Өчкүлдән Алексей Комягин – электрон җайланмалар остасы
Тормышта көтелмәгән төрле кыенлыкларга юлыгып та, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә омтылучылар аз түгел.
Арабызда әле язмышны үзләренә буйсындыра алучылар да бар. Өчкүлдә яшәүче Алексей Комягин – шундыйларның берсе. Алексейның утыз елдан артык аягына басканы юк. Ятып торырга гына мәҗбүр. Сәбәбе – бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Башта авыр кичерсә дә, аннары язмыш сынавына үзенчә яраклашкан. Хәзер ул башка осталарның хәленнән килмәгән заманча техниканы ювелир төгәллеге белән төзәтә.
Бәла аяк астыннан чыккан
Алексей әнисе Тамара Федоровна белән Чистое күле янәшәсендәге йортта яши. Алдан хәбәр итеп куйгач, Тамара Федоровна безне тәрәзә янында утырып көткән. Кереп килгәнебезне күреп, каршыларга йөгереп чыкты.
– Әйдәгез, кызлар, түрдән узыгыз. Аяк киемнәрегезне салмасагыз да ярый, идәнебез салкын безнең, – диде ул ачык йөз белән. – Керегез, Алексей сезне көтеп тора.
Алексей бүлмәсе кечерәк остаханәне хәтерләтә. Компьютер, төрле приборлар, эш кораллары, тагын әллә нәрсәләр...
– Алексей, моннан утыз ел элек булган бәхетсезлек очрагы турында сөйли аласызмы?
– Мәктәп тәмамлагач, бөтен класс белән пикникка киттек. Шунда өстемә агач ауган. Мин үзем берни хәтерләмим. Күргән кешеләр сөйләве буенча гына беләм. Урынга килеп җиткәч, учак ягып җибәрдек, аннары су коенып чыктык. Мин хастаханәдә аңыма килдем.
Әнә шул бер мизгел Алексейның бөтен үткән тормышына нокта куя. Әгәр кеше машина белән авариягә эләксә, аның сәбәбен аңлатып бирергә, гаеплене табарга була. Ә биредә ... Фаҗига, кем әйтмешли, тип-тигез урында килеп чыккан.
Табиблар ярдәм итә алмаган
Табиблар өметләндерерлек берни әйтә алмаган. Җәрәхәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында бөтенләй сүз кузгатмаганнар. Дөрес, ярты ел көтәргә туры киләчәк, диючеләр табылган. Тик бернинди үзгәрешләр сизелмәгән. Шуннан соң Комягиннар Алексейны Мәскәүгә алып барган. Егеткә операция ясаганнар. Шуннан соң егетнең хәле начарайган. Умыртка сөяге сыну сәбәпле, ул аягына басып йөри алмаслык дәрәҗәгә килгән. Алексейның ничек кайгыруын белсәгез икән! Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк, диләр бит. Кайгырып кына хәлне җиңеләйтә алсаң икән ул. Әнә шулай тормышка үзенчә яраклашырга туры килә егеткә.
Иң авыр минутларда әти-әнисе, энесе һәм сеңлесе гел аның янәшәсендә булган.
– Балагызның шушы хәлдә калуын ничек кичерә алдыгыз? – дип сорыйм Тамара Федоровнадан.
– Башта ышанасы да килмәде, ишегалдына чыгам да, бер почмакка басып елыйм да елыйм, улым янына елмаеп керәм, – ди ул. – Сизгәндер әле, бала күңеле сизмиме соң?
Сыер сатып компьютер алганнар
Әнә шулай Комягиннар яңа шартларга ияләшеп яшәргә тотына. Алексей күңеленә якын булган шөгыльгә – электрон техниканы төзәтергә керешә.
– Мин бу төр техника белән күптән кызыксындым, – ди Алексей. – Мәктәп елларында китапларны күп укыдым, өйгә “Юный техник” журналы килеп торды, нидер төзәтәсе, паяльник белән ябыштырып куясы килде. Ул чакта әле кирәкле элементлар да юк иде бит. Бераз соңрак авылда иң беренче булып без компьютер сатып алдык. Интернет юк иде әле. Компьютерны көнгә икешәр тапкыр сүтеп җыйганымны хәтерлим.
– Беренче компьютер сатып алган көнне хәтерлисеңме, Леша? – дип сорый әнисе. – Бик авыр вакытлар иде бит. Тегесе җитешми, монысы юк, дигәндәй. Без сыер белән бозауны, аннан соң Лешаның чит ил томнарын (80ләп китап) саттык, бер өлешен китапханәгә тапшырдык. Иң арзан торган компьютерга да әле акчаны көч-хәл белән җыя алдык.
Талантлы булып туган
Алексейның беренче компьютерында клавиатуралы тренажёр (карамыйча баса торган махсус программа) куелган булган. Шуның якынча 50 процентын үзләштергәч, бер танышы текст бастырып бирүен үтенгән.
–Хәлдән килмәс дип уйлаган идем, булдыра алдым, – ди Алексей. – Беренче тапкыр текст басарга алындым, читенлеген бөтенләй дә күрмәдем. Аннары тагын кешеләр килә башлады, аларга кулдан язган текстларны җыеп бирдем. Курс, диплом эшләре, рефератлар җыярга тотындым.
Кешеләрдә компьютерлар барлыкка килгәч, система куеп бирүен үтенеп, Алексей янына килә башлаганнар. Бераздан эш ноутбук һәм телефоннарга барып җиткән. Кешеләр әле дә булса мөрәҗәгать итәләр, ди Алексей. Халык арасында сүз тиз тарала бит ул.
– Өйгә килеп керәләр дә, көйлисеңме, дип сорыйлар, – ди ул. – Кире борып чыгарганым юк. Беренче тапкыр кулыма тоткан булсам да “ясап бирәм” дип ышандырам.
– Ул безнең сәләтле бала булып туды, – ди әнисе. – Тырышып укыды. Гел бишле артыннан кумады, яхшы белем алырга тырышты. Төгәл фәннәрне җиңел үзләштерде, су урынына эчте, дип әйтергә мөмкин...
Өстәл лампасыннан блокларга кадәр
Хәзер ул кирәкле мәгълүматны Интернеттан ала. Кирәкле деталь һәм запас частьләргә интернет-кибетләргә заказ бирә. Форумнарда катнаша торган осталарның эш тәҗрибәсе белән таныша, үзе белгәннәрне социаль челтәрләр аша башкаларга өйрәтә.
– Тик торганы юк, ясамаган әйбере калмады, – ди әнисе. – Менә, күрегез әле сез моны ( ул безгә тәвә кошы йомыркасы күрсәтә)
– Бу гади йомырка түгел, – ди Алексей. – Кәефне яхшырта, күңелне күтәрә торган лампа ул. Районда тәвә кошы фермасы эшләгән чакта, аның хуҗалары йомырка алып килеп, шунардан ниндидер кызык әйбер ясап бирүемне үтенделәр. Йомыркадан нәрсә ясарга була? Шунда башка бер уй килде. Йомыркадан абажур килеп чыкмасмы икән? Гади яктырткыч кына булмасын ул, төсләрен үзгәртеп торсын. Интернеттан төрле схемалар эзләп таптым. Шуннан гадирәген сайлап алдым. Төтен датчигын төп нигез итеп кулландым. Схемаларны җыеп тоташтырдык. USB-гаджет әзер булды.
Алексей үзенә гади генә әйберләрдән, аерым алганда дисковод корпусы, теш пастасы капкасыннан тукландыру блогы ясап куйган.
– Сатып алуга караганда, үз кулларың белән ясаган әйбер җанга якынрак, – ди ул. – Ясаганда да күп нәрсәгә өйрәнәсең икән ул...
Дөге һәм спирт ярдәм итми
Алексей хәтта бөтенләй өметсез саналган чакларда да кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Күз тимәсен, модалы “айфон” булсынмы анда, яки компьютермы – төзәтеп бирә. Бер тапкыр мөрәҗәгать иткән кешеләр башка останы эзләп йөрмиләр. Алексейга барысы да ышана.
– Күпчелек очракта компьютердагы каты диск, телефоннардагы зарядка җыя торган чыбыкны тоташтыру урыны, планшет һәм смартфоннарның дисплее сафтан чыга, – дип сөйли оста. Конкрет бер мисал китереп үтәм. Берсендә телефон аккумуляторы кабарган иде. Сүтәргә тотындым, ә ул тотты да, минем кулымда әллә нинди тавышлар чыгарып, шартлады. Шулкадәр кызды, кулда тотып торырлык түгел! Нәтиҗәдә телефон корпусына зыян килде. Телефон һәм ноутбукларга төрле сыеклык түгелгән чаклар була. Монда инде дөге белән спиртның бер файдасы юк. Тизрәк сүтеп чистартырга һәм әйбәтләп киптерергә кирәк. Югыйсә, ток йөри торган юллар күгәрә һәм яраксызга килә. Аны бүтән төзәтә алмыйсың. Техникагыз ватылса, тиз арада остага мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев