Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер җылы сүз җитә күңелгә...

Кожаевка авылында яшәүче Мария Купоросованың да балачагы авыр сугыш елларына туры килгән яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылып тормый. Ачлыктан һәм үзәкләргә үтәрлек суыктан тилмергән ул еллар гомергә онытыла торган түгел.

Марина ЗАЙЦЕВА
Коточкыч сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә зурлар белән бертигез дәрәҗәдә күтәргән балалар һәм яшүсмерләр бу кадәр сынауларга ничек түзә алды икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Газаплы ул еллар сугыш чоры балаларының хәтеренә нык уелып калган. Истәлекләрне барлый башлау белән Мария Федоровнаның күз алдына әтисе килеп баса. Сугыш башлану белән үк аны фронтка озаталар, бераздан Федор Андреевичның Смоленск тирәсендәге бәрелешләрнең берсендә хәбәрсез югалуы турында җан өшеткеч хәбәр килә. Күп еллар үтеп, балалары картайгач, әтиләренең Смоленскидагы туганнар каберлегендә җирләнүен ачыклыйлар.
Ире үлгәннән соң әниләре башка кияүгә чыкмаган, биш баланы сыңар канаты белән талпынып булса да үстергән. Бәлки шуңа күрәдер дә, әтисез гаиләдә балалар бик иртә кул арасына кергән, алтынчы классны тәмамлауга ук эшли башлаганнар. Олы кызы Оля, мәсәлән, башта фермада сарыклар карый, аннары бозаулар фермасына урнаша. Фермадан кайткач әле өйдә дә эш-мәшәкатьләре бетми: сеңелләре һәм энеләрен карый, әнисенә бакча эшләрендә ярдәм итә. Хәлдән килгән кадәр терлек тә асрыйлар. Бу гаиләдә балаларның һәркайсына билгеле бер бурыч йөкләнгән һәм аны үтәргә тырышканнар. Иң мөһим бурычларның берсе - кышлык утын әзерләү. Балалар чыбык-чабык күтәреп кайту өчен биш чакрым ераклыктагы урманга кадәр барган. Салкында кул-аякларны туңдырып, шулкадәр арадан җилкәгә куеп чыбык күтәреп кайтуның кыенлыгын балалар үзләре генә белгән.
Әниләре балаларның ач үлемнән коткарып алып калган. Язын өйдә бәрәңге калмагач, аны күршедәге авыллардан нәрсәгә булса да алмаштырып алып кайткан. Озын юлны азга гына булса да кыскарту өчен Идел елгасы аша барганда, аягындагы киез итекләр тиз юешләнә һәм аякларын туңдыра. Берничә елдан соң ул бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килә, кырык өч яшендә вафат була. Егерме яшендә Мария Федоровна әнисез калган. Энесенә исә бары ундүрт яшь кенә булган.
Тормышындагы иң авыр көннәрнең берсендә Мария булачак ире Егорны очрата. Алар мәңгегә бергә булу турында сүз куешалар. Киң күңелле, ачык йөзле, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган Егор беркайчан да вакытны бушка уздырмаган. Җәй көннәрендә авыл өйләрендә мич чыгарган, халык көтүен көткән, кышларын урманда йорт салу өчен агач кискән. Хатыны авырган вакытларда тәмле итеп аш та, камыр ризыкларын да пешергән.
Мария Федоровна да гел алдынгылар сафында йөргән. Аны Абдулла Алиш исемендәге совхозга сыер савучы итеп күчерәләр. Ул елларда авылдагы хатын-кызларга күбесенчә бозау карарга яки сыер саварга туры килгән. Мария бозаулар фермасын сайлый, эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара.
Озакламый хуҗалыкта дуңгыз фермасы төзеделәр, дип искә ала Мария Федоровна, мөгезле яшь терлекләрне симертүгә зур игътибар бирелгән, савым сыерларның баш санын биш йөзгә кадәр җиткергәннәр. Дөрес, сыерларны кул белән саварга туры килгән, чөнки ваккуумлы саву аппаратлары узган гасырның җитмешенче елларында гына кайтарыла. Уналты баш сыерны көненә өч тапкыр кул белән саву, аларга азык тарату, бозауларга сөт эчертүнең никадәр тырышлык һәм сабырлык таләп итүе турында әйтеп һәм аңлатып торуның кирәге юктыр да. Сыер савучылар беркайчан да фермада тәртип бозмаган. Ничек барысына да түзделәр икән?
Мария Федоровна елның-елында производствода иң яхны нәтиҗәләргә ирешә, социалистик ярышта җиңүче була, намуслы хезмәте өчен алган Мактау грамоталарын әле дә өй архивында кадерләп саклый. Биш ел буе бер тапкыр да отпускага чыкмыйча эшләргә туры килгән чаклары да булган. Егерме өч ел буе сыер сауган ул, бозаулар фермасындагы хезмәт стажы унике елга тула. Фермада эшләү елларында шактый катлаулы хроник чирләр йоктырмаса, аның әле пенсиягә чыгарга уенда да булмаган. Илле дүрт яшендә Мария Федоровнаның күзләре күрми башлаган, аяклары хәрәкәтләнүдән туктаган. Сәламәтлеген аз булса да торгызу өчен күзләренә операция ясатырга туры килгән.
Купоросовлар ике бала үстергән. Уллары Владимир туган авылда калган, Елена исә Түбән Кама шәһәренә китеп төпләнгән. Ә инде Мария үзенең ире Егор белән район үзәгенә күчеп килгәннәр. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан иренә фатир биргәннәр. Ни кызганыч, яңа фатирның рәхәтен күреп бергә озак яшәргә насып булмаган - Егор Иванович вафат булган. Югыйсә, бриллиант туйларына да аз гына вакыт калган булган.
Мария Федоровна олы яшькә җитеп килсә дә, беркайчан төшенкелеккә бирелми. Бик еш кына үткәннәрне искә төшереп моңсуланып ала, киләчәк көннәр турында уйлый. Әле күптән түгел генә аны юбилее белән котларга кызы кайткан. Улы белән оныклары да еш килә, телефоннан шалтыратып та һәрвакыт хәл белешеп торалар. Олыгайгач, бер җылы сүздән дә күңел күтәрелә бит ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев