Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гаилә шау-шулы Мәскәүдән Спас районына күченеп кайткан

Без Шишкиннар яшәгән Кузнечиха авылында булып, аларның тормышы, ничек яшәп ятулары белән кызыксындык.

Моңарчы халык авылдан шәһәргә агылган булса, хәзер инде каланы ташлап, яңадан авылга кайта башладылар. Шәһәрдә туган һәм шунда гомер иткән кешеләрнең авыл җиренә тартылуы кызык та, гаҗәп тә тоела. Нишләтәсең, әбиләр әйтмешли, гел яхшыга гына булсын.

Сергей Шишкин Кузнечиха авылына хатыны Мария, улы Иван һәм кызы Настя белән кайтып төпләнгән. Халкы елдан-ел кимеп, киләчәк язмышы бик үк өметсез булмаса да, барыбер бераз сагайта торган мондый авылдан күпләр матур тормыш эзләп башкалага китеп бару турында хыялланса, Шишкиннар тоткан да шушы җирлеккә кайтып урнашкан. Үз хуҗалыкларын булдырганнар. Гаилә башлыгы Сергей Сергеевич – табиб. Спас хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли.

Без Шишкиннар яшәгән Кузнечиха авылында булып, аларның тормышы, ничек яшәп ятулары белән кызыксындык.

Сергей Сергеевич белән без беркадәр алданрак, Спас хастаханәсе турында кечерәк фильм төшергәндә үк танышкан идек. Шул чакта  ашыгыч ярдәм бүлегендә башкала табибы эшләве турында әйттеләр. Әлбәттә инде, Сергей Сергеевич белән якыннанрак аралашасы килү теләге туды.

– Сезгә бераз көтеп торырга туры киләчәк, – диде Шишкин. – Авыр хәлдәге пациентны китерделәр, аны кабул итәсе һәм стационарга саласы бар.

Шулчак шәфкать туташларының берсе каталкада яткан олы яшьтәге ир-атны табиб бүлмәсенә этеп кертте.

– Пневмония түгелме икән? – ди Сергей Сергеевич авыруны кабул итәргә әзерләнеп. – Кузнечихадан. Үзе генә яши. Бер атнадан артык өендә ялгызы гына чирләп ята. Бүген көч-хәл белән генә хастаханәгә килеп күренергә күндерә алдык үзен. Хәле шәптән түгел. Олы яшьтәгеләрнең бер үзенчәлеге бар: табибларга күренәселәре килми. Сырхау тәмам аяктан екканчыга кадәр түзмәкче булалар. Алай ярамый.

Тиз эш итәргә кирәк

Без Сергей Сергеевичның эштән бушаганын көтәргә булдык. Шишкиннар нәселендә – барысы да табиблар. Бабасы, әбисе, әтисе белән әнисе медицинада эшләгән. Уллары Сергей Мәскәү медицина университетына укырга кергәч, нигәдер бик шатланмаганнар. Бәлки башка һөнәр сайлар, дип уйлаганнардыр.

Университетны тәмамалагач Шишкин ашыгыч ярдәм бүлегендә интернатура узган һәм шул өлкәдә эшләргә калган. Гомерен кешеләр коткаруга, ашыгыч ярдәм күрсәтүгә багышлаган. Мәскәүдә булган терактларда, көтмәгәндә килеп чыккан гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүчеләрне дәвалауда катнашкан. Еллар дәвамында бик тиз эш итәргә өйрәнгән, зур тәҗрибә туплаган.

– Гадәттән тыш хәлләр вакытында махсус бригада составында эшләргә туры килде, – ди Сергей Сергеевич. Көн дәвамында шулкадәр күп шалтыраталар, хәтта телефон аппараты кызып чыга. Башкалада юл-транспорт фаҗигаләре еш килеп чыга. ФСБ белән эшләгән вакытлар да булгалады. Терактлар, шартлый торган җайланмаларны зарарсызландырганда, күп кешеләр катнашындагы тәртипсезлекләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм иттек. Һәркайсының аерым үзенчәлекләре бар. Аннары 26нчы подстанциягә күчтем. Монда да махсус бригада. Юл-транспорт фаҗигаләренә эләгүчеләр, йортның иң өстәге катыннан яки башка биеклектән егылып төшүчеләр, асылынып үлүчеләр, урамда җәрәхәтләнүчеләр, утлы коралдан яраланучылар янына ашыктык. Бу бик авыр, кешедән зур киеренкелек таләп итә торган эш. Шул ук вакытта мавыктыргыч та. Кешеләргә иң кирәкле вакытта ярдәм итә алганың өчен куанып куясың. Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләгәндә мин күп нәрсәгә өйрәндем. Вакытында килеп, кешегә квалификацияле ярдәм күрсәтә алсаң, бик күп очракларда аның гомерен саклап калырга мөмкин. Монда тизлек беренче урында тора.

– Димәк, хастаханәдә ашыгыч ярдәм бүлеген сайлавыгыз да очраклы түгел...

– Дөресен әйткәндә, мин хастаханәдә эшләргә җыенмаган идем. Үз хуҗалыгымны булдырасы килгән иде.

Башкаладан – авылга

Табиб янына пациентлар күп килә башлагач, без аңа комачауламаска булдык. Кузнечихада иркенрәк шартларда очрашырга килештек.

– Без бит әле август аенда гына бу якларга кайтырга ниятләдек, әле юньләп күченеп бетергә дә өлгермәдек, – дип кисәтеп куйды Сергей Сергеевич. – Ярар, алайса мин сезгә хуҗалыгымны күрсәтермен.

Без Кузнечихага төштән соң барып җиттек. Яшел төскә буялган матур, җыйнак йортны тиз эзләп таптык. Машина тавышын ишетеп булса кирәк, зур итеп ачылган капка артында Шишкин үзе күренде. Хатыны Мария безне өйдә көтеп торган икән.

– Ничек соң башкаладан китәргә булдыгыз?

– Беләсезме, Мәскәү хәзер халык белән шыплап тулган, анда яшәве кыенлаша бара, – ди Сергей. – Мондый карар башка көтмәгәндә килде. Берсендә шулай өйгә кайттым. Үзем үскән ишегалдында машина куярлык түгел, хәтта алма төшәрлек тә урын калмады. Подъездга керәм, өйдә капиталь ремонт башланып китәргә тора... Хатын белән утырдык та, тыныч тормышта яшәү турында уйлый башладык. Мәскәүдә бит бөтен гомер эштә, эшкә бара һәм аннан кайта торган юлда үтә. Бөтен җирдә “бөкеләр”. Экология турында әйтеп торасы да юк. Сулый торган һава, ашый торган ризык – барысы химия! Ә монда алай түгел. Йомырка, ит, сөт, ипи – натураль.

Авыл тормышы

Бүлмәгә Шишкинның хатыны Мария килеп керде. Белгечлеге буенча инженер-химик, “Росатом”да эшләгән.

– Авылда әйбәтме, балалар үзләрен ничек хис итә?

– Балаларның ничек шатланганын белсәгез икән, – ди Мария. – Кайчан теләсәләр, шул вакытта урамга уйнарга чыгалар. Шәһәрдә мондый мөмкинлек юк. Авылда балалар бакчасы, мәктәп эшли.  Улыбыз Ваня быел беренче класска укырга керде, кызыбызны балалар бакчасына илттек. Укыйлар да, тал чыбыгыннан төрле әйберләр үреп ясау серләренә өйрәнәләр. Алар белән бергә, үзем дә мавыгып киттем.

– Кузнечихада күңелсез түгелме?

– Баштарак ияләшеп бетә алмадык. Мондагы тынлыкка исең китәрлек! Йокыбыз туя башлады. Авылда да рәхәтләнеп яшәргә була. Күңелеңә хуш килгән шөгыль табарга кирәк. Менә без үрдәк, каз, тавык асрыйбыз. Әле тагын планнарыбыз бар.

Мария шулчак балалары белән дәрестә ясаган әйберләрен күрсәтә.

– Мәктәптә бик әйбәт укытучылар эшли. Алар безне күп нәрсәләргә өйрәтәләр, - ди Ваня. – Бөтен классыбыз белән музейга бардык. Авылда дусларым да күп минем.

– Музейга мин дә беркадәр экспонатлар алып кайттым, – дип өсти Сергей. – Мин элек эзтабарлар отряды белән казу эшләрендә катнаштым. Әйдәгез, мин сезгә хуҗалыгымна күрсәтеп керим әле...

Зур, иркен ишегалдына чыгабыз. Лапас, берничә сарай күренеп тора.

– Мондагы корылмаларны беркадәр үзгәртәсе, ныграк итәсе килгән иде. Кыскасы, эш җитәрлек. Ярдәмчеләр дә булачак. Җәйгә Мәскәүдән дуслар кайтырга тиеш, – ди Шишкин.

Шулчак сарайдан каңгылдашып казлар йөгерешеп чыкты. Хуҗаларын әллә кайдан танып торалар.

– Бер казыбыз гел Сергей артыннан ияреп йөри, – дип елмая Мария. – Кечкенә эт баласы диярсең. Мондый нәрсәне әле беренче тапкыр күрүем.

Кирәксез кешеләр

– Ни өчен Кузнечиханы сайладыгыз? Бу авыл белән сезне нәрсә берләштерә?

– Бер дустым күптән бирегә кайтып йөри. Монда аның фермасы бар. Җәй көннәрендә мин дә аның белән бу авылга кунакка кайткаладым. Узган ел үзебез дә күченеп кайтырга булдык. Бергәләшеп фермер хуҗалыгын үстерәсе килә. Конкрет планнарыбыз да бар.

– Кызык... Авыл кешеләре эш эзләп шәһәргә китү ягын карый, шәһәрдә яшәүчеләр авылны үзләштерә башлады...

– Кайчак мин мондый кешеләрне аңлап бетермим. Ничек инде авыл җирендә эш булмасын ди? Яшьләрнең хәзер бик кыймылдыйсы килми. Кәгазь тутырып кына берәү дә сиңа күп акча түләргә теләмәс. Мәктәпне тәмамлауга барысы шәһәргә ыргыла. Анда өеп куйган, дип уйлыйлармы икән әллә? Мондыйларны күп очраттым. Шәһәргә киләләр дә, 20 еллап таксист булып эшлиләр, ә яшәргә фатирлары юк. Вакытлыча гына берәүнең фатирында яшәп акча җыя алмыйсың. Ипотекага фатир алу турында хыялланасы да юк. Шул ук вакытта авылда эшләргә кешеләр җитми. Кайчан да булса бу мәсьәләне хәл итми калмаслар. Авылдан киткән кешеләр барыбер авылга әйләнеп кайтачак. Шәһәр халкының авылга кайтырга теләвен дә аңларга була. Шәһәр тормышы кешене бик бетерә. Мондагы тормыш ритмы, даими стресслар үзенекен итә. Инфаркт һәм инсультлар каян килә дип беләсез? Бер нәрсә дә эзсез узмый.

Халык аңларга тиеш

Бәхетле гаиләгә, үзләренең ишегалдында бар дөньяларын онытып уйнап йөргән балаларга карап сокланып куйдым. Йорт хайваннарын телевизор экраныннан түгел, ә ишегалдына чыгып күргән кыз белән малай Мәскәүдәге яшьтәшләреннән күпкә бәхетлерәк. Шишкиннарның бу якларга яшисе килеп яшәү өчен кайтуларын халык үзе дә аңлар әле.

– Авылда вакыттан күп нәрсә юк, - ди Сергей Сергеевич, тавыкларга бодай сибеп. – Иренмәсәң, әллә нәрсәләр эшләп бетерергә була. Мин, мәсәлән, китап укырга яратам, кылычлар җыям. Әлегә бөтен кылычларымны да алып кайтмадым. Балыкка, ауга йөрим, гаиләбез белән гөмбә, җиләк җыярга барабыә, урманга саф һава суларга еш чыгабыз. Һава торышы әйбәт булса, теләсә кайсы көнне табигать кочагына чыгарга мөмкин. Ә шәһәрдә... Аның бер башыннан икенчесенә чыгып җитү өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Бөкегә эләксәң, күзгз бернинди урман яки елга тирәсе күренми. Тизрәк кайтып җитү турында гына уйлыйсың.

Эпилог

Дөресен әйткәндә, Шишкиннар өеннән тиз генә китәсе дә килмәде. Әмма чама хисен онытып бетерергә ярамый. Җитмәсә, Сергей Сергеевич төнге сменадан кайткан. Аның ял итәсе бар.

– Киләчәк планнарыгыз зурмы?

– Бик зур, – диләр Шишкиннар. – Инде яз аена кердек, бакча эшләре башланып китәргә дә аз вакыт калып бара. Җиребез зур. Җиләк-җимеш куаклары утыртасыбыз килә. Өйдә дә эш җитәрлек. Ремонт ясыйсы бар. Йортны матурларга җыенабыз. Безнең якларга көзен килеп чыгарсыз. Шунда эшебезнең нәтиҗәләрен күреп китәрсез.

Мин юл буе Шишкиннар гаиләсе турында уйланып кайттым. Бәлки әле аларның үрнәгендә безнең якларга тагын шулай күченеп кайтучылар табылыр? Туган җир җылысын тоеп яшәү дә бәхет бит ул.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев