Кеше хезмәте белән мактаулы
Район Мәдәният йорты тавыш операторы Иван Савинов – җыр һәм музыкага гашыйк егет. Ул тавыш сигналын тапшыра торган пульт белән оста идарә итә, шуның өстенә әле тагын матур итеп җырлый да...
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Ул балалар бакчасына йөргәндә үк утренникларда теләп катнашкан, җырлаган, биегән, тапшырылган рольләрне оста итеп башкарган. Мәктәптә укыганда туган авылы – Куралово Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый башлаган, мөстәкыйль рәвештә гитарада уйнарга өйрәнгән. Үзеннән зурраклар белән бергә “Молодость” вокаль-инструменталь ансамбль составында күрше авылларга барып концертлар куйганнар.
Мәктәптә укыганда әлеге ансамбль белән Болгарга килеп тә чыгыш ясарга туры килгән. Сәхнәгә чыгудан үзенә күрә бер ямь һәм тәм тапса да, аның нигәдер музыкаль юнәлеш буенча белем аласы килмәгән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң училищеда экскаваторчыга укыган. Аннан соң төзелеш оешмаларының берсенә урнашкан. Ярты елдан соң бу эшен ташлаган.
Район Мәдәният йортына тавыш режиссеры булып урнаша ул. Башта ике айлык курсларда укып кайта. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы өстәмә белем бирү институтында укып югары белем ала.
Район Мәдәният йортында ел дәвамында җиде йөздән артык төрле чара үткәрелә. Иван Викторович, мәсәлән, һәр концертка зур җаваплылык белән әзерләнә. Аны башкаручы белән тамаша залын берләштерүче бер үзәк, дип тә әйтергә була. Яшь белгеч яңгырарга тиешле көйне ят тавышлардан чистарта, фонограмманы тикшереп чыга. Ул әле тагын төрле объектларны ачу тантанасында да катнаша. Җәйге чорда балалар лагерьлары белән хезмәттәшлек итә. Концертларга әзерләнү генә дә никадәр вакыт таләп итә.
Мәшәкате җитәрлек булса да, Иван Савинов үзешчән башкаручы буларак, үзенең җырлары белән тамашачылар алдында чыгыш ясарга да вакыт таба. Аның үзенә генә хас тавышын, җырлау алымын инде яратып та өлгерделәр.
--Эшемне яратам, коллективта фикердәшләрем бар, аларның ярдәмен даими тоеп торам, -- ди Иван Викторович. – Иҗатны аңлаган кешеләр белән аралашабыз, яңа идеяләр турында сөйләшәбез...
Талгын гына яңгырап торган көй дәвалау сәләтенә ия, дип әйткән акыл иясе. Ул чыннан да шулай. Иван Викторовичның да бу һөнәрне сайлавы очраклы түгел. Җыр, музыка белән кешеләр күңеленә рәхәтлек өсти ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев