Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Намус кушканча яшәргә һәм эшләргә»

Бу сүзләр Любовь Горшунованың тормыш девизына әверелгән.

Любовь Михайловна белән без инде егерме елдан артык таныш. Икмәк заводында эшләүчеләр турында газетага материал кирәк булгач, беренче итеп предприятие кассиры Любовь Горшунова турында язарга тәкъдим иттеләр. Директор Любовь Михайловна турында «бик намуслы, җаваплы, идарә итү эшендә зур тәҗрибәсе булган кеше», дигән иде ул чакта. 

Берничә айдан соң икмәк заводына нәкъ Любовь Горшунова җитәкчелек итә башлый. Райпоның баш бухгалтеры урынбасары, заготконтора директоры булып эшләгән кеше өчен бу бер дә карьера үсеше булмый. Киресенчә, җәза кебегрәк. Чөнки икмәк заводы үзенең иң авыр чакларын кичерә иде.

Заводның яңарышы
Салкын, күмер белән җылытыла торган биналар, технологияләрнең юклыгы, хезмәткәрләргә хезмәт хакы, салымнар һәм башка түләүләр буенча зур бурычлар – Любовь Михайловна кабул итеп алган предприятие шундый хәлдә була. Предприятиене яңабаштан диярлек торгызу өчен бик озак һәм авыр юл үтелә. Икмәк заводын табышлы итү өчен мөмкин булган барлык юлларны эзли яңа директор. 

Бухгалтер буларак, барлык эчке документларны, тәэмин итүчеләр белән исәп-хисапларны җентекләп тикшерә. Приозводствога һәм кешеләргә зур зыян китермичә киметергә мөмкин булган чыгымнарны эзли. Һәм алар табыла да. Үзләренең су башнясын булдыру, счетчиклар кую су һәм канализациягә шактый экономия ясый. Онны турыдан-туры заводка китерүче җитештерүчеләрне табу чималны ике тапкыр очсызрак сатып алырга мөмкинлек бирә. Аннары махсус дәүләт программасы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша онга дотацияләр алу мөмкин була. Хәтта канцелярия чыгымнарын да киметеп, документлар өчен арзан кәгазь, әзер басма бланклар куллана башлыйлар. 

– Кешеләр хезмәт хакы ала башлагач, ничек шатланганнарын хәтерлим, – дип сөйли Любовь Михайловна. – Айлар буе аны күрмәделәр бит. Айга бер кеше белән тулысынча исәп-хисап ясыйм, үземә билгеләп куям. Аннары бездә эшчеләр унөченче һәм ундүртенче хезмәт хакларын да ала башладылар.

Эшкә биреп чын күңел
Тиздән заводны газ белән җылытуга күчерергә мөмкинлек килеп чыга. Ниһаять, кешеләр җылы биналарда эшли башлыйлар. Трансформаторлы йөк төягеч көйлиләр. Ике зур газ мичен сатып алу җитештерүчәнлекне берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.

Хәтта чын могҗиза – автопаркны яңарту да мөмкин була. Лизинг буенча ике икмәк ташучы йөк машинасы сатып алалар.

– Беләсезме, мин һәрвакыт эшчеләрнең тормышын бераз булса да яхшыртырга тырыштым, – дип елмаеп искә ала Любовь Горшунова. – Алар үзләренең кирәклеген сизсеннәр һәм эштән хезмәт хакы гына түгел, башка нәрсәләр дә алсыннар өчен. Ул вакытта без күпләрне укырга җибәрдек. Гуля Зайцева хәтта Петербургта курсларда да укып кайтты. Ул алып кайткан рус караваеның рецептлары буенча туйларга заказ буенча түгәрәк ипи пешерә башладык. Бөтен коллектив белән Казанга циркка, күргәзмәләргә йөрдек. Аларны Биләргә алып бардым. Туган көннәренә һәркемгә бүләкләр бирдек. Рестораннарда оешма хисабына бәйрәмнәр уздырдык. 

Сүз уңаеннан, Любовь Михайловна, тышкы йомшаклыгына карамастан, һәрвакыт кырыс һәм таләпчән җитәкче булган. Җавапсызлыкка түзеп тормаган, производствода урлауларны, эчкечелекне һәм башка кимчелекләрне тамырдан кискән. Үзенең эшкә тугрылыгы, искиткеч оештыру сәләте, эшчәнлеге, намуслылыгы белән ул башкаларга үрнәк күрсәткән. Шулай итеп, әкренләп мөмкин булмаганны эшли алалар. Инде үлеп баручы икмәк заводын аякка бастыралар, предприятиене сатарга бирмиләр, коллективны саклап калалар, җитештерелгән продукция ассортиментын арттыралар һәм матди-техник базаны ныгыталар. 

Тәҗрибәле остаз – уңышның нигезе
Үткәннәр турында сөйләгәндә, Любовь Михайловна аның өчен иң яхшы остаз булган, аңа тормышка юллама биргән белгечнең исемен күп тапкырлар кабатлады. Роза Гыйльфан кызы Гаязова – райпоның элеккеге баш бухгалтеры, үз предприятиесе турында барын да белгән, зур саннарны хәтердә тоткан югары дәрәҗәдәге белгеч. Исәп-хисаплардагы хатаны күрү өчен, аңа документны кулына алу да җиткән.

– Райпо элек районда иң зур оешма иде. Дистәләгән кибетләр, берничә кафе һәм ашханә, заготконтора, икмәк заводы, складлар, автопарк. Бу төрле тармаклар, төрле бәяләр, исәпләүләр, йөзләгән эшче. Һәм баш бухгалтер барысын да белергә тиеш. Хәтерлим, без, бухгалтерлар, Роза Гыйльфан кызына отчетлар биргәндә, калтырап тора идек. Хаталарны һәм төгәлсезлекләрне ул шунда ук күреп ала. Аңа отчет бирү – институтта катлаулы имтихан тапшыру кебек булды. Мин ул вакытта да, хәзер дә аңа чын күңелемнән сокланам.

Любовь Михайловна да Роза Гаязованың иң сәләтле укучыларының берсе булып чыга. Чөнки берничә ел райпо участокларының берсендә бухгалтер булып эшләгәннән соң, нәкъ менә аны баш бухгалтер урынбасары итеп билгелиләр. Һәм бу урында эшләү тәҗрибәсе Любовь Горшуновага хәзер дә урынлы булган искиткеч белем һәм тәҗрибә алырга мөмкинлек бирә. 

Экология өчен файда
Дүрт ел буе заготконторага җитәкчелек итү дә Любовь Михайловнага зур тәҗрибә тупларга ярдәм итә. 
СССР вакытында шундый оешмалар һәр районда диярлек булган. Алар район куллану кооперациясе системасына кергәннәр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, дару үләннәре, макулатура һәм башка әйберләр сатып алу белән шөгыльләнгәннәр.

– Мин оешмаларның яки шәхси затларның безгә нәрсәдер алып килүен көтмәдем, – дип сөйли Любовь Горшунова.– Кайвакыт үзем чыгып җыеп йөрдем. Тегү фабрикасына керәм, ай ахырында безгә барлык калдык тукыма кисәкләрен тапшырырга килешәм. Китапханәгә кереп, китапларның кайчан исәптән чыгарылуын белешәм. Халыктан барын да – ит, дуңгыз мае, каен себеркеләре, дару үләннәре кабул иттек. Кешеләр бу эштән өстәмә керем кертә яки үз продукциясен башкага алыштыра алды. Мәсәлән, дару үләннәрен обойлар, башка кирәк-яракларга алыштырырга була иде. Гомумән, заготконторалар – бик кирәкле предприятиеләр. Аларга әле дә ихтыяҗ бар, дип уйлыйм. Икенчел чималны эшкәртеп, яңа әйберләр ясарга мөмкин. Бу ил экологиясе һәм икътисад өчен зур файда. Хәзер генә бар да бу хакта онытты. Бездә чүпрәк, макулатура, тире яки йон җыючы кем бар? Үсеш алган илләрдә чүп-чарны эшкәртәләр, ә бездә бары тик чүп-чар өемнәре генә үстерәләр.

Картлык аны куып җитә алмас 
Пенсиягә чыккач, Любовь Горшунова өйдә утыра алмый. Аның кыйммәтле тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсенә башка предприятиедә дә ихтыяҗ туа. Эшмәкәр Владимир Монахов үзенең пекарнясы белән җитәкчелек итәргә чакыра. Һәм бу эшне ул берничә ел бик әйбәт башкара. Хәзер Любовь Михайловна (сүз уңаеннан, аңа инде 69 яшь тулды) Монахов предприятиесендә, балта осталары цехында, исәп-хисап буенча бухгалтер булып эшләвен дәвам итә. 

– Беләсезме, Владимир – гаҗәеп кеше ул. Намуслы, тыйнак, игелекле. Берәрсе безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән атна булмый. Пенсионерлар, чиркәүдән киләләр. Беркайчан да беркемне кире какмый. Күптән түгел заказ буенча йөкләр өчен 20 агач тартма ясап, аларны махсус хәрби операциягә җибәрдек. Мин, икътисадчы буларак, аны артык игелекле булуы өчен әрләп тә алам. Ә ул барыбер дәвам итә һәм бу турыда сөйләргә яратмый. Балалары да аның кебек үк, игелекле, тәртипле.

Көчле кар яуган көннәрнең берсендә Любовь Михайловна, сукмак ачарга җыенып, иртән урамга чыга һәм ах итә. Кемдер аның өеннән юлга кадәр киң сукмак чистартып куйган. Монаховларның уртанчы улы Захар ярдәм иткәнен ул бер атнадан соң гына белә. Аның мактавына каршы яшүсмер «Игелекне сиздермичә эшләргә кирәк», дип җавап бирә. 

«Мин эшлим әле»
Үз хезмәте өчен Любовь Михайловна күп тапкырлар иң югары бүләкләргә лаек булган. Мактау грамоталары, дипломнары санап бетергесез. 2002 елда ул «Россия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» билгесе, «Татария АССРның 90 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнә, аңа хезмәт ветераны исеме бирелә. Ләкин бу дәрәҗәләр аның кебек тыйнак кеше өчен беркайчан да әһәмиятле булмаган. Ул һәрвакыт эшләргә ярата һәм тотынган һәр эшен намус белән, вөҗдан кушканча башкара. 

– Любовь Михайловна, ял итәргә, үзегез өчен бераз яшәргә теләк юкмы?

Бер генә минут уйланып торганнан соң, әңгәмәдәшебез җавап бирә:

– Әлегә эшләргә көчем җитә. Кеше сорагач, ярдәм итәсе килә. Мал җыюны максат итеп куймыйм. Мин бит хезмәт хакы алам. Бәлки, шуңа күрә үз гомеремдә байлык җыя алмаганмындыр. Йортымнан гайре, бернәрсәм юк. Анысын да райпо бирде. Намус хезмәт белән таш пулатлар төзеп булмый, дигән әйтем дә бар бит. Чынлап та шулай. 

Сүз уңаеннан, күптән түгел Любовь Михайловна үзенең йортына икетуган абыйсы Павел Семенович Захаровны күчергән. 91 яшьлек карт бөтенләй хәлсезләнгән һәм тәрбиягә мох-таҗ. Көненә берничә тапкыр аның янына барып йөрмәс өчен, Любовь Михайловна аны үзенә алып кайта. Хәзер инде өлкән яшьтәге кешене бала караган кебек карый. 
Ничек итеп нәфис гәүдәле хатын-кыз үзендә шулкадәр күп уңай сыйфатларны, ихтыяр көчен, ныклыкны, тырышлыкны берләштерә ала икән? 
Бу серне беркем дә чишә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев