Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Нина Столярова: «Ул елларны булмый онытып!»

36 ел район типографиясендә эшләгән хезмәт ветераны үткәннәрне сагынып искә ала.

Нина Андреева гомеренең күп елларын типо-графиядә эшләгән. Туган төбәгендә (Самара өлкәсе) нәшрият-полиграфия училищесын тәмамлагач, аны ерак Хабаровск шәһәрендәге училищеларның берсенә егет-кызларны өйрәтергә җибәргәннәр. Беркадәр вакыттан соң язмыш җиле аны Болгар якларына китерә. Биредә Владимир исемле егеткә кияүгә чыккан, типографиягә килеп эшкә урнашкан.

Кичә генә булган кебек

Ул елларда “Яңа тормыш” газетасы белән бер үк бинада урнашкан район типографиясендә 24 кеше эш-ләгән. Нина Андреевнаның әлеге оешма бусагасын беренче тапкыр атлап керүенә инде илле елдан артык вакыт узса да, барысы да кичә генә булган кебек.

– Коллективта бик җылы каршыладылар, – дип искә ала ул. – Типография белән Петр Васильевич Растремин җитәкчелек итте. Бик җаваплы, шул ук вакытта кешелекле, хәлгә керә торган кеше иде ул. Мине линотипистлар Фәридә Йосыпова, Нина Тимофеева, Рая Ферафонтова янына кертеп утырттылар. Газетаны Люда Широкова, Валя Шумилина, Надя Абрамова басты, Галя Черникова, Анна Кузьмичева, Нурлизә Җәлилова, Земфирә Казакова, Валя Краюшкина кул белән хәреф җыйды. Бераздан коллективка Нина Шинкарева белән Анастасия Яруллина кушылды. Өч ел линотипта эшләгәч, мине хәреф җыю цехына күчерделәр. Башта татар газетасын җыйдым. Татарча бер сүз белмәсәм дә, югалып калмадым. Әүвәл бер полоса җыйдым, аннары инде дүрт полосаны да өлгертә башладым. Ул чакта әйбәт түләделәр – 60 сум алдым. Чорына күрә бу бик зур акча иде. Татар телендә чыккан газета редакторлары Габдулла Бикмаметов белән Абдулла Дәүләтшинны әле дә сагынып искә алам. Бик әйбәт, олы җанлы кешеләр иде алар.

Зур таләпләр куйдылар

– Газетаны төн урталарына кадәр баскан чаклар булды, – дип сөйли Нина Андреевна. – Типографиядә эшләүчеләрнең балалары цехларда үсте, дип әйтә алам. Чөнки бакчадан кайткач, баланы калдырып китәргә урын булмады. Ул елларда производство, газета беренче урында торды. Төрле хәлләр дә килеп чыккалый иде. Берсендә газетаны вакытында чыгара алмадык, икенче көнне иртән бастырып бетердек. Мине шунда ук партия райкомына “келәмгә” чакырдылар. Шундагы хезмәткәрләрнең берсе болай диде: “Кызым, газетаның һәр яңа саны иртән өстәлемдә ятарга тиеш! Онытма!” Ничек инде онытасың... Бер кимчелегең булса, шунда ук эштән кудылар, партбилетны алдылар. Моннан зуррак оят булмагандыр да. Хәзер генә ул оятның ни икәнен белмиләр...

Беренче урында – «Экран»

Элек район газетасы атнага өч тапкыр чыкты. Моннан тыш, әле тагын бик күп бланк, производство журналлары һәм башка полиграфия продукциясе әзерләп басарга да туры килде. Еш кына типографиядәге гадәти эш режимын партия хезмәткәрләре дә килеп бозгалады. Алар безгә “Экран” бастырырга йөрде. Ул елларда бит гади халыкка партия алып барган курс, эш юнәлешләре турында бик күп мәгълүмат җиткереп тордылар.

– Газетаны басарга гына җыенып торганда райком инструкторы килеп керә, – дип искә ала Нина Андреевна. – Ул нишли дисезме? Әлбәттә инде, башта “Экран”ны басарга куша. Ялгыш бер хата җибәрсәң – беттең! Әле бит станоктагы кара буяуны кызыл төслесенә алыштырырга куша. Янәсе, кызыл булырга тиеш! Кызларның станок юып интеккәннәрен әйбәт хәтерлим. Хәтта утырып елаучылар да бар иде.

Эшләдек тә, ял да иттек

– Типографиядә дә, җәмәгать эшләрендә дә сынатмадык: терлек азыгы әзерләүдә, юл кырыйларын чабуда катнаштык, чөгендер эшкәртергә дә җибәрделәр, – дип дәвам итә Нина Столярова. Партия кушкач, бернишли алмыйсың. Ул вакытта яшь идек, көч-куәтебез ташып торды, бер эштән курыкмадык. Рәхәтләнеп ял да иттек, урманга бардык, походлар оештырдык, бәйрәм демонстрацияләренә бөтен коллектив белән җыелып чыктык, балаларны да үзебез белән ияртеп йөрдек. Искиткеч, гаҗәеп матур еллар иде!

Зыяны да күп булган

Типографиянең кайбер цехларында эшләү сәламәтлек өчен зарарлы саналган. Чыннан да, биредә кургаш, сөрмә, тагын башка зарарлы металллар белән эш иткән. Хәреф җыючылар, линотипистлар, башка хезмәткәрләр дә бу хакта белеп торган, әмма моңа артык игътибар бирмәгән.

– Цехтагы терекөмешне учка салып уйнаган чаклар булды, бер савыттан икенчесенә кул белән алып салдык, – ди Нина Андреевна.  – Идән ярыгына себереп төшерә идек. Терекөмеш, кургаш парын шактый сулаганбыз булып чыга. Димәк, организмга авыр металл күп эләккән.

Хәзер инде шул зарарлы матдәләр төрле авырулар белән белгертә. Нина Столярова байтак еллар аяклары сызлавына зарлана. Типографиядә эшләгән кешеләрнең күбесе вафат булды. Саклану кирәклеге турында уйлап та карамаганнар шул...

Оптимизация сулышы

Район типографиясендә хезмәт юлын гади линотипист булып башлаган Нина Столярова соңрак үзе 20 ел буе коллектив белән җитәкчелек иткән. Катлаулы туксанынчы елларны ул әле дә яхшы хәтерли. Шуңа карамастан, дефицит чорында коллективны саклап калу, планнарны арттырып үтәүгә ирешүне үзенә күрә бәхеткә саный ул. Әмма вакыт барыбер үзенекен иткән. Аеруча оптимизация дигәннәре тормышның астын-өскә китергән.

– Туксанынчы елларда редакциягә ризографлар сатып алгач, газетаны мөстәкыйль басарга тотындылар, – дип сөйли Нина Андреевна. – Озакламый редакцияне бөтенләй икенче бинага күчерделәр. Безнең дә заказлар кими башлады. Ул да түгел, типографияне ябарга, дигән карар чыгардылар. Ул чакта коллективта 9 кеше эшли иде әле. 2005 елда типографиясез калдык. Бүген инде шунда эшләгән ике кеше генә исән. Бик авыр кичердек, төннәр буе кайгырып чыккан вакытлар булды. Нишләтәсең, бездән сорап тормадылар.

Ул еллардан истәлеккә фоторәсемнәр генә калган. Нина Столярова аларны бик еш кына карый да, узган гасырның җитмеш-сиксәненче елларында гөрләп торган типография коллективын күз алдына китерә. Күңелдәге якты хатирәләрне дә барлап бетерә торган түгел. Ул истәлекләр гомер буе җанны алгысытып торачак әле...

– Безнең оешманы 2005 елда яптылар. Шуннан соң типография урнашкан урамнан тыныч күңел белән уза да алмадым. Бинасын саттылар, бер өлешен торак итеп үзгәрттеләр. Күпме еллар буе типографиядә эшләгән кешеләр моны бик авыр кичерде. Эшләп торган типографияне күз алдында талап, әрәм-шәрәм итеп бетерделәр... – ди матбугат ветераны Нина Столярова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев