Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Изге һәм саваплы эш

Районның "Болгар" эзтабарлар отряды "Хәтер вахтасы -2012" регионара акциядә катнашты.

Безнең эзтабарлар бу изге эштә инде икенче тапкыр (узган ел алар Смоленск өлкәсенең Сычевка районында эшләделәр) катнаша. Отряд җитәкчесе, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андриянов мондый экспедициядә өч тапкыр булып кайтты. Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучыларның җәсәдләрен эзләп табып, аларны туганнар каберлегенә җирләү - кирәкле һәм саваплы эш. Һәлак булган солдатларның якты истәлегенә битараф булмаучылар гына шундый гамәлне кыла ала торгандыр.
Безнең отряд составына Куралово авылы Мәдәният йортының үзешчән сәнгать җитәкчесе Виктор Савинов, аның улы, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Евгений, шушы авыл балыкчысы Денис Герасимов, Кимнан слесарь-газчы Александр Воронов, Танкеевка мәктәбе укытучысы Игорь Юзеев керде. Алар алда үзләрен ни көтәсен яхшы белде, ә менә Кураловодан Сергей Захаров, Ким һәм Бураково мәктәбе укучылары Евгений Фомин белән Антон Порфишин экспедициядә беренче тапкыр гына катнашкан. Музейларга, төрле экскурсияләргә йөрү, очрашулар, яңа урыннарда булу алар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган.
Бу юлы безнең энтузиастлар Смоленск өлкәсенең Глинково районына керүче Большое Тишово авылы тирәсендә казу эшләре алып барган. Сугыш елларында биредә каты бәрелешләр булган, бик күп батыр сугышчыларның гомере өзелгән. Шуңа күрә илнең төрле регионнарыннан 500гә якын эзтабарлар отряды килгән.
- Быел һава торышы бик әйбәт булды, - ди Борис Алексеевич, - иртәдән кызарып кояш чыкты, көннәр кызу торды, без әле бераз кызынырга да өлгердек. Алда нинди әһәмиятле бурыч торуын барыбыз да яхшы аңладык…
Быел эзләнү отряды өч солдат җәсәденә тап булган. Узган ел исә 60 кешене эзләп тапкан алар. Бер караганда, хикмәт санда гына да түгел. Иң мөһиме - бу кирәкле эштә катнашып, хәбәрсез югалганнарны табып, аларның исем-фамилияләрен туганнарына һәм якыннарына җиткерү, дип саный Борис Андриянов. "Болгар" отряды берничә ел дәвамында 67 солдатның җәсәден эзләп тапкан һәм аларны кадер-хөрмәт белән җир куенына иңдергән.
Сүз дә юк, көн буе җир казу бер дә җиңел түгел. Шулай да, кичләрен учак янында гитарага кушылып җырлар җырлаган алар. Һәм, әлбәттә инде, эзләнү эшләрен киләчәктә дә дәвам итәргә сүз куешканнар.
Рәсемнәрдә: «Болгар» отряды (икенче рәттә сулда Б.Андреянов); эзләнү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined