Минем яраткан дәү әнием Рушания Гәрәй кызы Мөхәммәтшина Ямбакты авылында яши. Аңа быел 75 яшь тула.
Дәү әнием гомер буе авылда сыер савучы булып эшләгән. Бик тырыш, эшен җаваплы башкарганлыктан, аны хөрмәт итәләр. Дәү әтием белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларын да үзләре кебек эшчән итеп үстерәләр. Дәү әниемне Ана даны медале белән бүләклиләр, ул хезмәт ветераны.
Дәү әнием бик уңган, җитез кеше, ул бер минут та тик тормый. Җәен кош-кортлар алып үстерә, бакча утырта. Без каникул вакытларында, шәһәрдән кайткан туганнарым белән аңа булышырга тырышабыз. Ә ул безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Озын кышкы кичләрдә дәү әнием төрле-төрле матур әйберләр, күз явын алырдай чәчәкләр бәйли. Шулай ук авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче ветераннар клубының үзешчән сәнгатьтә актив катнашучысы да, ул бик матур җырлый. 2013 елда ветераннар арасында узган "Балкыш" фестивалендә катнашып диплом алды.
Безнең гаиләләрдә тагын бер шундый күркәм гадәт бар: һәр эшне, мәсәлән, бәрәңге утырту, казу, өйгә ремонт ясау, яисә башка шундый эшләрне бергәләшеп балалар, оныклар өмә ясап эшләргә яратабыз, ул гаиләләребезне тагын да дуслаштыра. Иң күңеллесе шул, соңыннан дәү әниебез чәй табыны әзерли, без өстәл янына тезешеп утырабыз да, килеп чыккан кызык хәлләрне сөйләшеп чәй эчәбез. "Сезнең янда күңелле", - дип дәү әниемнең дус әбиләре дә киләләр һәм булышалар.
Мин дәү әниемә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим. Авырмыйча гына безнең арабызда бик озак яшәсен иде.
Ранис Сафин,
7 сыйныф укучысы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев