Окоптан килгән хатлар
Бүгенге язмабызда без сезне Заһит Алишевның окоптан язган хатлары белән таныштырабыз.
Гади генә түгел, күңелләрне әсәрендерә, күзләрдән чыккан яшьләрне тыеп торып булмый торган мизгелләр белән сугарылган изге бәйрәм ул 9 Май - Җиңү көне. Еллар уза барган саен Бөек Җиңүнең даны яктырак балкый.
Сугыш елларында Иске Рәҗәп авылына фронттан хатлар еш килеп торган. Кайбер гаиләләрдә әлеге хатларны күз карасыдай кадерләп саклыйлар. Бу хатлар уйландыра, моңландыра торган, аларны кулга алган саен күңелне сагышлы хисләр биләп, күз алдына якын һәм кадерле кешеләр килеп баса. Югыйсә, сугыш утлары тынуына күпме вакыт узган, илебезне фашизм коллыгыннан коткарып калучылар саны да азайганнан-азая бара. Безнең районда, мәсәлән, сугышта катнашкан соңгы ветеранны да әле шушы көннәрдә генә зурлап соңгы юлга озаттылар. Еллар сизелмичә үтә торса да, шөкер, хәтер исән. Сугыш каһарманнары белән бәйле истәлекләрнең берсе дә җуелмый, аларны һәрдаим барлап торалар, буыннан-буынга тапшырып киләләр. Яу батырлары турында мәктәп укучыларына сөйлиләр, үсеп килә торган яшь буынны ата-бабаларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә тырышалар.
Бүгенге язмабызда без сезне Заһит Алишевның окоптан язган хатлары белән таныштырабыз. Ул – Абдулла Алишның кардәше. Иске Спастагы Надежда Крупская исемендәге педагогия техникумында укыган. 1942 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, Заһит үз теләге белән фронтка киткән. Шуны да әйтергә кирәк, Абдулла Алиш кебек, ул бик яшьли каләм тибрәтә башлаган. Төрле темаларга багышланган язмалары башта Кузнечиха, аннары Куйбышев районында чыга торган газеталарда еш басылган. Кызыклы мәкаләләрен бик теләп республика матбугатында да бастырып чыгарганнар.
1942 елда фронтта хәлләр кискенләшкәч, мәктәптә балаларга белем бирергә хыялланып йөргән Заһит Алишев кулына корал алырга мәҗбүр булган. Ни кызганыч, гомере бик яшьли өзелгән аның. Истәлеккә сугышлар тынып торган арада язган хатлары гына сакланып калган.
“Кояш чыкмаган әле. Ә без инде аяк өстендә. Ярты төн җитмичә ятмыйбыз. Авыр, әмма түзәргә туры килә. Мине кавалериягә билгеләделәр. Армиядә комсомол сафына кердем. Хәрби ант кабул иттем. 13.10. 1942 ел”.
“Бердәнбер якын, бергә үскән Әхмәт энем! Их, синең белән бер генә күреп сөйләшәсе иде... Сезгә 7нче хатымны салам инде. Үзем бер хат та алганым юк әле. 13. 10. 1942 ел”.
“Яңа шинель, итек, гимнастерка бирделәр. Мәскәүгә таба утырып киттек. 18.03. 1943 ел”.
“2 августта 1243нче укчы полк составында сугышка кердем. Белгород юнәлешендә ике авылны азат иткәндә яраландым. Ярам җиңелчә, тиздән төзәлә. Яңадан фронтка, немец илбасарларын тукмарга ашыгам. 10. 08. 1943 ел”.
“Өч ай ярым тоташтан фронтта иң алгы сызыкта булып, 3 декабрьдә уң кулымның терсәктән югары өлеше яраланды. Разрывная пуля эләгеп, шинельне теткәләде һәм тимер кисәге беләккә кереп утырды. Аны операция ясап алдылар. Әле госпитальдә мин. Хәзер мин – өлкән сержант, взвод командиры. 10.12. 1943 ел”.
“Ярам озакламый төзәлә. Аннары тагын фронтка китәчәкмен. Мин инде берничә мәртәбә үлем тырнагыннан калдым. Чалбар кесәсендәге бумажникны, тәмәке савытын, кирәкле документларны пуля тиште, ярый әле күкрәккә кермәде. Өстемдәге шинель тишкәләнеп бетте. 31.12. 1943 ел”.
“Яңадан казачий кавалерия полкына эләктем. Хәзер мин яшь түгел инде. Сугышта зур үзгәрешләр кичердем. Чәчем агарды. Әгәр дә мине күрсәгез, илле яшендә, дип уйлар идегез”. (Заһит Алишевка ул чакта нибары егерме яшьләр тирәсе булган).
Менә Заһит Алишевның әнисенә юллаган соңгы хаты:
“Мин сезгә Венгрия иленнән, Карпат тауларыннан, сугышның кайнап торган җиреннән үземнең ялкынлы кайнар сәламнәремне җибәрәм. 5. 09. 1944 ел”.
Әнә шулай батыр солдатның гомере Карпат таулары арасында өзелә. Заһит Алишевның фронттан 20дән артык хаты килгән. Егерме яшьлек егетнең йөрәк җылысын кушып язган хатларын җиңү бәйрәме якынлашканда гына түгел, ә көнгә берничә тапкыр алып укыган чаклары да булган. Аларны гаилә ядкаре итеп тотканнар.
– Бу хатларны әтием Әхмәт (Заһит абыйның энесе) 70 ел буе кадерләп саклады, – ди Флера Хәйретдинова. – Әти вафат булгач, 1985 елдан бирле инде мин саклыйм. Сугышлар тынып торган арада яки төнлә салкын окопларда язылган бу хатларны кулга алам да, Заһит абыйны күз алдына китерергә тырышып карыйм. Изге күңелле, олы йөрәкле, балаларны үлеп ярата торган кеше иде ул, дип сөйләгән иде аның турында әтием. Димәк, укытучы һөнәрен юкка гына сайламаган булган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев