Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Новая жизнь» мине күп нәрсәгә өйрәтте

Район газетасының якынлашып килүче юбилее күңелемдә иң якты һәм җылы хатирәләрне уятты.

Владимр Усов,
Южноуральск дәүләт гуманитар-педагогия университеты профессоры.
70нче еллардагы "Новая жизнь ("Яңа тормыш") газетасы коллективы белән мин очраклы рәвештә генә танышкан идем. 1976 елның октябрендә армиядән үзем туып үскән, әти- әниләрем яшәгән Вожи авылына әйләнеп кайттым. Алда нишләргә, ничек яшәргә дигән сорау туды. Шул чакта күземә газетада басылган бер игълан чагылды. Күпмедер вакыт узгач, районга барып, редакциядә үземне кызыксындырган игълан турында кызыксындым. Ул чакта хатлар бүлеге белән Александр Юрьевич Шишмарев җитәкчелек итә иде (ни кызганыч, ул һәм редакциянең элеккеге хезмәткәрләренең күбесе инде вафат). Аның белән сөйләшеп утырганда, яныбызга редактор урынбасары булып эшләүче Анатолий Петрович Самаркин керде, планнарым белән кызыксынды һәм көтмәгәндә миңа редакциядә эшләргә тәкъдим итте. Башта җирле АТСка барып, андагы хәлләр белән танышырга, эшчеләр белән сөйләшергә һәм бу хакта газетага кечкенә генә мәкалә язып бирергә куштылар. Мәкаләм уңышлы килеп чыкты булса кирәк, чөнки мине хәбәрче итеп эшкә алдылар. Редакциядә эшли башлагач минем өчен чын мәгънәсендә яңа тормыш башланды, дисәм, бер дә ялгыш булмас.
Редакция үзендә эшләүче кешеләре белән кадерле. Хәбәрче булып унлап кеше эшләде, аларның күбесе ирләр иде. Чын мәгънәсендә акыллы, белемле, тирән фикер йөртә белә торган шәхес булсалар да, алар һаман үз белемнәрен камилләштерегә, тәҗрибә тупларга тырыштылар. Кайберәүләре Казан университетының журналистика факультетында читтән торып укыдылар. Минемчә, барлык хезмәткәрләр арасында иң акыллы һәм тәҗрибәле кеше - газета редакторы Равил Ибраһим улы Исмәгыйлев, иң сәләтлесе - аның урынбасары Анатолий Петрович Самаркин булгандыр. Редакторның тагын бер урынбасары Абдулла Дәүли улы Дәүләтшин татар телендә чыга торган газета белән җитәкчелек итте. Аның кызы Светлана белән хәтта сигезьеллык мәктәптә бергә укуыбыз турында күпләр белмидер дә әле. А. Ю. Шишмарев белән М. П. Швецов һәрвакыт яңа идеяләргә бай булдылар. Еш кына бер-берсе белән бәхәсләшеп тә алдылар. Аларга безнең яшькә якынрак булган Юрий Петрович Баранов та кушыла иде.
Флотта диңгезче булып хезмәт иткән Шишмарев беркайчан та боегып утырмады, күтәренке күңелле булды. Бер очрак әле дә исемдә калган. Берсендә пристаньнән минем булачак хатыным Надежда шылтыратып, дус кызы белән бергә Казанга барырга җыенган "Метеор"да ниндидер хулиганнар килеп бәйләнде, дип зарланды. Өч минут үттеме-юкмы, без Александр белән аның мотоциклын кабызып, хулиганнарны акылга утыртырга дип пристаньга төшеп киттек. Кирәкләрен бирдек...
Редакциядә эшләүнең артык кыенлыгы юк кебек - мәгълүмат җыярга, аны тиешенчә эшкәртергә кирәк. Тик бу беренче карашка гына җиңел кебек тоела, эшли башлагач, шактый авыр булды. Районны аркылыдан буйга берничә тапкыр йөреп чыктым дисәм, бер дә арттыру булмас. Редакция фотографы, дустым Вячеслав Алексеевич Карпов мондый сәяхәтләрне рәсемгә төшереп барды. Хәтта улым тууы турында хәбәрне дә мин Ямбактыда, партком секретаре Рафаэль Касыйм улы Гатиннан ишеттем. Аңа хастаханәдән шылтыратып хәбәр иткәннәр. Вожига кадәр унике километр җәяү барып, бу хакта элеккеге фронтовик, терлекчелек фермаларының берсендә балта остасы булып эшләүче әтиемә хәбәр иттем. Бу яңалыкны ишеткәч, сөенеченнән хәтта кулындагы балтасы да төшеп китте.
Коллектив тырышып эшләде дә, ял да итә белде. Гадәттә шимбә көннәрендә мунчага йөрдек. Мунчага баруларның Эльдар Рязановның барысы да белгән "Ирония судьбы или с легким паром" фильмындагы кебек маҗараларга әйләнгән чаклары да булды. Шимбә өмәләре дә бик күңелле үтә иде. Гаиләләребез белән бер-беребезгә кунакка да еш йөрештек. Бик тату яшәдек.
Берсендә Равил абый мин эшләп утырган кабинетка керде. Төзәтелгән мәкаләмне бирде дә, "Сездән әйбәт журналист чыгачак", диде. Ни кызганыч, ул гомерендә беренче тапкыр ялгышты - миннән журналист чыкмады.
Өч елдан соң мин читтән торып Свердловскидагы Горьий исемендәге Урал дәүләт университетының философия факультетына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Чиләбедәге Южноуральск дәүләт университетында (элек Чиләбе дәүләт педагогия университеты иде) укыта башладым, философия буенча диссертация якладым. Хәзер мин Южноуральск дәүләт гуманитар-педагогия университетыңда философия һәм культурология фәннәре профессоры.
Борынгы грек философы Диоген әйтүенчә, философия кешене тормыштагы теләсә нинди үзгәрешләргә әзерли. "Новая жизнь" газетасында үткән тормыш мәктәбе миңа ниләр бирде соң? Минемчә, ул миңа теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаска, һәрвакыт алга барырга этәргеч бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев