Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Мирсәет Сөнгатуллин: "Чәчәкле авылы миңа бик якын...".

- Миңнегөл малае җырлый бит, шул инде Мирсәет!...Әни камырлы кулларын сөртеп, стенадагы "калхуз" радиосының тавышын бар көченә ачып куйды.

Тышта әле яктырып та бетмәгән, куырып ала торган гыйнвар суыгыннан өй бүрәнәләренең шартлаганы ишетелә. Ә өйдә җылы. Мин, юрганымны читкә этәреп, урыннан тордым да мич каршына килеп бастым. Әй ул авыл миченең корым һәм туң май исе бөркелеп торган җылысы! Бу исне берни белән бутап та, чагыштырып та булмый. Әни уйчан карашын бер ноктага төбәгән дә, бар дөньясын онытып, Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында шагыйрь Зөлфәт белән композитор Фәрит Хатыйпов иҗат иткән "Һаман яратам" җырын тыңлый.

-Кайдан килгән бу егеткә шулкадәр моң да шулкадәр тавыш? Сөбханалла, күз тимәсен,- дип, әни сәкегә тезеп куйган ипи калайларын майларга кереште. Шунда әнинең сиздертмичә генә яулык очы белән күз кырыйларын сөрткәләп алуына игътибар иттем. Әйе, утыз алты яшеннән тол калган әнинең бәгырьләрне айкап, җанга җылы март бураны кебек ургылып килеп керә торган көчкә ия булган җырны тыныч күңел белән тыңлый алмавына шунда гына төшендем. Һич арттыру түгел, бу җырны йөрәкне җилкетеп, беләкләргә "каз тәне" чыгарырлык итеп бары тик халкыбызның яраткан җырчысы Мирсәет Сөнгатуллин гына башкара алуына еллар үткән саен ныграк инандым.

Тәүге кат аның моңлы тавышын сиксәненче еллар башында ишеткән идем. Яңа гына армиядән кайткан чак. Яңгырлы ноябрь көннәренең берсендә ул чактагы Яңа Рәҗәп (хәзер Чәчәкле) авылы мәдәният йортына Казаннан артистлар килде. Кичен авыл халкы тездән пычрак ерып, мәдәният учагына агылды. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнәгә беренче булып чыккан Мирсәет абыйны халык аягүрә басып каршылады. Өч сәгать дәвамында ул Җәвәһирә Сәлахова белән тамашачыны җыр-моңга күмде.

Мирсәет абый белән якыннанрак танышасы килү теләге элек тә бар иде. Әмма ничек? Бер сәбәп кирәк. Моннан биш ел элек борынгы Болгарга багышлап язган шигыремә бер танышым көй иҗат итте. Тукта әле, мәйтәм, Мирсәет абыйга тыңлатып карасам, ни әйтер икән? Танышлардан кәрәзле телефон номерын табып, шылтыраттым үзенә. Рульдә барган чагы икән, машинасын туктатып, җырны телефон аша тыңлады да, бер-ике урында сүзләрен үзгәртсәң, рәхәтләнеп җырлыйм, диде. Күп тә үтми "Болгарым" җырын "Болгар" радиосыннан Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында яңгыраттылар. Күптән түгел Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Мирсәет Сөнгатуллин 205 халык җырыннан туплап чыгарган яңа дискын бүләк итте. Анда инде бөтенләй онытылганнары да, яңа яңгыраш алганнары да бихисап. Аны тулысынча тыңлау өчен, унөч сәгатьтән артык вакыт кирәк. Эшләремне читкә куеп торып, башыннан ахырынача тыңлап чыктым. Бу дискка халкыбызның ничәмә-ничә буыны яратып тыңлаган җырлары яздырылган. Шулай дип әйтү генә җиңел, ә бит аларны җырчы үзе бөртекләп җыйган, кайберләрен чит илләргә гастрольләргә баргач алып кайткан. Ул җырларны тыңладым да, нәкъ менә Нәкый ага Исәнбәт язганча, утырып тын гына еладым.Шулай моңландырып, бәгырьне айкап-чайкап алырлык итеп Мирсәет абый гына җырлый ала торгандыр шул.

Мирсәет абый белән еш хәбәрләшеп торабыз. Телефоннан шалтыраткан саен авылдашларның, Чәчәкледә яшәүче туганнарының хәлен сораша. Күрше Әлки районының Борнай авылында туса да, Чәчәклене күбрәк яратуын яшерми. Әнисенең туган авылы бит ул. Шушы авылга атап үзе язган җыры да бар.

Тәлгат Җамалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев