Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

БЕЗ КҮРГӘННӘРНЕ КҮРМӘСЕННӘР

Бу көннәрдә илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге тарихи бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә.

Бу бәйрәм үзләренең каны, җаны-тәне белән араны якынайту өчен көрәшкән фронтовиклар өчен аеруча кадерле, якын һәм изге. 

Көнне-төнгә ялгап корыч койган, икмәк үстергән, тормыш учагын сүндермичә, кадерлеләренең җиңү белән кайтуын зарыгып көткән әниләр-апалар, әби-бабайлар, тормыш йөгенә иртә җигелгән сугыш чоры балалары өчен дә кадерле. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән илгә җиңү яулап исән-сау кайтучыларны тагын бер кат искә алабыз. Ватан хакына көрәштә ятып калган 272 авылдашыбызның якты истәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзенең батырлык үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгылык белмәүче сугыш ветераны Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәръяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү – безнең әхлакый бурычыбыз. Бәйрәм көннәрендә сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын хөрмәтлибез.
Иске Рәҗәп авыл җирлеге Советы оештыруында, аның җитәкчелегендә депутатлар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән 115 кешегә азык-төлек тутырылган пакетлар бирелде. Кешенең аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала. Болары да иш янына куш, дигәндәй, ярап тора. Дөрес, ул гына пенсионерның хәлен җиңеләйтми. Күбесенең пенсиясе дә бик бәләкәй. Мәсәлән, Гәбделхаков Гәбделкадыйр, Рәхимуллин Насыйх, Хәмидуллин Вәгыйз, Минсадыйкова Хәтимә, Мингәрәева Гөлҗиһан һәм башкалар бөтен гомерләрен авылда эшләп үткәргән, авыр сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда тәмам хәлдән тайган колхозны торгызуга күп көч куйган кешеләр иң аз пенсия алучылар булып калдылар.
Илдә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан изоляция режимы кертелү сәбәпле, учреждениеләрнең эш планы үзгәртелде. Алар үзләрнең бәйрәм программаларын онлайн рәвештә, интернет аша тәкъдим итә, җырлы видеороликлар социаль челтәрләрдә урнаштырылып барыла. «Үлемсез полк», «Сугыш җыры», «Георгиев лента»сы акцияләрендә дә онлайн форматта катнаштык. 9 Май көнне авыл радиоузелыннан «Бөек Җиңүгә дан !» дип аталган радио-музыкаль композиция эфирга чыгачак.
Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе мәктәпнең «Авыл тарихы» музеенда саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Бөек Җиңүнең кадерен бәяләп бетерерлек түгел һәм аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Мәктәп укучыларының сугышта катнашкан бабалары, туганнары турында инша язулары – сугышта катнашканнарга, безгә матур тормыш бүләк итүчеләргә, ихтирам билгесе. Мәсәлән, 11 сыйныф укучысы Илназ Мөхәммәтҗанов «Минем бабам – сугыш ветераны» дигән иншасын әтисенең әтисе Исмәгыйл Мөхәммәтҗанов турында горурлану хисләре белән язган. Аның иншасында «Бабай Ленинградны алуда катнашкан, яраланган, госпитальдә озак яткан. Выборг, Нарва, Таллинны азат итүдә катнашып армия командирыннан рәхмәт хатлары алган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Туган авылына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы Иске Рәҗәп мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Тырыш хезмәте өчен шактый гына мактау кәгазьләренә  һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган... Туган туфрагыңда тыныч йокла, бабам!»  дигән юллар бар. 
Дәүләт тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында аз кайгырта әле. Авылыбызда  18 тыл ветераны бар, сугыш чоры балаларының саны 90га җитә. Сугыш чоры ятимнәренең язмышы аяныч та, гыйбрәтле дә. Хәер, аларның ачлыкта, ялангачлыкта исән калып, бүгенге көнгә кадәр яшәүләре үзе бер гаҗәп. Ә алар биләүдә чакта ашарга сорап елаганда, әниләренең йөрәкләре ничек түзде икән. Бу буын кешеләренең, аларның әниләренең ниләр күргәннәрен күз алдына китерү өчен бер генә мисал. Сафиуллин Әнвәр сугышка киткәндә кызы Рауза бишектә ятып кала. «Әтием мине бишектән күтәреп алып, кочаклап-үбеп, дошманны җиңеп синең хакка исән-сау кайтсам иде, кызым, дип фронтка китә. Шул китүдән әйләнеп кайтмый әти. Ул сугыш кырында ятып кала. Яшьли тол калган әнием мине бик күп нужалар күреп, япа-ялгызы үстерде. Балачактан ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысын татып, кимсенеп яшәдем. Әнием: «Алла бабай, ипи бир, әтине кайтар, дәү үстер» дигән теләкне һәрвакыт кабатларга өйрәтте. «Үзем аңлый башлагач кына туктадым», дип искә ала Рауза апа Хәсәнова. Сугыштан соң ятим, дип кыерсытучылар күп булды. Ләкин барыбер кеше булдык, кешечә яшәдек, колхозда тырышып эшләдек. Зур булмаса да, алган кадәр пенсиябезгә шөкер итеп яшим. Тормышымнан канәгать. Ирем Усман белән дүрт бала тәрбияләп үстердек, инде оныклар да зурлар. 
  Менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да җитте. Бәйрәм уңаеннан сугыш ветераннарын һәрдаим зурлыйлар, пенсияләрен арттыралар, фатир, кайберләренә машина да бирделәр. Алардан көнләшмим, бирсеннәр. Тик безне дә онытмасыннар иде. Әтием сугыш кырында ятып калды, гомер буе бер тапкыр да «әти» дип дәшә алмадым. Балачактан ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысын татып, кимсенеп яшәдем. Җиңү көнен исән калучылар гына түгел, ә сугышның алгы сызыгында кайнап, башларын салган батырлар, тылда ач-ялангач эшләүчеләр якынайтты. Әтиләре сугышта үлеп калучылар бигрәк тә авыр яшәде. Хәзер алар да бит санаулы гына кала бара. Күбесе үз гомерендә бер тапкыр да әти дип тә әйтә алмады. Миңа быел 81 яшь тула. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буын кешеләре бервакытта да сугыш хәсрәтләрен күрмәсеннәр иде. Безнең буын кешеләре күргән хәсрәт тә җитәрлек булды”, дип төгәлләде үзенең сүзен Рауза апа Хәсәнова.
 Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тынычлык һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан! Сезнең батырлык якты маяк булып буыннардан буыннарга күчәр!
 

Флёра Хәйретдинова,
Иске Рәҗәп авылы 
ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев