Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кудымкардан – Кузнечихага

Надежда Каштанованың Пермь өлкәсеннән безнең якларга килеп төпләнүенә инде утыз елдан артык гомер үткән. Милләте буенча коми-пермяк ул, гади бер авылда үз бәхетен таба алуына шатланып яши.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Надежда махсус юллама буенча Казан педагогия институтына укырга кергән. Булачак ире Александр белән республикабыз башкаласында танышкан. Гаилә корганнан соң җыенып иренең туган ягына, Кузнечиха авылына кайтканнар.
Авылны Надежда бик ошаткан. Чыннан да, бу якларның табигате бик матур, һавасы чиста, кешеләре ачык йөзле, кунакчыл... Элегрәк биредә терлекчелек тармагы нык алга киткән, ремонт-техника станциясе, сөт заводы, аэропорт бар иде, ул елларда халык участок хастаханәсе, анда эшләүче алтын куллы табиблар турында гел мактап сөйләде, авылдан район үзәгенә автобус йөреп торды. Кыскасы, елның теләсә кайсы фасылында авылда тормыш кайнап торды. Надежда да яңа урынга тиз ияләшә. Мәктәпкә технология укытучысы булып эшкә урнаша. Коллективта яшь белгечне җылы каршылыйлар.
Әкренләп еллар үтә. Каштановлар гаиләсендә ике малай һәм бер кыз туа. Балаларны тәрбияләп үстерү, йорт, мәктәптәге мәшәкатьләр - болар шактый вакытны ала. Шуңа да карамастан, Каштановлар үзләре яшәгән йортны төзекләндерә, бакчага җиләк-җимеш агачларын күп итеп утырта, төрле яшелчә үстерә. Барысын да күңел биреп башкаралар. Берничә елдан инде Кузнечиха авылын Надежда Васильевна үзенең туган төбәге кебек якын күрә башлый. Биредәге кече күңелле, хезмәт сөючән, тырыш кешеләргә карап соклана.
Мең төрле мәшәкатьләргә бирелеп, Каштановлар балаларының ничек үскәнен дә сизми калалар. Аларның өч баласы да югары белем алган. Надежда Васильевна үзе исә әле дә булса балаларга технология нигезләре буенча белем бирә, үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә күп эшли. Ул информатика укытучысы һәм психолог белгечлеген дә үзләштергән. Дәресләр, курслар, семинарлар, практикумнар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу - Надежда Васильевна боларның барысы белән дә чын күңеленнән кызыксына. Ул, мәсәлән, калган ситсы кисәкләреннән төрле әйберләр тегү техникасы (корама) буенча зур уңышларга ирешкән. Аның йөрәк җылысын кушып башкарган кул эшләре Мәскәү, Суздаль күргәзмәләренә куелган, Япония, Мексикада күрсәткәннәр. Укучыларының эше Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, Германиядә, Латвиядә һәм Чехиядәге күргәзмәләрдә катнашкан.
- Кызганыч, авылда балалар саны елдан-ел кими, - ди борчылып Надежда Васильевна. - Күп гаиләләр эш эзләп читкә чыгып китте, никадәр йортлар бушап калды. Дөрес, соңгы елларда Кузнечихага шәһәрләрдән гаиләләр кайткалый башлады. Биредә яшәү өчен шартлар җитәрлек, диләр. Чыннан да, йортларга газ кергән, Интернет челтәре эшли, юлларга асфальт түшәлгән, кибетләрдә җаның теләгән нәрсәне саталар...
Соңгы берничә елда республика территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятын саклау буенча зур эшләр алып барылуы бары тик мактауга гына лаек. Төрле милләт вәкилләренең мәдәниятын, традициясен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аралашып дустанә шартларда яшәү кешеләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта. Әлбәттә инде, теләсә кайсы милләттәге, теләсә кайсы диндәге кеше мондый шартларда үзен ышанычлы һәм тыныч хис итә. Надежда Васильевна моңа үз мисалында инанган. Туган якларын да онытып бетерми, җай чыгу белән барып кайтырга тырыша. Ә инде язмыш үзен Татарстанга китереп чыгаруына бер дә үкенми. Куе таллар кочагына сыенып утырган гүзәл табигатьле Кузнечихадан да матуррак авыл юктыр кебек тоела аңа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев