Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Курчаклар дөньясында

Тормыш мәшәкатьләрен, көнкүреш проблемаларын хәл итү, дуслар, хезмәттәшләр белән аралашу белән бергә, җирлекара китапханә директоры Марина Бедова үзенең яраткан шөгыле - курчаклар ясау өчен дә вакыт таба.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Мариналар гаиләсендә дәү әнисе дә, әнисе дә тегәргә һәм бәйләргә яратканнар, Маринаны да кечкенәдән шушы эшкә өйрәткәннәр. Ул вакытларда сатып алыйм дисәң, кибетләрдә киеме генә дә булмаган. Шуңа күрә өендә тегә һәм бәйли белгән кешеләргә күпкә җиңел булган. Үз кулларың белән бәйләгән кием матур да, зәвыклы да була, иң мөһиме - башкаларныкына охшамый, аерылып тора. Мәсәлән, кызы башлангыч класста укыганда Марина аңа йон пальто бәйләп кидерткән.
Соңрак ул тапкырлап чигү (крестиком) белән мавыгып китә, әле дә вакыты булганда бу эшне яратып башкара. Күптән түгел ул үзенә яңа шөгыль тапкан - курчаклар ясау белән мавыга башлый. Чистайда үткәрелгән республика семинарында шундый мастер-классны караганнан соң, ул үзе дә ясап карарга була.
Башта бу темага шактый гына китаплар укып чыга, Интернет челтәрендәге сайтларга да күзәтү ясый. Аннары акрынлап эшкә тотына.
Кешеләр элек-электән өйләрен чиста тотарга, аны чигелгән, бәйләгән төрле әйберләр белән бизәргә тырышканнар. Кайберәүләр күз тиюдән, авырулардан саклаучы курчаклар ясаганнар. Марина Игоревна да иң беренче итеп кызы белән бергә юкә кабыгыннан кәҗә ясап куялар. Кәҗә - тормыш символы, яхшы кәеф, шатлык чыганагы, ул кешеләрнең кәефләрен күтәрә. Ә юкә кабыгы өй һавасын сафландырып җибәрә. Күз тиюдән саклаучы тагын бер уенчык аларның өй эчләрен бизәп тора. Гадәттә аны кипкән үләннәрдән, саламнан, юкә кабыгыннан ясыйлар һәм аннары зәвыклы итеп бизиләр.
Ул һаман да эзләнүен дәвам итә. Бераздан авыруларны җиңеләйтүче, өйне усал күзләрдән саклаучы тагын бер курчак ясап куя. Моны ул кипкән үләннәр тутырып ясый (Марина Игоревна кычыткан белән мелиссаны ярата). Кайбер курчакларны ашлык тутырып ясый. Элекке вакытларда аны балаларга уйнарга биргәннәр, ә яз көне бушатып чәчкәннәр. Балалар кулы тигәннән соң ашлык мул уңыш бирә дигәннәр. Тагын бер кызыклы курчак - хатын-кызга бәхет китерүче талисман - курчаклары да бар икән. Марина Игоревна Теләк дигән курчак ясарга хыяллана. Аны беркем күрергә тиеш түгел, бигрәк тә ирләр. Бу курчакны бижутерияләр белән бизәп, ни телисең шуны сорарга кирәк. Олырак кешеләр теләкләр чынга ашарга мөмкин диләр.
Мондый курчакларның йөзләре булмый. Әгәр аның битен ясасаң, аңа кара көчләр керергә мөмкин, ә йөзе булмаса, аңа курчак ясаучының иң яхшы теләкләре, җан җылысы гына керергә мөмкин диләр.
Моннан тыш, ул тимерчыбык каркастан, синтепон һәм гадәти капрон колготкалар, холлофайбер, энә һәм җепләр кулланып, гаҗәеп матур курчаклар ясый белә. Ул аларны Норвегиянең танылган кул остасы Тоне Финнангер хөрмәтенә аның исеме белән атый. Курчаклар аның авторлык үлчәмнәреннән ясала һәм өйне менә дигән итеп бизәп торалар.
Аларны тегү бер нәрсә, иң мөһиме - курчакларны киендерә белергә кирәк. Катлаулы фасоннар челтәрләр белән бизәлә. Марина Игоревна матур, кыйммәтле тукымалардан файдалана. Хәтта бу эштә аңа хезмәттәшләре дә ярдәм итә. Чәч урынына бәйләү җепләреннән файдалана.
Ул шулай ук Корея тукыма курчаклары да тегә, алар тряпиенсы дип атала. Бу курчаклар зур түгел, тышкы кыяфәтләре белән Барбига охшаган. Үзләре бик нәфис, гаҗәеп бай киенгәннәр. Битләрендә кечкенә күзләр генә, гадәттә алар ябык була. Бу курчакларның төрлечә урнашкан күзләре эмоцияләрен аңларга ярдәм итәләр. Аларның тагын бер үзенчәлеге - ясалма чәчтән ясалган прическалары, ул кешедән зур осталык, сабырлык таләп итә. Бу үзе зур сәнгать, ди Марина Игоревна.
Кая гына барса да, беренче чиратта җае чыккан саен кибетләрдән үзенең яраткан шөгыле өчен төрле кирәк - яраклар эзли. Ул моның өчен акчасын да, вакытын да кызганмый. Төрле төстәге һәм формадагы төймәләр, челтәрләр, бантлар һәм күп кенә башка әйберләр - барысы да аның кул астында тора.
Шуларны оста гына кулланып, курчакларның кабатланмас образларын тудыра. Аларны ул үзенең танышларына, туганнарына бүләк итә, бервакыт үзәк китапханәдә оештырылган күргәзмәгә куеп, күпләрне гаҗәпләндергән иде.
- Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт кына түгел, теләк тә, сабырлык та кирәк, - ди ул. - Кәеф булмаганда, мондый катлаулы эшне башкарып булмый.
Аның тагын бер хыялы бар - ул йорт иясен ясау уе белән яши. Берничә тапкыр тотынып караса да, ничектер ул дигәнчә барып чыкмаган. Йөзе нигәдер хатын-кызга охшап килеп чыга. Сүз дә юк, ул аны эшләми калмас, чөнки бер тапкыр иҗади эшкә тотынган кеше, һичшиксез, аны ахырга кадәр җиткермичә тынычланмый. Без аңа барлык уй - теләкләренең тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев