Кадет мәктәп-интернатының унберенче класс укучысы Евгений Ермилин киләчәктә хәрби кеше булырга хыяллана. Ватанга хезмәт итүне ул чын ирләр эше дип саный.
Марина Зайцева
Бу егет беренче карашка ук миндә җылы тәэсир калдырды - үзен бик гади тота, туры сүзле, ачык йөзле. Бүгенге яшьләрнең күбесенә хас булган тәкәбберлек тә, тупаслык та сизмәдем. Үз-үзенә тәнкыйтьчән, шул ук вакытта горур да.
Евгений - гап-гади авыл малае. Ермилиннар гаиләсе яшәгән Покровка авылына әле шәһәрдәге уңайлыклар килеп җитмәгән: авылда табигый газ да, спутник телевидениесе дә, балалар бакчасы, мәктәп һәм клуб та юк. Хәтта азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларын да күрше Кузнечихага барып алырга туры килә. Шуңа да карамастан, бу авылда яшәгән унбиш кеше туган якларыннан башка җиргә күчеп китәргә теләмиләр.
Евгений кечкенәдән үк үзендә ихтыяр көче тәрбияләгән. Беренче класстан башлап, көн саен Кузнечиха мәктәбенә укырга йөргән. Монда барып кайту гына да ун километрга җиткән. Алар дусты һәм классташы Андрей Данилин белән бергә йөргәннәр. Шулай икәүләшеп кышкы салкыннарда тездән кар ерып, көзге яңгырларда, язгы ташуларда пычрак ерганнар. Бары тик берничә ел узгач, үз балалары мәктәпкә укырга кергән күршеләре ат белән йөртә башлый.
Апасы һәм абыйсы мәктәпне тәмамлап читкә киткәч, Евгений әти-әнисе өчен бердәнбер ярдәмче булып кала. Аларның хуҗалыгы зур - абзар тулы мал-туар: сыерлар, бозаулар, дуңгызлар, күпсанлы кош-корт - барысын да ашатырга, җыештырырга кирәк. Егет терлек абзарларын да чистарта, тирес чыгара, ә печән чапканда әтисенең беренче ярдәмчесе. Тракторны да, җиңел машинаны да йөртә белә, кирәге чыкса, вак-төяк ремонт та ясый ала...
Кадетлар мәктәбенә Евгений үзе теләп килә, чөнки монда белем алырга да, шул ук вакытта булачак хәрби хезмәт өчен бик кирәкле физик чыныгу да алырга мөмкин. Вакыт аның хаклы булуын күрсәтә.
Бу уку йортында физик хәзерлек, сафта йөрүгә зур игътибар бирәләр, спорт ярышлары да еш уздырыла. Моннан тыш, Евгений мәктәп каршында эшләгән волейбол, футбол, җиңел атлетика секцияләренә дә язылган. Тырыш егетнең беренче уңышлары да күренә: ул барлык мәктәп ярышларында катнаша, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конкурс һәм акцияләрдә мәктәпнең данын яклап чыгыш ясый.
Евгений интернатта яшәү шартлары армиядәге таләпләргә якын, ди. Читтән килүчеләр өчен ул чын тормыш мәктәбенә әйләнгән. Чөнки монда вакытыңны бушка уздырып булмый, теләсәң-теләмәсәң дә тәртип сакларга, тәрбиячеләргә буйсынырга туры килә. Ә тәрбиячеләр көн режимын үтәүгә һәм тәртип саклауга зур игътибар бирәләр.
Монда Евгений сугыш турында күпсанлы нәфис һәм документаль фильмнар караган. Китап укуга нык тартылган, хәтта шәһәр китапханәсенә дә язылган.
Күбесенчә рус классиклары әсәрләрен укый. Укуда да сынатмаска тырыша, ә яраткан фәннәре - математика һәм физкультура...
- Физик яктан ныклы хәзерлек, көч һәм чыдамлык - хәрби кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, - ди Евгений. - Үзеңдә Ватанга тугрылык тәрбияләргә кирәк, хәрби кеше намуслы, тәртипле булырга, үз бурычына җаваплы карарга тиеш. Дуслыкны саклый белергә кирәк. Кадет мәктәбендә мин дә дуслар таптым - Кирилл Куликов, Илдар Вахитов, Альберт Минтаһиров, Александр Клюкин минем ышанычлы иптәшләрем...
Яшь егетләрнең күбесе монда да хәрби хезмәт турында хыяллана. Берәүләр армиягә китәргә, икенчеләре танк училищесына керергә җыена. Ә менә Евгений үзе генерал С. М. Штеменко исемендәге Краснодар югары хәрби училищесын сайлаган. Киләчәктә аңа уңышлар юлдаш булсын, хыяллары чынга ашсын!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев