Мактауга күмелгән гомер...
Һәр елны районда хезмәт уңганнарын хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла.
Быел да Мәдәният йортында үткән бу күркәм чарада һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләрен зурладылар, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Бәйрәмгә элекке еллардагы хезмәт алдынгылары да чакырылган иде.
Шуларның берсе – колхозда бөтен көчен терлекчелеккә биргән хезмәт ветераны, алдынгылар слетына кунак итеп чакырылган Зәйнәп Салих кызы Адыева. Хезмәт юлын башлаганда ул колхозда төрле эшләрдә эшли. Алты ел фермада бозаулар үстерә. Аннан соң Зәйнәп сыер савучы булып эшли башлый, эшнең нечкәлекләренә бик тиз төшенә. Сыер савучылар бит алар ел әйләнәсе табигатьнең иң матур вакытларын күреп хозурлана ала. Җәйге иртәдә, нәкъ менә алар, иртәнге тәмле йокыларын калдырып эшкә барганда, кояшның беренче нурларында коена, кышын төнлә явып үткән кардан соң беркем аяк басмаган урам буйлап алар беренче булып үз эзләрен калдыра. Әнә шулай һәр нәрсәгә хозурланып яши Зәйнәп. Шуңа да ул һәр иртәдә сөенә-сөенә эшкә ашыга.
Терлекчеләр коллективында аны үз итеп каршы алалар. Ул һәрвакыт үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үти. Эшчән, тырыш Зәйнәп тиз арада хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешә башлый. Ел үткән саен аның тәжрибәсе арта, ул алдынгылар исемлегендә һаман ешрак күренә, аңа социалистик ярышта җиңүче, ”Терлекчелек остасы” дигән мактаулы исемнәр бирелә. “Хезмәттәге уңышлары өчен. В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан” медале тәүге бүләк түгел, җитез сыер савучы 1971 елда “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хужалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Аннан тыш, хезмәт нәтижәләре буенча, шулай ук төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып алган мактау кәгазьләре дә бер кочак. Гади сыер савучы Зәйнәп Адыева җыелышларда үз сүзен торып әйтә ала. Авыл мәнфәгатьләрен кайгыртканы өчен аны берничә чакырылыш авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар.
...Кеше гомере бер мизгелдәй узып китә. Артка әйләнеп карасаң, яшәлмәгән дә кебек. Зәйнәп Салих кызы Адыева күптән лаеклы ялда. Без, үз чиратыбызда, илебез өчен күп эшләр башкарган хезмәт батырларын онытырга тиеш түгел!
Флёра Хәйретдинова.Иске Рәҗәп авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев