Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Луса Әхмәдишева: «Хәрәкәттә – бәрәкәт!»

Луса Әхмәдишеваны Болгарда гына түгел, хәтта районнан читтә дә яхшы беләләр.

Луса Әхмәдишеваны Болгарда гына түгел, хәтта районнан читтә дә яхшы беләләр. Моңа кадәр ул район башкарма комитетының төзелеш бүлегендә белгеч булып эшләде. Хәзер исә лаеклы ялда. Беркайчан кул кушырып утырганын күрмәссең. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, район ветеран оешмасы уздыра торган чараларда башлап йөрүчеләрнең берсе дә әле ул.

Чаңгыда аңа тиңнәр юк

Луса әле мәктәптә укыганда ук чаңгы шуарга яраткан. Аз гына буш вакыты килеп чыкса, чаңгы юлына баскан. Магаданда яшәгәндә марафонда катнашкан, урында ориентлашу спорты белән шөгыльләнгән.

Луса Әхмәдишева 20 елдан артык ТРның авыл районнары арасында уздырыла торган чаңгы бәйгесендә катнашып килә. Ә инде райондагы чаңгы ярышларында Лусага тиңнәр юк: үз яшендәгеләр арасында ул традицион рәвештә беренче урынга лаек була.

Ире Равил, балалары, онык һәм оныкчыкларында да чаңгы спортына мәхәббәт уята алган. Мисал өчен, аның яраткан оныклары чаңгы узышларында әбиләре белән бергә һәрвакыт пьедесталның югары баскычына күтәреләләр.

– Көн аралаш чаңгы юлына чыгып басам, – ди Луса. – Берәр сәбәп белән чыкмый калсам, җанга нидер җитешмәгән кебек тоела.

Велосипедта йөрергә ярата

Луса Шәрифулла кызы әле тагын велосипедта йөрергә дә ярата. Узган җәйдә Спас районы буенча велойөрешкә кузгалган. Уннарча чакрым юл үткән, Красный Вал һәм Красная Слобода, Танкеевка, Полянка, Балымер, Никольск һәм Ямбакты авылларына барган.

– Юлга чыккач читен булмадымы?

– Бездә юллар таррак, зур йөк машинасы узып китсә, көчле һава агымы күтәреп алыр кебек тоела. Велойөрешкә танышларымны да чакырып караган идем. Барасылары килмәде. Миңа исә бик ошады. Быел да велосипедка утырып юлга чыгарга җыенып торам. Иске Рәҗәп авылына кадәр барып җитәсе килә.

Ул бик оста бакчачы

Язма героебызның күп вакыты йорт каршындагы бакчасында үтә. Бакчасындагы карның кайчан эреп бетәсен түземсезлек белән көтә ул. Инде тәрәзә төбендәге рассадасы да хәйран булып үсеп килә. Быел участокка нәрсәләр утыртасын да алдан ук хәл итеп куйган. Әле план да төзегән. Абрикос, төче чия, алмагачлары ел саен мул уңыш бирә. Луса Шәрифулла кызы чәчәкләрне дә күп үстерә.

– Кайбер үсемлек орлыгын ышанычлы интернет-кибетләрдән яздырып алам, – ди ул. Тәҗрибәләр дә үткәрергә яратам. Бер төрле сортлы алмагачны башка сортлысы белән ялгап караганым бар. Дөрес, кайвакыт уңышсызрак килеп чыга. Ә мин тукталып калмыйм. Тиешле нәтиҗәгә ирешәсем килә. Аннан соң тәҗрибә уздыру үзе дә кызык бит ул.

Җәйләрен Әхмәдишева бакчасы гөлчәчәкләр балкышына күмелә. Күз явын алырлык чәчәкләр, декоратив үсемлекләргә карап сокланып китүчеләр аз түгел. Аларны бит хуҗабикә күңел җылысын кушып үстерә.

Уңган кеше барысын булдыра

Луса Әхмәдишева нинди генә эшкә тотынса да, барысын булдыра ала. Ул биш елдан бирле Нина Илюшина исемендәге халык хорында җырлый. Фотога төшерү белән дә мавыга. Туган як табигате матурлыгын, ветераннар җәмгыяте чаралары барышында төшереп алган фото һәм видеолары бихисап күп. Луса әле тагын автомобильне дә оста йөртә. Чаңгыга чыкмаган көннәрдә бассейнга бара, җәяү йөрергә дә ярата.

Әхмәдишева – өлкәннәр өчен үрнәк булырлык. Аның беркайчан тормыштан, борчыган проблемалардан зарланганын ишетмәссең. Хәер, аның зарланып торырга вакыты да юк. Кайчан карасаң да, ул мәш килеп нидер эшли...

Луса Әхмәдишева:

– Ниндидер эш, шөгыль белән мавыгып, вакытның ничек узганын да сизми каласың. Беләсезме, боларның барысы да кәефне яхшырта, яшәү көче өсти. Кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үзен эш белән юандыра белергә тиеш. Яшәүнең нигезен хәрәкәт тәшкил итә, диләр. Сез дә гел хәрәкәттә булырга тырышыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев