Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бөтен гомерен борынгы Болгарны өйрәнүгә багышлады

Бүген Казанда IV Халыкара татар конгрессы үз эшен башлап җибәрде.

Вәкаләтле форумда Россия һәм дөньяның 41 иленнән меңнән артык делегат һәм мактаулы кунаклар катнаша. Безнең районнан Болгар музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин бара.
Җәмил Габдрәхим улы борынгы Болгарны өйрәнүгә ярты гасырга якын гомерен багышлаган кеше. 1969 елда Казан педагогия институты тарих-филология факультетының кичәге студентын яңа гына оештырылган Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына директор итеп билгелиләр. Шуннан бирле аның тормышы һәм хезмәт юлы чал тарихлы борынгы Болгар белән аерылгысыз бәйле.
Аның күз алдында һәм аның турыдан-туры катнашында борынгы Болгар дөньякүләм әһәмияткә ия булган музейга әверелде. Монда Җәмил Габдрәхим улының хезмәте зур. Моңа ирешү өчен күп авырлыклар күрергә, төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә аңа. Музейда эшләячәк кадрлар сайлау, реставрация, археологик казу эшләрен оештыру, тыюлык территориясен төзекләндерү, фәнни эш алып бару - ул боларның барысын да уңышлы башкарып чыга. Урта гасырлар мөселман төзелеш сәнгатенең иң төньяктагы һәйкәле, XIII-XIV гасыр уртасы болгар-татар архитектурасының уникаль һәм бердәнбер үрнәге булган борынгы Болгарның үсеше шулай башланып китә.
Җәмил Габдрәхим улы төрле шәһәрләрдә үткән республика, Бөтенроссия, халыкара фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашып, эпиграфика һәм нумизматика өлкәсендәге фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләре белән коллегаларын даими таныштырып бара. Борынгы Болгарны, Идел Болгарларының бай мәдәни мирасын популярлаштыру эшен ул һәрвакыт үзенең төп максаты итеп куя.
Гадел, намуслы, аралашучан кеше булганлыктан, ул эшендә дә лаеклы абруй казанды. Улы Илшат та әтисе юлыннан китеп, музей-тыюлыкта эшли. Өлкән уллары Айрат белән киленнәре Асия дә тарихчы белеме алганнар, икесе дә Казанда эшлиләр.
Фидакарь хезмәте өчен "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", "Россия халыклары мирасын өйрәнүгә керткән өлеше өчен" медальләре белән бүләкләнгән Җәмил Габдрәхим улы бүген дә борынгы Болгарны өйрәнүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев