Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эльвира Тимофеева: Тормыш яме – балаларда

Эльвираның өч баласы бар: 19 яшьлек Диана, 8 яшьлек Эмилия һәм 3 яшьлек Адель.

Әти-әнисе белән яшәвенә карамастан, Диана күптән инде мөстәкыйльлеккә өйрәнгән. 15 яшендә тырнак дизайны буенча остага укып чыгып, башта туганнарында тәҗрибә туплый, вакыт узгач, даими клиентлары да барлыкка килә. Моңа гына тукталып калмыйча, яхшы һөнәр алырга карар итә. Узган ел "Кунакханә сервисы һәм туризм" белгечлеге буенча Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлап, югары уку йортына укырга керә. Тиздән Болгарның иң яхшы кунакханәләренең берсенә эшкә урнаша.

– Олы кызыма гаҗәпләнүдән туктамыйм. Ул бит машина йөртергә дә өйрәнде, права алды, буш вакытында модель булып эшли – Болгардагы визажистларның берсенең прическаларын күрсәтә. Аның барысы да уңышлы килеп чыгар, дип ышанам. Чөнки уңышка ирешү өчен үҗәтлек кирәк бит.

Кече кызы Эмилия да апасыннан калышмый. Әнисен мәктәптәге уңышлары белән сөендерә. Моннан тыш, кызчык – нәфис гимнастика буенча зона һәм республика ярышларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры да. Эмилия үзенең нәфислеге белән генә түгел, куелган максатларга ирешү омтылышы белән дә таң калдыра. Чөнки аның җиңүләре артында көндәлек авыр хезмәт тора.

Өч яшьлек Адель – бөтен гаиләнең юанычы һәм куанычы. Эльвира улы йөри торган балалар бакчасы тормышыннан да беркайчан читтә калмый. Бәйрәмнәрдә балаларны сөендерү өчен, төрле эшләнмәләр, стена газеталары ясый, күпсанлы конкурсларда катнаша. Кыскасы, башка ата-аналарга чын үрнәк булып тора. Күп балалы әни шуның кадәр көчне каян ала икән? Балалар тәрбияләүдән тыш, Эльвира өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта пешекче булып эшли, йорт хуҗалыгын алып бара.

– Мин балаларым өчен нәрсә дә булса эшләргә яратам. Сер шунда гына. Берене язгы бәйрәм алдыннан барлык әниләргә дә сәламәтлек, бәхет, игелек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев