Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Еракка китеп кара...

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Кыска гына шушы вакыт эчендә зур планнар корып, уйлаганнарын эшләп өлгерергә, җирдә үзеннән якты эз калдырырга теләгән кешеләр була.

Иске Рәҗәптә моннан 55 ел элек төзелгән урта мәктәп бинасының медицина пункты ягындагы стенасына зур итеп ясалган укучы малай белән кыз рәсеменә, беренче тапкыр балачакта шушы авыл сабантуена баргач, сокланып торганымны әле дә хәтерлим. Ераккарак китеп караган саен матуррак күренә бит үзе. Ниндидер тылсымлы көчкә ия кебек.

Сагындыра мәктәп еллары

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Кыска гына шушы вакыт эчендә зур планнар корып, уйлаганнарын эшләп өлгерергә, җирдә үзеннән якты эз калдырырга теләгән кешеләр була. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче Вазыйх ага Гатин – шундыйларның берсе. Моннан 54 ел элек Рәҗәп мәктәбе стенасына кулларына портфель һәм чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы кыз белән малай рәсемен төшереп, үзеннән бер истәлек калдырган. Ничәмә-ничә буынны йөзләреннән җылы нур һәм яктылык бөркелеп торган шушы кыз белән малай елмаеп каршы алган, һәм, дәресләр тәмамлангач, аларны өйләренә озатып калган. Шунысын әйтергә кирәк, якынгарак килеп бассаң, рәсемдәге кыз белән малай башларын аз гына аскарак иеп, сиңа карап торган кебек тоела. Яңгарак китсәң – янә сиңа таба елмаеп борылалар.

Иске Рәҗәп балалары инде күптән яңа, заманча итеп төзелгән бинада укый. Берничә меңнән артык кеше белем һәм тәрбия алып чыккан иске мәктәп бинасын сүтеп әрәм-шәрәм итмәгәннәр. Карап һәм рәтләп торсаң, әле ул гасырларга җитәрлек. Биредә бүген авылдагы берничә учреждение урнашкан. Шушында төрле елларда укырга-язарга өйрәнеп, якты хыяллар белән олы тормыш юлына баскан һәм инде бүген чәчләренә чал йөгергән апа-абыйлар әле дә булса “иске мәктәп”не сагынып кергәлиләр. Вазыйх аганың да үзе укып чыккан Иске Рәҗәп мәктәбен искә алмый калган көне юк. Балачак белән бәйле хатирәләрне онытып буламыни соң ул?

– Рәсемнән Габделхак абый Абдуллов укытты, – дип искә ала Вазыйх ага. – Бик әйбәт, олы җанлы, балаларның нечкә күңелен аңлый торган кеше иде ул. Мин нигәдер үзем ясаган рәсемнәрдән беркайчан канәгать булмадым, үземә-үзем 3ле билгесе куям да, альбомны Габделхак абыйга тапшырам. Ул минем билгене сызып ташлый да, зур итеп 5ле куя. Мин яңадан аны 3легә төзәтәм. Әрләгәне дә булды. Укысаң, синнән бик оста художник чыгачак, дип әйтә торган иде, мәрхүм.

Кулы балачактан ук рәсемгә ятып торган Вазыйх аганың таланты ак кәгазь битендә генә түгел, тирә-күршеләренең капкасында, урам коймасында да “чагылыш” тапкан чаклары булган. Акбур белән әллә нинди сыннар төшергән. Берсендә, тегермәндә эшләүче авылдашының зур капкасына үбешеп торган егет белән кыз рәсемен ясап куйган. Тегермәнче агайның чит хатын-кызларга “күз төшереп” йөри торган чагы булган икән. Рәсем авторының кем булуын тиз ачыклаган ул, шуннан соң шук малайны куып та йөргән әле.

Иске Рәҗәп мәктәбендә укыган елларда Сәмигулла абый Хәйретдинов белән бергә мәш килеп стена газетасы чыгарган вакытларны бик еш искә ала Вазыйх абый. “Сәмигулла язу-сызуга балачактан тартылды, фотога төшерү белән мавыкты, стена газетасына туктаусыз мәкаләләр язып торды, мин төрле рәсемнәр белән бизәдем”, ди ул.

Техникумнан – остаханәгә

Ни кызганыч, урта мәктәптән соң берәр сәнгать училищесына кергән булса, авыл малаеннан бәлки әле коеп куйган рәссам да чыккан булыр иде. Әмма ул документларын Мәләкәстәге авыл хуҗалыгы техникумына илтеп тапшыра. Кайтып-китеп йөрергә ара да ерак түгел, техникумда алган белгечлек буенча теләсә кайда эш тә табарга була. Ул елларда бит хуҗалыкларда дипломлы яшь белгечләрне, кем әйтмешли, кочак җәеп каршы алдылар. Ә рәсемне аны эштән бушаган араларда, кичләрен дә утырып ясарга була. Егет кешегә пумала белән буяулар тотып йөрү бик үк килешеп бетмәс...

Техникумның “авыл хуҗалыгы бухгалтериясе” бүлегендә укыганда тагын да илһамланыбрак иҗат итәсе килә аның. Студент егет-кызларның портретларын һәм иптәшләрчә шаржларын күз ачып йомган арада ясап, барысын да шаккаттыра. Техникумдагы язу-сызу эшләренә дә җәлеп итәләр әле үзен. Ә ул бер дә карышып тормый.

– Студент вакытта Мәләкәс КБОсында художник булып эшләгән Виктор Сосин исемле егет белән танышкан идем, – дип искә ала Вазыйх ага. – Бик талантлы, алтын куллы кеше иде ул. Мине күп нәрсәгә өйрәтте. Укып бетергәч, мине күрерсең әле, диде. Диплом алгач, 2 ай авылда рәсемнәр ясап бераз акча эшләдем дә, туп-туры аның янына киттем. Куанычлы хәбәре белән шатландырды ул мине...

Курчатов исемендәге Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институты завкомына (завод комитеты) рәссам кирәк булган икән. Шунда барып эшкә урнаша егет, тулай торактан урын да бирәләр. Әнә шулай 1970 елда, институт каршындагы завод комитетының рәссамы булып китә Вазыйх ага. Остаханәсе дә зур, иркенләп эшләү өчен шартлар җитәрлек. Ә инде буяуларның ниндие генә юк! Шуларны бер-берсенә чамасын белеп кенә кушкан очракта, әллә нинди төсләр китереп чыгарырга була.

Матурлыкны йөрәгендә яши саклап

Совет чорында агитация һәм пропаганда эшенә аеруча зур игътибар бирелде. Кайсы гына предприятие, оешма-учрежденигә килеп керсәң дә, иң беренче булып Ленин, ил җитәкчеләренең портретлары, агитация материаллары, социалистик ярыш шартлары, хезмәт алдынгылары исемлеге, төрле саннар белән чуарланып беткән тагын әллә нинди стендлар күзгә чалына торган иде.

– Бик ашыгыч кирәк дигәч, төннәр буе плакатлар язган чаклар да булды, – ди Вазыйх ага ул елларны хәтерендә яңартып. – Әле тагын Ульяновск өлкәсендәге колхоз-совхозлардан да мөрәҗәгать итәләр иде. Аларга ясап биргән стендлар! Үзебезнең Тельман исемендәге колхозга да кайтып ясадым, башка районнарга да күп чакырдылар. Барысын төгәл хәтерләп тә бетермим.

Вазыйх ага гел агитация материаллары язу белән генә чикләнеп калмаган. Күңелендә бөреләнгән яшьлек хисләрен төрле төсләргә манып, ак кәгазь битенә төшерә барган. Туган авылына кайткач, сабый чакта яланаяк йөгереп йөргән чирәмлекләр, ап-ак булып чәчәк атып утырган бәрәңге бакчалары, челтерәп аккан чишмәләр, нурлы авыл өйләре, су буеннан көтүләре белән тезелешеп кайтып килә торган казлар – бу матурлыкны рәссам кадәр күрә һәм йөрәк түрендә гомер буе кадерләп саклый ала торган кеше бүтән юктыр да ул. Бары йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә ала торган көчкә ия була, диләр.

Гомеренең 50 елын Мәләкәстәге ил күләмендә танылган фәнни-тикшеренү институты заводының сәнгать остаханәсендә эшләп уздырган Вазыйх аганың җан җылысын кушып ясаган картиналарын  шәһәрнең кайбер оешма-учреждениеләрендә әле дә күрергә мөмкин. Спорт темасына багышланган рәсемнәре стадион диварларын бизәп торган. Ульяновск өлкәсе Ленинның туган ягы булгач, совет чорында аның портретларына сорау кимеп тормаган. Ильич сурәтен 5 катлы йортның ян стенасын тутырып ясаган чакларын искә алып сөйләде ул.

Рәссам да ул, скультор да...

Вазыйх Хәсән улының заманында әле тагын скульптура белән мавыгып китүе турында да әйтергә кирәк. Берсендә остаханәдә гипстан Бөек Ватан сугышында һәлак булган билгесез солдатның кечкенә һәйкәлен ясап караган. Үзен сынап карау максаты белән генә тотынса да, остаханәгә кергән хезмәттәшләре, танышлары аның бу эшен югары бәяләгән. Завод җитәкчеләре дә мактаган.

– Гипстан сыннар ясауның мәшәкать-нечкәлекләре җитәр-лек аның, – ди Вазыйх ага. – Башта кәгазьгә рәсемен төшерәсең, тимер чыбыктан скелетын ясыйсың, аннары гипс белән эшләүгә керешәсең. Бюст яки һәйкәлне ашыгып ясап булмый, чөнки төгәллек һәм күп вакыт таләп итә.

Иске Рәҗәп авылы егетенең остаханәдә, кем әйтмешли, шыпырт кына сыннар ясап ятканлыгы турындагы хәбәр тирә-якка тарала. Көннәрнең берсендә аның остаханәсенә Ульяновск өлкәсендәге бер мәктәп директоры килеп керә. “Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә мәктәп бакчасына солдат һәйкәле кирәк, сез булдыра аласыз, дип ишеттек, зинһар ясап бирегез!” ди ул сүзне озакка сузмыйча. Вазыйх ага директорның үтенечен кире какмый. Әнә шулай, гади генә авыл мәктәбе бакчасында автоматын кулына кысып тоткан солдат һәйкәле калкып чыга.

Вазыйх ага тагын бер шундый ук һәйкәлне сеңлесе яшәгән йорт ишегалдында төзеп тә кешеләрне шаккатырган.

– Һәйкәлне шәһәр Советы башкарма комитетыннан килеп фотога төшерделәр, – ди Вазыйх ага, – Район һәм өлкә газеталарына язып чыктылар, әле телевидениедән килеп тә кинога төшерделәр бугай. Ничек шулай ясый алдың, дип исләре китте. Башкарма комитет җитәкчеләренең мине укытасылары, Ленинградтагы архитектура институтына җибәрәселәре килде. Нишләптер күңелем тартмады...

Әй, балачак, балачак,

мәңге истә калачак!

Иске Рәҗәп мәктәбендә укыганда Кузнечихада чыга торган район газетасы мәктәп балалары арасында рәсем конкурсы игълан иткән булган. Вазыйх Гатин иҗади бәйгегә атаклы рәссам Айвазовскийның берничә картинасын алып, шуларның күчермәсен (копиясен) ясап тапшырган. Жюри әгъзалары беренчеләрдән булып аның рәсемнәренә игътибар иткән. Әлбәттә инде, Гатинны хаклы рәвештә җиңүче дип тапкан. Шунда аңа “ киләчәгең бик өметле күренә, мәктәптән соң Казандагы художество училищесына керергә кирәк сиңа”, дип киңәш биргәннәр.

– Рәссам булырга бик кызыккан идем шул, – дип искә ала яшүсмер елларын Вазыйх ага. – Ул вакытта гаиләбез ишле – 7 бала үстек, әти-әни, әби-бабай, – унбер кеше идек бит. Тормышның очын-очка чак кына ялгап яшәдек. Әти белән әнинең мине укытырлык акчасы да булмагандыр әле. Нишләтәсең, шулай килеп чыккач...

Әмма Вазыйх ага барыбер югалып калмаган, Ходайдан бирелгән талантын яши-яши тагын да тулыландыра һәм баета алган, 50 ел дәвамында җаны-тәне белән иҗат эшенә бирелеп, никадәр матурлык тудырган, кешеләрне сокландырган. Карчыгы Зәмзәмия апа белән 51 ел буе пар күгәрченнәр кебек тату гомер итүне дә зур бәхеткә тиңли ул. Сиксән бер яшен тутырып килсә дә, күз тимәсен, егетләр кебек җитез әле Вазыйх ага! Машинаны да ярыйсы гына йөртә. “Картиналар ясарга күзнең җегәре бетеп бара, төсләрне китереп чыгаруы читен”, ди ул бераз моңсуланып.

Вазыйх ага үзе белем алган Иске Рәҗәп мәктәбе стенасына ясаган рәсемен бераз ераккарак китеп карарга кушты. Ераккарак киткән саен балачак еллары, кулларына чәчәк бәйләме тоткан укучы кыз белән малай кебек, бүгенгедәй күз алдына килә дә баса... 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев