И, бу гомер дигәннәре...
Өстәлдәге кәгазьләрне барлап утырганда, кулыма бер фоторәсем килеп керде. Сыйфаты бик үк шәп булмаса да, моннан 35 ел элек төшереп алынган фотодагы кешеләрнең барысы да минем өчен якын һәм кадерле. Кайберләре белән әле шактый еллар бергә эшләргә дә туры килде.
Ни кызганыч, 1987 елның 5 маенда, Матбугат көнендә (совет чорында май аенда билгеләп үттеләр) төшерелгән фотодагы кешеләрнең күбесе инде арабызда юк. Искә төшергән саен мин аларның урыннары оҗмахта булсын иде, дип телим. Һәркайсы турында күп итеп язарга мөмкин, күңелдәге хатирәләрне барларга тотынсаң, бер генә түгел, хәтта ике китапка да сыеп бетә алмас кебек.
Редакция белән типография элеккеге Куйбышев урамындагы (хәзерге Шеронов урамы) 14нче йортта урнашкан иде. Зур агач бинаның алгы, урам ягына карап торган өлешен, редакция биләп торды, типография – бераз арттарак, ишегалдында. Бер түбә астында ике коллектив гел аралашып, мәш килеп эшләде, хезмәткәрләр бер-берләре белән дуслашып беттеләр, чын туганнар кебек кунакка йөрештеләр. Бөтен нәрсә уртак булды. Аннан да бигрәк, типография белән редакция коллективын эшкә карата булган зур җаваплылык хисе берләштерде. Газета чыгару белән бәйле булган бөтен йөкне бергәләшеп җигелеп тарттылар, дияргә дә мөмкин.
Хәзер газетаны тулысынча компьютер ярдәмендә әзерләп чыгарсалар, элек барысын да кул көче белән башкарырга туры килде. Редакциядә машинкада басылган һәм инде редактор тарафыннан төзәтелгән текстларны типография залында Нурлизә апа Җәлилова белән Земфирә апа Казакованың күз нурын түгеп кулдан җыеп утырганнарын әле дә хәтерлим. Фәридә апа Йосыпова белән Анастасия Яруллина татарча һәм русча текстларны линотипта да җыйды. Кырык төштән ямап, утыз тугыз урында төзәтеп бетергән кадимилек шушы аппарат гел ватылып йөдәтте. Газета басылган көннәрдә техник Мөнип абый Гомәров линотип бүлмәсеннән чыкмады да бугай. Газета баса торган иләмсез зур һәм авыр станокларны да гел ул төзәтеп торды. Кыскасы, бөтен эшне булдырды.
Элек газета атнасына өч тапкыр чыкты. Газетаны җыеп бетереп, басарга тапшыру өчен кул куйганчыга кадәр, редакция һәм типография хезмәткәрләренә тәгәрмәч эчендәге тиен кебек бөтерелергә туры килгән чаклар да булды. Кайвакыт полосадагы әзер материалны алып, аның урынына башкасын куярга, дип райкомнан шалтыраталар, йә берәр вәкил килеп җитә торган иде. Ул елларда газета партиянең район комитеты органы булып саналды. Райком кушканны үтәми хәлең юк. Китергән материалны линотипта җыеп полосага тезгәнче никадәр вакыт үтә. Әле аны хата китмәсен өчен кат-кат укырга, кирәк урында төзәтеп җибәрергә туры килде. Бу исә шактый вакытны алды. Шунысын әйтергә кирәк, газетаны баса башламый торып, редакция хезмәткәрләре өйгә кайтып китәргә ашыкмады. Газетаның ул чактагы редакторы Анатолий Самаркин белән типография директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Растремин печатниклар янәшәсендә булды. Растреминнан соң типография белән Александр Кузнецов, Нина Тимофеева һәм Нина Столярова җитәкчелек итте.
Сиксәненче елларда редакция коллективы зур иде. Хатлар, авыл хуҗалыгы, промышленность, социаль мәсьәләләр, тәрҗемә бүлекләре штатында тәҗрибәле журналистлар һәм әдәби хезмәткәрләр эшләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдулла Бикмаметов озак еллар редакторның тәрҗемә буенча урынбасары булып торды. Миңа аның Яңа Рәҗәп мәктәбендә балалар укытканы турында сөйләгәннәре бар иде. Кузнечиханы район иткәч, аны шунда татар телендә чыккан газета редакторы итеп куйганнар. Соңыннан, бу авылда район бетерелгәч, Куйбышев (хәзерге Болгар) шәһәренә күчергәннәр. Габдулла абый кырыс, сүзен йөзгә бәреп әйтә торган кеше иде. Русча текстларны татарчага югары дәрәҗәдә тәрҗемә итте, белемле, югары культуралы кеше иде ул. Гарәпчә укыды һәм язды.
Машинистка Нәкыя апа Хәмидуллинага текстларны тәрҗемә итеп әйтеп торганда, күңелендә шигырь юллар да туа иде аның. Соңыннан, хәтер почмагына теркәп куйган шул шигырь юлларын кәгазь битенә төшерде. Сиксән яшьлек сугыш ветеранының шигырьләрен «Укучы Габдулла Бикмәмәтов» имзасы белән пионерларның «Яшь ленинчы» газетасында еш бастырып чыгардылар. Белмәгән нәрсәсе, белмәгән кешесе юк иде ул Габдулла абыйның. Вафатына да байтак еллар узды, урыны оҗмахта булсын.
Район газетасын элек һәр йортта да диярлек көтеп алдылар. Тиражының 5 меңнән артып киткән еллары да булды. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Элек бит бер кечкенә генә район газетасы да халыкка ничаклы мәгълүмат җиткерде! Чит ил, СССР, республика һәм район яңалыклары һәр санда диярлек урын алды. Үзебезнең районның ирешкән казанышлары, хезмәт батырлары, игенчеләр һәм терлекчеләрнең алдынгы тәҗрибәсе турында күп язылды. Газета журналистлары Александр Шишмарев, Надежда Парамончева, Иршат Хәмидуллин командировкалардан кайтып кермәде дә диярлек. Мәктәп укучылары, штаттан тыш хәбәрчеләр дә еш язып торды, алар белән очрашулар үткәрелде, иң активларына кызыксындыру бүләкләре тапшырдылар. Район газетасы белән хезмәттәшлек итүчеләрнең кайберләре, мәктәпне тәмамлагач, журналист һөнәрен сайлады.
...Ни кызганыч, армиядән кайткач хезмәт юлын башлап җибәргән редакциянең бинасын инде сүтеп ташладылар. Типографиядән дә берни калмады. Төрле елларда бергә җыелып истәлеккә төшкән фоторәсемнәр генә саклана. Шуларны кулга алам да, инде арабыздан киткән остазларым, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрем күз алдына килеп баса. И, бу гомер дигәннәре, кай арада шулай үтте дә китте икән соң? Инде хәзер истәлекләрне барлап, үткәннәрне сагынып яшәргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев