Эшләреннән җылы нур бөркелә
Шәһәребездә яшәүче Олег Казаков фикеренчә, фантазияң җитсә, агачтан да күп нәрсәләр ясарга була.
Аның үзенчәлекле эш стиленә, иҗат үрнәкләренә сокланмый мөмкин түгел.
Ольга СТРЕЛОВА
Агачка төрле сын-бизәкләр төшерү сәнгате турында күптәннән мәгълүм. Элек, мәсәлән, авыллар үзләренең атаклы балта осталары белән дан тоткан. Махсус белемнәре булмаса да, йортлар, каралты-кураны шулкадәр матур итеп төзегәннәр, гади генә эш кораллары ярдәмендә төшергән бизәкләр ерактан ук балкып, нур сибеп торган. Мондый кешеләрне барысы да ихтирам иткән. Дөрес, хәзер дә юк түгел әле агач эше осталары. Әмма аларның саны азая. Әйтик, соңгы араларда агач панно ясау популярлаша бара. Шуның ярдәмендә дә игътибарны җәлеп итәрлек дизайн булдырырга мөмкин. Олегның да мондый кабатланмас “картиналары” аз түгел.
Агачтан әйберләр ясау белән Олег яшьли мавыга башлаган. Армиядән кайткач бер кеше белән танышкан ул. Бу кеше аны остаханәсенә чакырып, үзе ясаган әйберләрне күрсәткән, күп еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Икенче төрле әйткәндә, Олегта агач эшенә зур кызыксыну уяткан. Башта ул ун ел Казандагы сәнгать салоннарының берсендә багет остасы булып эшләгән. Бу һөнәр бик гади булып күренергә дә мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Агачны да дөрес итеп кисә, эшкәртә белергә кирәк. Әйтик, сыйфатлы рам ясау өчен генә дә никадәр осталык һәм тырышлык таләп ителә. Шулай да, Олегны күбрәк панно кызыксындырган. Бераз гына буш вакыты килеп чыгу белән кулына эш коралларын алган...
Инде туган шәһәре Болгарда яши башлавына да шактый вакыт узган. Тыюлыктагы Икмәк музеенда эшли. Зур шәһәрдәге ыгы-зыгы, шау-шуга түзә алмыйча кайттым, ди ул. Хәзер инде гади генә агач кисәген дә сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерә алырлык осталыкка ия. Аның панносында кызарып пешкән алма, ачык саргылт төстәге груша, чия, кызгылт гранат, гадәти булмаган балыклар һәм башка нәрсәләр күрергә була. Шунысын әйтергә кирәк, оста бер генә детальне дә күздән ычкындырмый. Мәсәлән, гранатның һәр төшенә кадәр кисеп ясый. Аннары акрил буяу һәм лак белән тигезләп буяп куя.
Кайдан илһам ала икән ул?
– Әйтик, урамнан барганда гадәти булмаган бер агач күрсәм, сокланып карап торам, – ди Олег. – Шулчак күңелдә төрле уйлар бөреләнә, остаханәгә кайтып утырам да, җиң сызганып эшкә керешәм. Сәгатьләр буе утыра алам...
Күп нәрсәләргә ул Интернет челтәре аша мастер-класслар карап та өйрәнә, кайбер кызыклы тоелган мәгълүматларны куен дәфтәренә теркәп куя.
– Камиллеккә ирешү өчен тырышырга кирәк, – ди оста.
Шунысын да әйтергә кирәк, кисү һәм эшкәртү өчен агачны да сайлый белергә кирәк. Тиешле эшләнмәләрне Олег юкә агачыннан әзерли. Чөнки ул кискеч һәм өтерге белән эшләү өчен бик җайлы, өстәвенә йомшак та. Юкә агачының тигез ак төсе дә матур. Гомумән, юкә бик күп таләпләргә туры килә торган материал булып санала.
Олегның остаханәсендә дә булырга туры килде. Кайчан гына керсәң дә, биредә юкә йомычкасы исе килеп тора, кечерәк кенә бүлмәдә эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Эш коралларының күплегенә исең китәрлек. Шушы остаханәдә сәнгать әсәренә тиң булырлык әйберләрне ясый да инде ул. Һәр эшеннән җылылык, нур бөркелә аның.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев