Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кырык ел безгә үрнәк күрсәтеп яшиләр...

Болгарда яшәүче Ирина белән Владимир Ергачевларның гаилә коруларына бу көннәрдә кырык ел тула. Ахак туй - гаилә тормышында истәлекле вакыйга, бу вакыт эчендә алар зур сынаулар аша, иңгә-иң куеп, бергә үткән...

Ирина Швецова
Минем таныш-белешләрем арасында төрле яшьтәге гаилә парлары бик күп. Арада бер-берсен аңлап, тыныч, тату яшәүчеләр дә, башкалары да бар. Ничек кенә булмасын, ир белән хатын тормыш йөген бергә алып баралар, балалар үстерәләр. Ә менә минем өчен дәү әнием белән дәү әтием гаиләсе башкаларга үрнәк булып тора. Алар кебек бер-берсен ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп яшәүче кешеләр бик сирәктер.
Әбием белән бабам Казанда, җитмешенче елларда, икесе дә студент вакытта очрашканнар. Дәү әнием ул чакта педагогия институтының беренче курс студенты, булачак инглиз теле укытучысы, ә дәү әтием - медицина институтының дүртенче курс студенты, булачак табиб. Яшьләр ничек танышканнар? Алар яшәгән тулай тораклар янәшәдә генә урнашканлыктан, еш кына кичләрен студентлар баскетбол мәйданчыгында бию кичәләре оештыралар. Әбием белән бабам әнә шунда танышканнар. Укырга да өлгергәннәр, кино-театрларга да йөргәннәр, бергәләшеп сәяхәт иткәннәр. Әбием сүзләренә караганда, Володя исемле студент егет аны игътибарлы, итагатьле булуы белән үзенә караткан. Аның матур итеп гитарада уйнап- җырлавын да яраткан. Әбием бүлмәсендә егетнең гитарада уйнаганы ишетелсә, хәтта күрше бүлмә кызлары да кереп тыңлый торган була... Егет өйләнешергә тәкъдим ясагач, ул бер икеләнүсез ризалыгын биргән.
Менә инде дүрт дистә ел алар бергә, тату гомер итәләр. Алар Болгарда яши. Шәһәр халкы аларның икесен дә яхшы белә. Дәү әтием Владимир Иванович гомер буе район үзәк хастаханәсендә табиб булып эшли. Бу вакыт эчендә күпме кешеләрне дәвалап, савыгырга ярдәм иткән! Еш кына әбиемнән: "Бабаңның вакыты юк, авыру янында..." дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Безнең гаиләдә эпидемия, вирус, система дигән медицина терминнары кечкенәдән үк бик яхшы таныш.
Дәү әнием Ирина Викторовна гомерен мәктәп тормышы, балаларга белем бирүгә багышлаган. Укытучы эшенең кыен, җаваплы булуын белмәгән кеше юктыр. Ул укытып чыгарган дистәләгән укучылар аны әле дә онытмыйлар, кунакка киләләр, мәктәп турында сөйләшеп утыралар. Мин дә дәү әнием эзеннән киттем - укытучы һөнәрен сайладым.
Бу якын кешеләремнең гаиләсе миңа һәр яктан үрнәк булып тора. Көнкүрешне дөрес итеп оештыру, балаларга тиешле тәрбия бирү, авырлыкларны бергә җиңеп, һәр эштә бер-береңә ярдәм итү - боларның барысын да мин алардан күрдем. Дәү әтием әлегә кадәр аудан яки балыктан кайтканда, дәү әниемә кыр чәчәкләре алып кайтып бүләк итәргә ярата. Бабам аз гына авырып китсә дә, әбием аның яныннан бер минут китмичә тиешенчә дәвалый. Яшь вакыттагы кебек, бабам җырласа, әбием аны тын алмыйча тыңлый. Серле генә елмаеп, күңел түрендәге яшьлек хатирәләрен яңарта, күрәсең. Аларга карап, вакыт узгач та, хисләрне саклап булуына ышана башлыйм һәм минем гаиләмдә дә нәкъ әнә шундый җылы мөнәсәбәт булсын иде, дип телим.
Тормышымда нинди генә әһәмиятле адым ясарга җыенсам да, беренче чиратта әби-бабам белән киңәшәм. Әбием миңа теләсә нинди эштә дә беренче киңәшчем һәм ярдәмчем: курс эше язарга, презентация ясарга, имтиханнарга әзерләнергә, торт пешерергә дисеңме, пилмән ясарга һәм башка бик күп эшләрдә ярдәм итә. Хәтта бергәләшеп гаилә фильмнары да төшерәбез, ул режиссер, ә мин - оператор ролен башкарам. Ул минем өчен дәү әнием генә түгел, акыллы киңәшчем, дустым да. Дәү әтием дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Алар бергәләшеп өч бала - ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да безнең шәһәрдә яши һәм эшли. Шулай да әби-бабайның чын горурлыгы - оныклары. Алар бик яхшы билгеләренә генә укыйлар, мәктәп чараларында актив катнашалар. Аеруча иң кече оныклары Софья белән горурланалар, ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, ярышларда катнашып, инде бүләкләр дә алганы бар.
Вакытлары тар булуга карамастан, оныклары өчен дәү әнием белән дәү әтием һәрчак вакыт табалар. Әбием оныкларына инглиз теле өйрәтә, төрле иҗади проектларны ясаганда ярдәм итә, ә бабам табигатькә мәхәббәт тәрбияли, үзе белән балыкка, урманга алып йөри. Гаиләбездә бабам һөнәрен дәвам итүче дә булырга охшап тора: оныгы Валерия инде өченче класста ук киләчәктә табиб-окулист булам, диде.
Билгеле, тормыш юлы сикәлтәсез генә булмый. Әби-бабамның да сәламәтлекләре белән дә, балалары белән дә җитди проблемалары булган, якыннарын да югалтырга туры килгән. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр дә гаилә тормышына тискәре йогынты ясаган. Шуңа карамастан, алар барлык авырлыкларны бергә кичергәннәр һәм әлегә кадәр бер-берсен хөрмәт итеп, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яшиләр.
Ә бүген мин иң кадерле кешеләрем - Ирина Викторовна белән Владимир Ивановичны ахак туйлары белән котлыйм, киләчәктә дә иңгә-иң куеп, бәхет һәм шатлык белән тагын озак еллар бергә яшәүләрен телим. Дәү әтием һәм дәү әнием! Сез безнең өчен бик кирәк. Бабам дәвалаган авыруларга да, әбием белем биргән укучыларга да, үз балаларыгызга да, оныкларыгызга да сез бик кирәк. Сез безнең өчен чын мәгънәсендә тормыш үрнәге булып торасыз.
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап, тигезлектә,
Гомер йомгакларын сүтегез.
Пар булганга бары сөенешеп,
Сез гөрләшеп гомер итегез.
Калган гомер юлын икәү бергә
Исән-имин генә үтегез.
Тигез гомер насыйп булсын сезгә,
Гел атлагыз бергә янәшә.
Сау-сәламәт, тыныч тормыш белән
Яшәсәгез иде йөзгәчә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев