Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Оста тәрбияче, киңәшче һәм дус...

Югары квалификацияле категориягә ия булган тәрбияче Сергей Журавлевның хезмәт биографиясе санаторий мәктәп-интернатта башланган. Егерме биш елдан бирле шушы коллективта эшләп, ул балалар һәм хезмәттәшләренең олы ихтирамын казанган.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Сергей Владимирович башлангыч класс укытучысы һөнәрен Тәтеш педагогия училищесында алган. Әлеге уку йортын тәмамлаган белгечне санаторий мәктәп-интернатка эшкә бик теләп кабул итәләр. Яшь тәрбияче беренче көннәрдән үк балалар белән уртак тел табуны, ныклы элемтә урнаштыруны үз алдына максат итеп куя. Әлбәттә инде, балалар өчен үрнәк күрсәтергә дә тырыша. Көн дәвамында тәрбиячегә ниләр белән генә шөгыльләнергә туры килми: Сергей Владимирович иртән балаларны дәресләргә озатып кала, аннары каршы ала һәм кичке сәгать уннарга кадәр гел алар янәшәсендә була. Санаторий мәктәп-интернатта тәрбияләнә торган балалар озак вакыт әти-әниләрен күрә алмый, шуңа күрә Сергей Владимирович алар өчен тәрбияче генә түгел, киңәшче һәм теләсә кайсы вакытта ярдәм итә алырлык якын дус та булырга тырыша. Тәрбияче хезмәттәшләренең дә даими ярдәмен тоеп торган. Ул әле дә булса мәктәпнең элеккеге директоры Юрий Иванович Демановны һәм өлкән тәрбияче Лидия Ильинична Глухованы рәхмәт хисләре белән искә ала. Мәктәптә музыка дәресеннән белем биргән Василий Александрович Кощеевка да әйтер рәхмәт сүзләре күп. Хәер, башка хезмәттәшләре дә кирәк чакта ярдәм итәргә тырышканнар.
Гомерләренең күп елларын санаторий мәктәп-интернатта балалар тәрбияләүгә багышлаган олы җанлы бу кешеләрдән Сергей Владимирович күп нәрсәгә өйрәнгән. Әлбәттә инде, башкаларның әйткәнен көтеп ятмыйча, ул үзе дә инициатива күрсәткән, эштә яңа алымнар кулланган, гел эзләнүләрдә булган. Соңгы алты елда ул укучыларны театр сәнгате серләренә өйрәтә. Берсендә мәктәпләрнең сәламәтлек театрларына республика конкурсы игълан иткәннәр. Конкурста катнашып, санаторий мәктәпнең иҗат коллективы муниципаль этапта берничә тапкыр җиңгән, соңыннан республика күләмендә призлы урыннарны алган. Беренче чиратта педагогның талантын да билгеләп үтәргә кирәк. Тәрбияче үзе дә юморга бик бай кеше, көләргә, шаяртырга ярата. Балаларда да юмор хисе тәрбияләргә омтыла. Театраль постановкаларга әзерләнгәндә моның файдасы тими калмый.
2011 елда Сергей Владимирович театр эшчәнлеге буенча "Мин үзем артист" дигән авторлык программасы төзегән. Шуннан соң укучылар театр түгәрәгенә теләп йөри башлаганнар. Бу еллар эчендә мәктәптә белем алган бик күп бала әлеге түгәрәк аша үткән. Сергей Владимирович үзенең яшь ярдәмчеләре белән мавыктыргыч постановкалар әзерләп мәктәптә уздырыла торган бик күп бәйрәмнәрне бизи. Түгәрәккә йөри торган балалар конкурсларда әле дә булса призлы урыннарга лаек булалар. Мәсәлән, 2016 елда "Театр нишләсәң дә театр инде ул" сәхнә осталыгының 3нче республика конкурсында (икенче урта яшьтәгеләр) коллективка "Драма театры" номинациясендә "Патшаның яңа колаклары" постановкасының видеоролигы өчен 3нче урын бирелгән. 2017 елда коллектив "Татарстан талантлары" 2нче республика балалар иҗаты конкурсының район этабында "Театр сәнгате" номинациясендә (14-17 яшьтәге укучылар арасында) җиңүче булган. Театр түгәрәгенә йөргән укучыларның барысы да талантлы. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда инде күбесе һөнәр сайлаган була. Монда Сергей Владимировичның да тырышлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Мәсәлән, Ольга Антипова Ульяновск шәһәрендәге театр көллиятендә укый, 2014-15 елгы чыгарылыштан Анастасия Тарынчева белән Фәнил Нуруллин бүген студентлар, КВН уеннарында актив катнашалар. Саный китсәң, Сергей Владимировичның ышанычын аклаган кызлар һәм егетләр бик күп. Ул алар белән әле дә чын күңелдән горурлана. Тәрбияче үзе ирешкән уңышлар турында да әйтми мөмкин түгел. Әйтик, ул узган ел "Кеше тәрбияләргә" республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Намуслы хезмәте өчен алган бүләкләре дә аз түгел. Шулар арасыннан аеруча да кадерлесе - "Татарстан Республикасында белем бирүдәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе.
Бу уку елында Сергей Владимировичны тугызынчы классларның җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Аларның барысы да диярлек санаторий мәктәп-интернатта бишенче класстан башлап укый. Укучылар театр түгәрәгенә теләп йөриләр.
- Бу мәктәптә минем әни белем алган, хәзер инде үзем укыйм, - ди алтынчы класс укучысы, "Юнармия" отряды командиры Евгений Зайцев. - Театр түгәрәгенә йөрергә яратам. Мин, мәсәлән, Кощей Бессмертный ролен башкардым. Киләчәктә театр училищесына укырга керергә җыенам...
- Сергей Владимирович - яраткан тәрбиячебез, - ди Елена Стряпкина, - ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым, түгәрәккә йөри башлагач, артистларны гримларга өйрәндем.
-Репетицияләрдә текстны кәгазьгә карамыйча гына сөйләргә озак өйрәндем, - дип өсти Анастасия Захарова. - Сүз дә юк, башта читен булды, аннары Сергей Владимирович белән бергәләшеп өйрәндек. Мин хәзер зур текстларны яттан сөйли алам. Тырышсаң, тагын әллә ниләргә ирешергә мөмкин...
Анна Смирнова, Юрий Ильин, Роман Головяшкин, Валентина Потапова - театраль берләшмәнең төп артистлары, алар инде үзләрен төрле рольләрдә сынап карарга да өлгергән. Сәхнәдә геройларның характерын тулысынча ачып бирү өчен күп тырышканнар. Ә менә бишенче класс укучылары Айсель Исланова, Вероника Усанова, Марина Каурова, Никита Бевский коллективка әле күптән түгел генә килеп кушылган. Балаларның күп нәрсәне мөстәкыйль башкарып чыга алуы аерым бер игътибарга лаек. Түгәрәк җитәкчесе буларак, Сергей Владимирович аларны залда утырган тамашачы сыйфатында күзәтә, киңәшләрен бирә, кирәк чакта төзәтеп җибәрә, әйтә, өйрәтә.
- Виктор Капралов - тавыш режиссеры, ул минем нәрсә әйтәсемне карашымнан ук аңлап ала, - ди Сергей Владимирович. - Музыкаль бизәлеш өчен тулысынча ул җаваплы. Постановка барышында көтелмәгән очраклар килеп чыкса, ул хасил булган "бушлыкны" музыка белән тулыландыру җаен таба. Мәктәпнең технология укытучысы Лилия Гаязованың да ярдәмен тоеп торам. Ул безгә костюмнар әзерли, эшен яратып, җаваплылык белән башкара. Балалар аннан бик канәгать, гел рәхмәт әйтеп торалар...
Мәктәптә кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торган дус коллектив эшләве турында да әйтми мөмкин түгел. Педагоглар үзләре дә спектакльләрдә актив катнашалар, декорацияләрне әзерләгәндә булышалар. Мәсәлән, укытучылар Ирина Захарова, Галина Бухалова, Елена Беляева, Татьяна Зуйкова, тәрбиячеләр Гөлчирә Галимова, Ольга Кобенячкина һәм башкалар мәктәп тормышының үзәгендә кайныйлар. Сергей Владимировичның әле тагын алыштыргысыз ярдәмчесе дә бар - ул аның хатыны, шушы мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Венера Равил кызы. Алар бергәләшеп бик күп идеяләрне тормышка ашыралар. Мәктәптәге эш-мәшәкатьләре җитәрлек булса да, Сергей Владимирович өендә дә күп нәрсәләр эшли, районда уздырыла торган чараларны алып баруда катнаша, әле тагын "Станица Спасская" халык җыр һәм бию ансамблендә дә җырларга өлгерә.
Бәлки Сергей Владимировичның тәрбияче һөнәрен сайлавы кемгәдер сәеррәк булып та тоелыр. Әмма ул үзе егерме биш ел гомерен балалар белән эшләүгә бирүенә һич тә үкенми. Бала күңелен биләгән хисне аңлап, кирәк чакта беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган һәм җылы сүзе белән юата алган тәрбияче бары мактауга гына лаек. Сергей Журавлевны да шундыйлар арасына кертергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев