"Теремок" балалар бакчасында инде егерме алты ел эшләүче Валентина Баринова шулай ди.
Марина Зайцева
Валентина Александровнаның буш вакыты булмаганлыктан, очрашу турында алдан ук сөйләшеп куеп, вакытын билгеләргә туры килде. Балалар бакчасы кухнясында эш иртәдән алып кичкә кадәр кайнап тора. Иртәнге җидедә алтмыш (әзерлек группасы мәктәпкә киткәнче - сиксәннән артык) бала...
"Теремок" балалар бакчасында инде егерме алты ел эшләүче Валентина Баринова шулай ди.
Марина Зайцева
Валентина Александровнаның буш вакыты булмаганлыктан, очрашу турында алдан ук сөйләшеп куеп, вакытын билгеләргә туры килде. Балалар бакчасы кухнясында эш иртәдән алып кичкә кадәр кайнап тора. Иртәнге җидедә алтмыш (әзерлек группасы мәктәпкә киткәнче - сиксәннән артык) бала өчен иртәнге аш пешерә башлыйлар, төшкә - төшке аш, бераз соңрак полдник әзерләргә кирәк. Ашарга пешерүдән бушаган вакытта бер өем савыт-сабаны да юып бетерергә кирәк.
- Кухняга керсәгез, ак халат киегез. Бездә шулай тиеш, - дип каршы алды мине кухня хезмәткәрләре.
Валентина Александровнаның бер генә ярдәмчесе бар - Наталья Малыгина. Ул да гыйнвар аенда өстәмә группалар оештырылгач бирелгән ставкага биш ай элек эшли башлаган. Ә соңгы елларда монда сменалап ике пешекче - Валентина Баринова һәм Людмила Матюхина гына эшләгән.
- Ярдәмчесез эшләү авыр булмадымы?
- Бу вакыт эчендә күнектек инде, - ди Валентина Александровна, полдникка дигән эремчек пәрәмәчләрен ясаудан аерылмый гына.
Бакчада камыр ризыкларын көн саен пешерәләр. Нәниләр өстәленнән яшелчә, повидло, эремчек пирожкиларының, төрле запеканкаларның өзелгәне юк. Шунлыктан меню көн саен бәйрәм табынын хәтерләтә, анда төрле җиләк-җимешләр, сок, йогуртлар бар. Иртәнге ашка сөтле боткалар пешерәләр, ә төшке ашка балык, сыер яки тавык итеннән котлетлар ясыйлар.
... Валентина Баринова кечкенәдән үк пешерергә ярата, шунлыктан мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Казан һөнәри-техник училищесына укырга кергән. Уку йортын ул бик яхшы билгеләргә, гадәттәгечә өченче разряд белән түгел, ә бишенче разряд белән тәмамлаган. Башта беренче балалар бакчасында, аннары "Теремок"та пешекче булып эшләгән. Башка урынга күчү аның уена да килеп карамаган, чөнки эштән-эшкә күчеп йөрүне вакытны бушка уздыру дип саный. Коллективта да аны оста пешекче генә түгел, намуслы, җаваплы кеше буларак беләләр.
- Безнең Валентина Александровнага теләсә нинди җаваплы эшне ышанып тапшырырга була, - дип горурланып сөйли бакча мөдире Лариса Мартынова. - Кухнябыз сәгать кебек эшли, иртәнге аш та, төшке аш та үз вакытында бирелә. Пешергән ризыклары да телеңне йотарлык килеп чыга. Кухняда хөкем сөргән чисталыкка да исең китәрлек! Отчетларында, кухняда төрле комиссияләр нинди дә булса кимчелек тапканын хәтерләмим... Теләсә нинди коллектив өчен мондый хезмәткәрләр - чын хәзинә ул!
Өченче ел Валентина Баринова гомумбелем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча район конкурсында катнашкан. Ул пешергән "королевская ватрушка", "Җиләк-җимеш фантазиясе" балалар табыны жюри тарафыннан югары бәяләнгән һәм пешекчегә өченче урын өчен диплом һәм акчалата сертификат тапшырганнар. Валентина Александровна мондый конкурста тагын да катнашып, җиңеп чыгарга әзер.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы хезмәктәре буларак, ул берничә тапкыр район алдынгылар слетында катнашкан, район мәгариф бүлеге тарафыннан бүләкләнгән.
- Үз эшемне яратып башкарам, - ди Валентина Александровна. - Яшьлегемдә бу һөнәрне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев