Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Болгардан Павел Козенко сигез ай фронтта булып кайтты

Ул махсус хәрби операциядән яраланып кайткан.

Егет бүләк һәм акча артыннан кумый, үзен герой дип санамый. Ил алдындагы изге бурычын намус кушканча үтәгән. Тагын кушсалар, тагын үтәргә әзер. Ватаныбыз шундый кыю, курку белмәс егетләре белән көчле дә инде ул.

– Павел, синең сугышчан тәҗрибәң бар идеме?

– Мин штаттагы хәрби хезмәт-кәр, контракт буенча Ульяновскидагы 31нче десант-штурм бригадасында хезмәт иттем. 14 февральдә без Белоруссиягә хәрби өйрәнүләргә очтык. Луганск һәм Донецкиның мөстәкыйльлеген игълан иткәч, анда яшәүчеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шул максат белән махсус операция игълан ителде. Аның беренче көнендә үк без Гостомельдагы Антонов аэродромына төшеп утырдык. Киевтан 25 километрда гына идек. Сигез ае буе шунда хезмәт иттем. Аннары Донецк, Луганск Республикаларында, Мариуполь, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә булдым.

– Сугышларда катнаштыңмы?

– Төрлесе булды. Барысы турында сөйли алмыйм. Үз күзләрең белән барып күрү кирәк. Анда сугышта катнашасың киләме, юкмы, дип сорап тормыйлар. Сүз дә юк, атышлар барган җирдә бик куркыныч. Син атасың, каршы яктан сиңа төбәп атып яталар. Сугышта берәүне дә кызганып тормыйлар, анда бит кеше гомере өзелә. Өстеңә теләсә кайсы минутта мина килеп төшәргә мөмкин. Бер башланып киткән атышларны тиз генә туктатып та булмый. Кешеләр тыныч тормышта яшәсен өчен кемдер гомерен дә кызганмый. Сугыш барган җирдә хәрби бурычны төгәл үтәргә, тәҗрибәле хәрбиләрнең әйткәнен тыңларга, үзеңне сакларга кирәк. Иң мөһиме – җиңүгә ирешү өчен туктамыйча алга барырга кирәк.

– Үзеңне герой дип саныйсыңмы?

– Мин герой түгел! Мин гади бер солдат. Батырлыклар кылганым юк, мин солдат бурычын үтим.

– Җирле халык сезгә ничегрәк карады?

– Үзләрен саклаучылар һәм яклаучыларга караган кебек карадылар. Безнең янда үзләрен ышанычлы хис иттеләр. Беркая да җибәрәселәре килми. Әби-бабайлар, балаларның кайчак ашарларына да юк. Алар бездән ярдәм көтәләр.

– Җимерелгән шәһәрләргә карарга да куркынычмы?

– Әйе, йортларның күбесе җимерек, кап-кара төтен, корымга буялган, юллар теткәләнеп беткән. Техника кертеп, барысын да җир белән тигезләргә дә була. Биналарны торгызырлык түгел. Мәктәпләр, хастаханәләр, административ биналар, юллар, кешеләр яшәп яткан никадәр урыннар тоташ җимереккә әйләнгән. Сугышлар тынып калган күп кенә торак пунктлардагы гуманитар хәл бик катлаулы: электр уты һәм су юк, кибет һәм аптекалар эшләми, никадәр халыкның сыеныр урыны калмаган. Халык авыр хәлдә. Бу территорияләрне яңадан төзекләндерү өчен күп вакыт кирәк булачак.

– Сугышларда дуслар ярдәме әһәмиятлеме?

– Фронттагы дуслык аерым көчкә ия. Монда бер-береңне саклыйсың, ярдәмнән ташламыйсың. Атыш барган җирдә дуслык кадере тагын да арта. Төрле чак була, шулай да егетләр җиңүгә рухланган, төшенкелеккә бирелмиләр. Әгәр бер солдатның моңсуланып калуын күреп алсаң, аны шунда ук төрле сүзләр белән юатырга, күңелен күтәрергә тырышасың. Сүз – зур көчкә ия. Атышлар барган җирдә беркайчан каушарга, ашыгырга яки кабаланырга ярамый. Салкын канлы булырга кирәк.

– Атышлар барышында күңелгә нинди уйлар килә?

– Мин – дини кеше, Аллага ышанам, ихластан сорыйм, бу сугышның тизрәк бетүен сорыйм, туган як, әти-әни турында уйлыйм. Беләсезме, шуннан соң тынычланып калам, ышаныч арта.

– Хәзер махсус хәрби операция турында төрле имеш-мимешләрне ишетергә туры килә. Аны якламаучылар да юк түгел...

– Үзең барып күрмәсәң, андагы хәлнең асылын аңлый алмыйсың.

– Материаль-техник база уңаеннан: җитешмәгән әйберләр булдымы?

– Һава десанты гаскәрләре тулысынча комплектланган. Техника, корал, башкасына бер кытлык юк.

– Гаиләң белән еш сөйләшеп тордынмы?

– Андый мөмкинлек юк. Ике-өч ай шалтырата алмаган чаклар булды. Телефоннан гел шалтыратырга ярамый, чөнки дошман синең позицияңне шунда ук ачыклап ала да, атарга тотына. Билгеле бер ноктада торганда гына рөхсәт иттеләр. Беркадәр кешеләр җыела, безне махсус саклап әлеге ноктага илтәләр. Туганнар белән сөйләшү өчен берәр сәгатьләп вакыт бирелгән чаклар да булды.

– Махсус әзерлек узарга туры килдеме?

– Штаттагы хәрбиләр булгач, без көн саен әзерлек үтеп тордык. Төрле типтагы кораллардан аттык, парашют белән сикердек. Көн саен берничә сәгать дәвамында әзерләндек. Сугышта бит күп нәрсә солдатның әзерлегенә бәйле.

– Ә менә дошман ничек әзерләнгән?

– Бик яхшы, дип әйтер идем. Аларны берничә сугыш аша узган инструкторлар өйрәткән. Күбесе чит илнекеләр. Солдатлар бөтен әйбер белән тәэмин ителгән. Украин армиясенә коралларны дөньяның кайсы гына почмакларыннан ташымыйлар. Заманча приборлар, башка төрле кирәк-яракны кулланалар.

– Өйдә үзегезне ничек хис итәсез?

– Мин әлегә реабилитация үтәм. Өйгә кайтып җитүемә ышанып бетә дә алмыйм!  Атыш, шартлау, бомба-снарядлар, миналарның сызгырып күктән төшкәне, командирларның приказ биргәннәре ишетелмәсә дә, болар барысы да канга сеңгән. Урамнан тыныч кына үтеп торган машиналар, салмак кына атлап барган кешеләргә күтәрелеп карыйм да, үзем дә гаҗәпләнеп куям. Салкын окоп урынына җылы караватта йоклыйм. Ә күз алдына барыбер Украина килеп баса. Әгәр яңадан барырга кирәк булса – ике дә уйлап тормыйча чыгып китәчәкмен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев