И, гомер агышлары...
Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күп бала анасы Һава Исхаковага әле күптән түгел генә туксан яшь тулды. Сугышның бөтен авырлыгын, аннан соңгы елларның бөтен михнәтләрен күп күрсә дә, язмышның кырыс сынауларын җиңәрлек көч тапкан бу хатын әле дә балаларына, оныклары һәм оныкчыкларына, барча туганнары һәм якыннарына үрнәк булып тора. Ул катлаулы, тетрәндергеч елларда ничек барысына да түзделәр икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Алты бала тәрбияләп үстергән һәм “Ана даны” медале белән бүләкләнгән әнисенең тормышы турында турында Исхаковларның олы улы Таһир сөйләде.
БАЛАЧАК
Иске Рәҗәптә яшәгән әти-әнисе кызга сирәк очрый торган Һава дип исем кушкан. Ул елларда гаиләләрдә хәзерге кебек бер-ике бала белән генә чикләнмәгәннәр. Һава, мәсәлән, сигезенче бала булып дөньяга аваз салган, абыйсы Арыслангали аннан ике елга алданрак туган. Сигез бала арасыннан алар икәү генә исән калган, калганнары вафат булган. Һаваның әтисе авылда алтын куллы балта остасы буларак танылган. Үз хуҗалыкларында хәлдән килгән кадәр мал-туар асраганнар, берничә генә адымга сыеп беткән җир кишәрлегендә бәрәңге белән төрле яшелчә үстергәннәр. Әмма никадәр генә тырышсалар да, алар гына түгел, ә күпчелек башка гаиләләр дә ярлы яшәгән. Уйлап карасаң, моның сәбәпләре күп. Иске Рәҗәп элек- электән үзенең зурлыгы, халык санының күплеге белән аерылып торган. Һава, авылның башка балалары кебек, дус кызлары белән мәш килеп уйнарга яраткан. Шул ук вакытта әти-әнисенә булышырга кирәклеген дә беркайчан истән чыгармаган. Сугышка кадәр туган балалар кече яшьтән үк хезмәт тәмен белеп үскән. Авырлыклар белән булса да, Һава авыл мәктәбенә йөреп өченче классны тәмамлый. Бүтән укый алмый. Әнә шундый белем белән кереп китә ул тормыш сукмагына...
Яшьлек еллары
Көтмәгәндә башланган сугыш кешеләрнең тормышын астын-өскә китерә, бәгырьләрен телгәләп, җаннарына сагыш уты сала. Ул кырыс сугыш чорының вакыйгаларын бүгенгедәй аермачык хәтерли. Кырык беренче елның июнендә әле унике яшен дә тутырырга өлгермәгән кыз өчен коточкыч авыр сынаулар башлана. Гаиләләре белән елап әтиләрен фронтка озаталар. Ирләр фронтка киткәч, авылдагы тормыш тулысынча хатын-кызлар, картлар һәм бала-чага җилкәсенә төшә. Ашау яклары кысыла, туйганчы йоклау турында бөтенләй онытырга туры килә. Балалар зурлар белән беррәттән басуда, фермаларда эшли. Һаваны авылдашлары белән торф чыгарырга җибәрәләр. Кияргә киемең, ашарга ризыгың бармы, дип берәү дә сорап тормаган. Аякка чабата, өскә ни туры килсә шуны киеп, авылдан шактый еракта, төгәлрәге, Ульяновск өлкәсендә урнашкан Брәнде станциясенә чана яки арба тартып тоз, чәчүлек орлык, азык-төлек алырга барганын берничек онытмый. Ул вакытта күргән нужаны бүтән күрергә язмасын иде. Һава Минвәли кызы тагын бер вакыйганы хәтерендә саклый.
Берсендә аның абыйсы колхоз басуыннан бераз башак җыйган. Кайтканда аны кырчылык бригадиры күреп алган һәм бу хакта милициягә хәбәр иткән. Сәгате-минуты белән дигәндәй, аларның өенә килеп тентү уздыралар, уналты яшьлек Арыслангалине ике елга төрмәгә утырталар. Ундүрт яшьлек Һава абыйсын төрмәгә елап озатып кала. Нишләтәсең, авыр булса да, бу кайгыга да түзәрлек көч табалар. Һава колхоз фермасына сыер савучы булып эшкә урнаша. Акрынлап көн артыннан көн үтә. Көтмәгәндә-уйламаганда, кырык бишенче елның апрель аенда фронттан әтиләре кайтып төшә. Аны авыру сәбәпле кайтарганнар икән. Ә инде май аенда зарыгып көткән хәбәр – Җиңү турындагы хәбәр килеп ирешә. Тик ни кызганыч, кырык бишенче елның июнендә Һаваның әтисе вафат була...
Тормыш
дәвам итә...
Сугыш тәмамлану белән авылга фронттан солдатлар кайта башлый. Һаваның булачак ире, Иске Рәҗәп авылы егете Якуп Исхаков та яу кырыннан күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайта. Һава белән Якуб илленче еллар башында гаилә корып яши башлый. Исхаковларның мәхәббәт җимеше булып өч уллары һәм шул кадәр үк кызлары туа. Авылда көндәлек эш-мәшәкатьләр беркайчан бетеп тормый. Исхаковлар балаларын да кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстерә. Һава Минвәли кызы иртәдән хуҗалык фермасына ашыга. Пенсиягә чыкканчыга кадәр туктаусыз фермада хезмәт куя ул. Ул елларда әле фермада терлекчеләр бөтен эшне кул көче белән башкарган. Көненә өч тапкыр сыерларны барып саву гына да үзе ни тора. Әле бит йорттагы эшләргә дә өлгерергә кирәк. Кече яшьтән кул арасына кереп үскән балаларының даими ярдәмен тоеп тора ул. Эштән кайткач аларны тәмле пироглар пешереп сыйлый, кичләрен җылы оекбашлар, пирчәткәләр бәйли. Гаилә башлыгы да балаларына һәр эштә үрнәк булып тора.
– Мәшәкатьләре җитәрлек булса да, әти көн саен газета-журналлар һәм китаплар укырга да вакыт тапты, – ди Таһир Якуп улы. – Элек бит бөтен кешенең дә белем алу мөмкинлеге булмаган, әти дә, әни дә башлангыч мәктәпне генә тәмамлаган. Шуңа күрә алар безгә һәрвакыт укыгыз, белем алыгыз, дип әйтә килделәр...
Ни кызганыч, әле җир җимертеп яшисе урында, Якуб Исхак улы Исхаков илле бер яшендә вафат була. Бу кайгыны Һава Минвәли кызы бик авыр кичерә.
Барысы да –
балаларга
Әтиләре үлгәндә, Исхаковлар гаиләсендәге төпчек бала – Гүзәлгә ун яшь тулса, олы уллары Зөфәр Казан ветеринария институтын тәмамларга өлгерә. Таһир дә шушы уку йортында белем алган. Идрис медицина институтында укыган. Урта мәктәптән соң Зөлфия белән Рәисә дә югары уку йортын тәмамлаганнар. Монда шунысын да әйтергә кирәк, заманында үзе укый алмагач, Һава Минвәли кызы балаларын ничек тә булса белемле итү өчен бөтен тырышлыгын биргән.
– Безнең әни бөтен нәрсәне, шул исәптән ризыкны тигез итеп алты балага бүлеп бирде, – ди Таһир. – Күбрәк безнең хакта кайгыртты. Шуның өчен әни йөзенә беркайчан кызыллык китермәдек, укуда булсынмы, эштәме – һәрчак үрнәк күрсәтергә тырыштык. Зөфәр белән Таһир армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң туган якларына әйләнеп кайта. Икесенең дә хезмәт эшчәнлеге безнең район белән аерылгысыз бәйле. Зөфәр – зотехник, Таһир исә райондагы баш ветеринария табибы урынбасары булып эшли. Казан медицина институтының стоматология факультетын тәмамлаган Идрис Казандагы клиникаларның берсендә эшли. Кызлары да тормышта үз урыннарын тапканнар – Пермь һәм Саратов өлкәләрендә хезмәт куялар. Исхаковларның ундүрт оныклары һәм унбиш оныкчыклары бар.
– Безне якты дөньяга тудырып үстергән әти- әнигә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек, – ди Таһир Якуп улы. – Без алар алдында мәңге бурычлы, алар белән чиксез горурланабыз!
Хәзер Һава Минвәли кызы Болгарда улы Таһир белән килене Наталья тәрбиясендә яши. Балалары, оныклары өй тутырып барысы бергә җыела торган көннәрне түземсезлек белән көтеп ала. Бергә чагында һәрчак күңелле, сөйләшер сүзләр бетмәс кебек. Һава Минвәли кызы тормышның бөтен ямен балаларда, нәселне дәвам итүче онык-оныкчыкларда күрә. Аларның киләчәге бәхетле булсын иде, дип теләкләр тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев