ямбактыда калды, өч малай үстерделәр. 2009 елның августында, гаилә корып бергә яши башлаганга илле өч ел тулганда, Сания апа вафат булды. Күпмедер вакыт үзе генә гомер кичергәч, Рафаэль абый кызы Дания янына күчеп яши башлады. Бәхетле картлык шундый буладыр инде ул – балалары, оныклары, оныкчыклары һәрдаим кайтып хәлен белделәр, ул аларның җылысын, мәхәббәтен тоеп, куанып яшәде. Яраткан шөгыле да бар иде – кулыннан беркайчан китап төшмәде, китапханәнең актив укучысы иде ул. Спорт программаларын яратып карады, яңалыкларның берсен дә калдырмый тыңлап барды.

Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килми. Рафаэль Касыйм улын югалту кайгысын авылдашларыбыз бик авыр кичерде. Арабызда булмаса да, ул безнең күңелләребезгә якты, матур кеше булып кереп калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев