Тракторный поселогында яшәүче Анатолий Усов гомеренең кырык ике елын изге эшкө - иген игүгә багышлаган. Әле узган айда гына лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле механизаторның көнгә бер тапкыр таныш басуларны әйләнеп кайтмаса, күңеленә нидер җитми кебек...
Тәлгат Җамалетдинов
Авыл кешесенең беркайчан да эш-мәшәкате кимеп тормый. Без килгәндә Анатолий Петрович бакчасында иде....
Тракторный поселогында яшәүче Анатолий Усов гомеренең кырык ике елын изге эшкө - иген игүгә багышлаган. Әле узган айда гына лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле механизаторның көнгә бер тапкыр таныш басуларны әйләнеп кайтмаса, күңеленә нидер җитми кебек...
Тәлгат Җамалетдинов
Авыл кешесенең беркайчан да эш-мәшәкате кимеп тормый. Без килгәндә Анатолий Петрович бакчасында иде.
- Көзгә керер алдыннан бераз чистартып калдырасы иде, - ди ул. - Шөкер, быелгы җәй эссе килсә дә, төрле яшелчә, җиләк-җимеш мул булды. Рәхәтен күреп, киләсе язларны сөенеп каршыларга язсын иде...
Анатолий Петрович сүзгә бик юмарт кеше булып чыкты. Җай чыкканда шүт сөйләп шаяртып алырга да ярата. Кырык ике ел дәвамында төрле маркадагы техника белән идарә иткән. Армиядән кайткач, үзенең хезмәт юлын ул елларда районда гына түгел, нәселле терлекләр үстерү буенча республика күләмендә танылу алган "КИМ" нәсел заводында тракторчы булып башлаган. Кем әйтмешли, күрәсен күреп, искереп беткән көпчәкле Т-40 тракторын тиешенчә рәткә кертү өчен егеткә шактый тырышырга туры килгән. Әле аның белән күп еллар эшләргә туры килде, дип искә ала ул. Берничә ел тәҗрибә туплаганнан соң, Анатолий Петровичка куәтлерәк МТЗ-80 тракторын ышанып тапшырганнар.
- Ул елларда хуҗалык районда иң эреләрнең берсе иде, - ди ул. - Малларның баш саны гына да меңгә якынлашкан вакытлар булды. - Шуңа күрә азыкны күп әзерләргә туры килде. Иртәдән кичкә кадәр басуда идек...
Анатолий Петрович хуҗалыкның башка механизаторлары белән бергә язгы чәчү башлангач, нинди темпта эшләргә туры килүе турында әле дә булса онытмаган. Ни өчен дигәндә, басуларның мәйданы зур, һәр культураны билгеле бер вакытта чәчәргә кирәк. Бераз гына соңгартсаң да, бу инде уңыш язмышында чагылыш таба. Шунысын да әйтергә кирәк, ул елларда механизаторлар үз илебездә җитештерелгән техника белән дә югары җитештерүчәнлек үрнәге күрсәткән. Һәр механизаторга аерым бер басу беркетелгән вакытлар да булды, дип искә ала Анатолий Петрович. Шул басуны сөрергә, культивацияләргә, ашлыгын чәчәргә, бөртек тишелеп чыккач корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртергә кирәк. Кыскасы, ашлык өлгергәнчегә кадәр гел басуда. Үзем үстергән ашлыкны "Нива" комбайны белән үземә суктырып алырга туры килгәләде, дип тә сөйләде механизатор. Сүз дә юк, механизаторның тырышлыгын ул вакытта тиешенчә бәяли дә белгәннәр. Мәсәлән, көндәлек норманы арттырып үтәүчеләргә басуда тантаналы шартларда премия һәм күчмә вымпел тапшырылган. Хезмәт кешесенең күңелен күрү өчен кырда агитбригадалар чыгыш ясаган, тырыш игенчеләр хөрмәтенә җыр-биюләр башкарганнар. Намуслы хезмәте өчен Анатолий Петрович бик күп Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган. Район алдынгылар слетында да катнашкан.
Гадәттә, лаеклы ялга чыккан кешеләрнең кайберләре үз эшләре турында ачылып китеп сөйләргә яратмыйлар. Анатолий Петровичны андыйлар рәтенә кертмәс идем. Үз хезмәтен яратып башкарган, аннан ямь тапкан кешеләр генә күңелдәге хатирәләрен башкалар белән теләп уртаклашалар, дигәннәрен ишеткәнем бар. Ул чыннан да шулай. Әнә, Анатолий Петровичның да күңелендәге хатирәләрен уртаклашасы килү теләген алдан ук сизгән идем. Ул аеруча да чагыштырулар китерергә ярата. 70-80нче елларны сагынып искә ала. Ул чорда тормышның һәр ягы кызык, күңелле булуы белән аерылып торды, аздан гына да канәгатьләнү хисе туа иде, ди ул. Ә хәзер бит алай түгел. Яшьләр азайды, авылда балалар бармак белән генә санарлык. Шуның өчен балалар бакчасы ябылган.
Балалар дигәннән, Анатолий Петрович хатыны Татьяна Васильевна белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Лена, мәсәлән, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, гаиләсе белән Казанда яши, инде балалары да зурлар. Александр да югары уку йортын тәмамлаган. Бүген район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсендә эшли. Анатолий Петрович та, озак еллар гомерен терлекчелектә эшләп үткәргән Татьяна Васильевна да балаларыннан бик канәгать. Оныкларының кайтуларын түземсезлек белән көтеп торалар.
Таң белән бергә уянырга гадәтләнгән Анатолий Петрович лаеклы ялда булса да, беркайчан кул кушырып утырмый. Үз гаиләсен, балаларын итле, сөтле итү өчен терлек асрый, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Хуҗалыгы да гел тәртиптә. Басуларда кызу эш кайнаганда җиңел машинасын кабызып, тракторчылар янына барып кайтырга да вакыт таба. Күңел әле дә булса туган як кырларына ашкына, ди ул.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев