Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Кайтып килердәй булам шул...

Яшь арткан саен үткәннәрне барлау, хыялда гына булса да, бала чакка әйләнеп кайту гадәти хәл кебек кабул ителә. Һәркем белән дә шулайдыр инде ул. Быел Ямбакты урта мәктәбен тәмамлап чыгуга нәкъ 40 ел тула. Сөбханалла, шул кадәр вакыт сизелми дә үтеп киткән. Моңа ышанасы да килми. Әле кичә генә мәктәптә...

Яшь арткан саен үткәннәрне барлау, хыялда гына булса да, бала чакка әйләнеп кайту гадәти хәл кебек кабул ителә. Һәркем белән дә шулайдыр инде ул.
Быел Ямбакты урта мәктәбен тәмамлап чыгуга нәкъ 40 ел тула. Сөбханалла, шул кадәр вакыт сизелми дә үтеп киткән. Моңа ышанасы да килми. Әле кичә генә мәктәптә укып йөргән кебек идек. Әйләнеп карасаң, җиргә күпме язлар, күпме көзләр һәм кыш-җәйләр килеп киткән. Гомерләр сизелми генә үтә дә китә икән ул. Ун ел элек гөр килеп классташлар белән мәктәпне тәмамлауның утыз еллыгын билгеләп үткән идек. Дөрес, ул вакытта кайберләре кайтып җитә алмадылар. Күбесенчә кызлар булды алар.
- Тазардык хәзер, күрсәгез, танымассыз да, - дип акландылар алар. Шуннан соң, кайбер рәсемнәр "В контакте"га куелгач, "Эх, кайтасы калган икән", - дип уфтанган булдылар. Ярый, бусы үткәндә калды инде. Инде кырык еллыкны җәйнең матур бер көнендә, Сабантуй тирәләрендә авылда очрашырга сүз куештык. Ул елны ямбактылар үзләре генә түгел, ә күршедәге Тукай, Көек, Ярдәм, Татар Такталысыннан килеп укыган классташларны якын итеп көтеп калалар.
Әле үткән ел Ямбакты сабантуенда классташларның кайберләре белән күрешергә насыйп булды.
Равил Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев