Бугровкада яшәүче Илһамия Хәбибуллина терлек асрауның файдалы булуына үз тәҗрибәсендә инанган. Дөрес, эше дә җитәрлек...
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Көндәлек борчу-мәшәкатьләр гел сиздереп торса да, Илһамия Минади кызы үзенең гаилә фермасын саклап, малларның баш санын сизелерлек арт-тыруга ирешкән. Бүген, мәсәлән, хуҗалыгында 18 савым сыер бар, калганнары - мөгезле яшь терлекләр. 60 лап сарык, 100 каз һәм шуның кадәр тавык асрыйлар.
Мал үстерү өчен күп хезмәт куярга, түзем һәм сабыр булырга кирәк. Хуҗабикәдә бу сыйфатларның барысы да җитәрлек. Хуҗалыкларына килеп керү белән иң әүвәл зур терлекләр абзарын күреп хәйран каласың. Аны яз чыгу белән үк кышлату чорына әзерләүгә керешкәннәр: эчен һәм тышын тигез итеп аклаганнар, бар җирдә чисталык һәм тәртип. Бина кышын һәм җәен җилләтелә. Дезинфекция дә ясала. Атап әйткәндә, санитария таләпләрен төгәл үтиләр.

- Эш ел әйләнәсендә бетеп тормый, - ди Илһамия Минади кызы. - Аеруча җәен мәшәкатьләр бермә-бер арта. Көтеп алынган җәй айлары тиз үтә, барысына да өлгерәсе килә…
Чыннан да, бүген Хәбибуллиннар хуҗалыгында эштән күп нәрсә юк. Мәсәлән, кышлыкка гына да 200 тонналап печән әзерлисе бар. Бүгенге көнгә йорт яннарына зур ике эскерт куелган. Моның өчен алар МТЗ-80 тракторы белән печән чабып һәм аны пресслап торучы Салихҗан Сәетгәрәевка бик рәхмәтле. Азыкны ташу да аңа йөкләнгән. Илһамиянең ире Рамил Хәсбибулла улы малае Руслан белән бергәләп трактор арбасы ясаганнар. Гади һәм җиңел арба белән 4-5 тонналап печән алып кайтырга була.
Җәй кызу килсә дә, быел кайбер урыннарда печән мул үскән. Арендага алынган 50 гектардан да шактый терлек азыгы әзерләгән алар. Фураж кытлыгы да булырга тиеш түгел. 10 тонна бодай һәм арпа сатып алганнар, тагын шуның кадәр катнаш азык кирәк булачак. Боларның барысы да киләсе ел язына кадәр җитәргә тиеш.
- Чыгымнарсыз булмый, - ди Илһамия Минади кызы терлек азыгы әзерләү чорын күздә тотып. - Тотылган акчаның әҗерен күрәбез, шөкерана кылып яшәргә насыйп булсын…
Хәбибуллиннар көн саен Димитровград хәзерләүчеләренә 200 килограмм сөт тапшыра. Бугровкада яшәүче башка кешеләргә литрына 7 сум түләсәләр, аларныкын 8 сумнан кабул итәләр. Ни өчен дигәндә, алар сөтенең майлылыгы 4 проценттан артып китә, башка күрсәткечләре дә яхшырак.

Алар сыер савучы Ирина Столяровага бик рәхмәтле. Уңганлыгы белән аерылып торучы бу хатынның хезмәтен җиңеләйтү өчен тагын бер "Делаваль" саву аппараты сатып алганнар. Аның ире Александр да сынатмый: иртәдән кичкә кадәр җәйләүдә малларны көтә. Икесе бергә шактый хезмәт хакы алалар. Печән җыю техникасын әзерләүдә катнашкан Александр Спирьков белән Денис Куликов та тырыш егетләр.
Беркайчан кушканны көтеп тормыйлар, барысын да үзләре белеп башкаралар.
Гаилә фермасында эш һәркемгә, шул исәптән кече яшьтән үк кулларына көрәк-сәнәк тотып үскән балалары - Руслан, Лиана һәм Лилиягә дә җитәрлек. Тырышлык аркасында гаилә мул тормышта яши. Әти-әниләре балаларының өчесенә дә автомобиль сатып алган, йорт эчендә кирәкле бөтен әйбер бар. Хәбибуллиннар ит-сөткә, каймагына, башка продуктларга беркайчан аптырамый. Бакчада ел саен күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кышлыкка кирәгенчә салат, варенье әзерләп калдыралар.
Илһамия Минади кызы әле тагын чәчәкләр дә ярата. Ел саен урам бакчасында һәм ишегалдына күп итеп үстерә ул аларны. Ак һәм кызыл розалар, пион, гладиолус, ромашкалар тирә-якны һәм әлеге гади авыл хатынының эчке дөньясын тагын да нурлы һәм ямьлерәк итә сыман. Мәшәкатьләре ташып торса да, иртән торып иң әүвәл күз явын алырлык чәчәкләренә су сибә, алар белән сөйләшергә дә җай таба. Бәлки, яшәү көчен ул әле шушы чәчәкләрдән дә ала торгандыр…
Рәсемнәрдә: И.Хәбибуллина; С.Сәетгәрәев; А.Спирьков һәм Д.Куликов.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев