Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Хәзерге тормышым бик рәхәт...”ди ул

Бер күреп сөйләшүгә үк истә кала торган кешеләр була. Күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ольга Петровна Курочкина да миндә шундый тәэсир калдырды. Ирина Телицына Ольга Петровна гаиләсе белән гомер буе Аграмак авылында яши. Болгарга күчеп килүенә әле биш кенә ел. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак,...

Бер күреп сөйләшүгә үк истә кала торган кешеләр була. Күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ольга Петровна Курочкина да миндә шундый тәэсир калдырды.
Ирина Телицына
Ольга Петровна гаиләсе белән гомер буе Аграмак авылында яши. Болгарга күчеп килүенә әле биш кенә ел. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак, аңа моннан фатир бирәләр. Фатиры да үзе кебек көлеп тора сыман, иркен, чиста, җыйнак фатирда уңган хуҗабикә кулы сизелә...
Олы тормыш юлы үткән Ольга Петровна үз гомерендә авырлыкларны да, кайгы-хәсрәтне дә күп күрә. Әтисе сугышта һәлак була. Сугыш елларында башкалар кебек, аны да окоп казырга җибәрәләр. Аннары Куйбышев МТСында алты айлык тракторчылар курсында укый һәм кайткач, чылбырлы яңа тракторда эшли башлый. Хезмәтен тырышып, җиренә җиткереп башкара. Аннары ире киңәше белән фермага дуңгыз караучы булып урнаша. Монда да сынатмый, һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләве өчен аны хуҗалыктан берничә тапкыр район алдынгылар слетына җибәрәләр. Әнә шулай кырык ел буе башкаларга үрнәк күрсәтеп эшли.
Алар ике кыз, ике малай үстерәләр. Барысына да белем бирергә тырышалар. Бер кызлары табиб, Мурманскида яши, икенче кызлары Алма-Атада җиңел промышленность техникумын тәмамлый һәм шунда кала. Кызлары ел саен кайтып әниләре янында озак кына торып китәләр. Уллары инженер һөнәре ала. Ни кызганыч, алар тормыштан иртәрәк китәләр. Ана йөрәгендә бу югалтулар тирән эз калдыра һәм ул әле дә аны тыныч кына сөйли алмый. Ире белән алар кырык ел тату гомер итәләр. Аның вафатына да байтак вакыт үткән.
- Ул тормышта бик әйбәт кеше булды,- ди Ольга Петровна.- Терлек-туарны күп асрадык, шуның белән балаларны укытып чыгардык. Умарталар да тоттык. Ирем күгәрченнәр яратты, алар да бар иде.
Йорт янында зур гына җиләк-җимеш бакчасы була. Күп итеп яшелчә үстерәләр. Әлбәттә, чәчәкләргә дә урын табыла.
Хәзер дә, күп фатирлы йорт янында, аның үтенече белән петуньялар утыртканнар, хәзер алар аллы-гөлле чәчәккә күмелгән. Өендә дә тәрәзә төпләрендә төрле гөлләр чәчәк атып утыра.
Тормыштан ямь табып яшәгән Ольга Петровна һәркем турында мактап кына сөйли. Үзенә беркетелгән социаль хезмәткәр Светлана Малыгина, участок табибы Сергей Ермилов, шәфкать туташлары һәм сатучылар - барысына да җылы сүзләр таба. Олы яшьтәге кешегә күп кирәк түгел бит, игътибар күрсәтелсә, ягымлы итеп хәлен белешсәләр шул да җиткән. Әйе, гомер тиз үтә, әле кайчан гына ул үзе олы яшьтәге авылдашларына ярдәм итә иде...
Ольга Петровна хәзерге тормышына шатланып бетә алмый. Югалту хәсрәтен күп күрсә дә, бүгенгесе рәхәт, ди ул. Сабыр холыклы ветеран әнә шулай яшәүдән ямь табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев