Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Менә кемнән үрнәк аласы!..

Болгарда яшәүче хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Валентина Новикова белән Мария Шишованы язмыш күп тапкырлар сынаган. Бөек Ватан сугышы башланганда алар башлангыч мәктәпне чак кына тәмамларга өлгергән...

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Узган гасырның егерменче елларында туган кешеләрнең тормышында уртаклыклар бик күп. Аларны, беренче чиратта, эшкә мәхәббәт, киләчәккә булган зур ышаныч һәм эчке бер горурлык хисе берләштерә. Еллар үтеп тә, бу сыйфатларны саклап калган ветераннарга сокланмый мөмкин түгел.
Аларның икесе дә безнең райондагы күп балалы гаиләдә туган. Икесенә дә тормыш әзерләгән сынауларны күп кичерергә туры киләгән. Аеруча сугыш елларын онытырлык түгел. Икесе дә эш арбасына бик яшьли җигелгән, ачлыктан, үзәкләргә үткән суыктан тилмергән елларны әле дә булса оныта алмыйлар.
Валентина Васильевна Отрада авылында дөньяга килгән. Әти-әнисе, кайчан гына карасаң да, гел эштә булган, балалары кече яшьтән үк кул арасына керә башлаган.
Сугыш башлану турындагы хәбәр Отрада авылы халкының тормышын астын-өскә китерә. Никадәр баланы ятим калдырган, кешеләрне фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүлеп, никадәр кайгы һәм күз яшьләре китергән бу сугыш яралары әле дә булса сулкылдап сызлый. Валяның абыйсы Александр башка авылдашлары белән беренче көннәрдән үк фронтка китә. Ни кызганыч, берничә хаты килергә генә өлгерә, каты бәрелешләрнең берсендә ул батырларча һәлак була.
– Сугыш елларында безнең Отрада авылында яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәген фронтка алдылар, – ди Валентина Васильевна. – Хәер, башка авыллар да бушап калды...
Уку турында бөтенләй дә онытырга туры килә, кулына көрәк, сәнәк, чалгы яки урак тотарлык хәлдәге бөтен кешегә, шул исәптән балаларга, эш табылган. Берәү дә карышып тормаган. Кешеләрнең барысын да тыныч тормыш турындагы якты уй берләштергән. Түземсезлек белән, дүрт ел буе, көтеп алынган Җиңү көнендә халыкның ничек шатланганын белсәгез икән!
Тыныч тормыш акрынлап җайга салына башлагач, Валентина Васильевна кияүгә чыга. Әлбәттә инде, мәшәкатьләре дә бермә-бер арта. Ире Виктор Васильевич белән озак еллар фермада маллар караганнар, өстәвенә, үз хуҗалыкларында да күп итеп терлек-туар асраганнар әле. Соңгы егерме елда Влентина Васильевна сыер сауган. Кул көче белән берьюлы егермеләп тана савуның кыенлыгын ул бары тик үзе генә белә. Намуслы хезмәте өчен күп бүләкләргә лаек булган. Шулар арасында иң кадерлесе – “Мактау Билгесе” ордены. Районның алдынгылар слетына делегат итеп тә еш сайлаганнар.
Ходай Новиковларга озак еллар бергә яшәргә насыйп иткән. Алар өч ул тәрбияләп үстергән. Өчесе дә шофер һөнәрен сайлаган. Ни кызганыч, Анатолий белән Владимир фаҗигале рәвештә үлгән. Валентина Васильевна инде ирен дә җирләгән. Ялгыз яшәүләре җиңел түгел, шуңа күрә аны Болгарда яшәүче улы Александр белән килене Татьяна үз яннарына алганнар. Әле шушы араларда гына туксан яшен тутырган әниләренә кадер-хөрмәтне бер дә кызганып тормыйлар. Ул балалары йортының ямен һәм нурын саклый, оныклар һәм оныкчыкларына җылы оекбашлар бәйли. Әбекәй әле тагын газета-журналлар укырга да бик ярата.
...Мария Семеновна ун балалы гаиләдә үскән. Шуңа күрә әти-әнисенең төп ярдәмчесе булган ул.
– Әти белән чана яки арба тартып урманга утынга барган вакытларны әйбәт хәтерлим, – ди ул. – Ул елларда печән чабарга да туры килде, балыкка да йөрдек, әле җәтмә дә үрә идем. Кече яшьтән барысына да өйрәнеп үстем...
Әтисе Семен Григорьевичны сугыш башлануга ук фронтка алганнар. Сугышның иң каты һәм кызган урынына – Курск дугасына эләккән ул. Аннан бик каты яраланып кайткан. Әтисенең төннәр буе сызланып һәм ыңгырашып чыгуын әле дә хәтерли. Ул газаплы елларны искә ала башласа, күзләренә яшь тула. Ул туып үскән Буиновка авылы инде күптән юк. Куралово белән Пичкас арасында урнашкан булган ул. Илленче елларда Мария ире Александр Михайлович белән Болгарга күченеп килгән. Биредә кызлары Ирина һәм Татьяна туган. Тормышлары түгәрәкләнеп кенә килә дигәндә, көтмәгәндә ире фаҗигале рәвештә үлә. Бу вакытта аңа әле нибары кырык ике яшь кенә булган. Ике баласын кочаклап тол калган Мария барысына да түзә. Каенанасы белән бергәләшеп,  балаларны аякка бастыру һәм укытып кеше итү өчен бөтен көчләрен бирәләр. Шөкер, кызлары әниләренең йөзенә кызыллык китермәскә тырыша. Ирина Йошкар-Ола шәһәрендәге политехника институтын тәмамлаган, хәзер Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Профпатология гигиенасы һәм кеше экологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре ул, “Санкт-Петербург профессионалларының алтын фонды” китабына кертелгән. Татьяна исә бухгалтер, туган шәһәрендә яши. Төрле елларда җаваплы вазифалар биләп торган.
– Әнкәйләрдән дә газиз һәм кадерлерәк кеше юктыр ул, – диләр аның кызлары. – Ул безнең өчен һәрьяктан да үрнәк булды. Әнкәйләрдән күргән игелекне берничек онытырлык түгел...
Мария Семеновна оныклары һәм оныкчыкларына куанып яши. Туксан яшен тутырса да, аның беркайчан да гомерләр узды инде, дип моңсуланып утырган чакларын күрмәссең. Һәр яңа туган көнгә куанып яши ул.
Валентина Васильевна белән Мария Семеновна – бер чор кешеләре, язмышлары да бер-берсенекенә бик ошаш. Икесе дә тормышның бөтен авырлыгын иңнәрендә күтәреп, Җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Унынчы дистәне вакласалар да, алардагы яшәүгә булган омтылышны күреп исең китәрлек. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк ул!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев