Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эшкә бирсәң чын күңел…

Яшь булуына карамастан, Юрий Железнов шактый эш стажы туплаган һәм "Агрохим" җәмгыятендә тәҗрибәле механизаторларның берсе санала.

Алар гаиләсендәге һәр кешенең язмышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Әтисе Анатолий Григорьевичны яхшы механизатор буларак, Өчкүлдә генә түгел, күрше авылларда да ихтирам иткәннәр. Тырышлыгына һәм техниканы биш бармагыдай яхшы белүенә күпләр көнләшкән. Шуңа күрә куәтле К-700 һәм Т-150 тракторлары белән идарә итүне ышандырып тапшыруларына гаҗәпләнерлек түгел. Мондый техникада эшләү күп көч һәм осталык таләп итә. Юра унике яшендә үк әтисенә трактор төзәтергә булышкан. Шул вакытта ук инде аның күңелендә тракторчы булу уе туган. Әтисе ял иткәндә трактор руле артына ул утырган.
- Кыенлыклардан беркайчан курыкмадым, - ди Юрий. - Ни кушсалар, шуны эшләдем, карышып тормадым. Әти-әнием кечкенәдән үк миндә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышты…
Унынчы сыйныфны тәмамлаганда кулына аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы алып чыга ул. Шул ук җәйдә аңа Т-40 тракторын ышанып тапшыралар. Басуда да, фермада да эшли. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң да бәхет эзләп читкә китми - авылына кайтып тракторда эшли башлый. Комбайнчы һөнәрен үзләштерә, "Нива" комбайнында әтисе белән басуда ашлык суктыра. Әнә шулай тәҗрибә туплый, күп нәрсәләргә өйрәнә.
Тормыш кеше гомеренә күп үзгәрешләр кертә. Озакламый Юрий өйләнә һәм хатыны Ольга белән Болгарга күчеп яши башлыйлар. Аны авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күбесе әйбәт белә, шуңа күрә эшкә урнашу мәсьәләсе дә тиз хәл ителә. "Сельхозхимия"берләшмәсенә бик теләп алалар үзен. Шунда эшләгәндә йорт төзи башлый. Яшь гаиләләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнән файдалана һәм өч кешегә (ул вакытта аның кызы Наталья туган була) 800 мең сум субсидия ала. Бүген инде аның гаиләсе зур, иркен йортта яшиләр, хатыны белән үзенә, балаларына, Өчкүлдән алып килгән әнисе Валентина Алексеевнага урын җитәрлек.
- Йортны төзеп бетерү өчен бөтен көчне бирергә туры килде, - ди Юрий. - Механизаторларга торак мәсьәләсен хәл итәргә булышкан дәүләткә дә рәхмәтем зур…
Юрийга бүген ике трактор беркетелгән - К-700 һәм МТЗ-80. Язын туфрак эшкәрткән, уҗымнар тукландырган, 700 гектар җирне культивацияләгән, 1100 гектардагы культураларны химик препаратлар белән эшкәрткән. Туган як басуларында эшләргә бик тә ярата ул.
- Механизатор хезмәте җиңел түгел, - ди Юрий, - әмма ул район, республика һәм илебез өчен бик тә кирәкле хезмәт. Эшеңнең нәтиҗәләрен күргәч, күңелдә туган шатлыклы хисләрне сүз белән аңлатып булмый…
Рәсемдә: Ю. Железнов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X